Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Исламия Мәхмүтова:“Туебызга ашны троллейбус белән алып килдек”

4 Декабрь 2019 2863
Исламия апа белән телефон аркылы еш аралашып торабыз. Үзеннән нур, яктылык, энергия чәчеп торучы бу ханымга күптәннән сокланам. Театрның әйдәп баручы артисткасы булудан тыш, эчкерсез, гади, үҗәт, баскан җиреннән ут чыгара торган татар хатыны ул. Һәрвакыт “балакаем” дип кенә сөйләшә, ягымлы, назлы. Гел-гел телефоннан сөйләшү генә туйдыргач, эштән соң Исламия апага кич утырырга киттем.
Килеп кергәч тә, күзем аш бүлмәсенең тәрәзә төбенә, махсус өстәлне тутырып шаулап үсеп утырган яшелчә үрентеләренә төште. Помидор, борычлар дүртенче яфракта, чәчәкләр дә шактый күтәрелгән. Шулар янында ук түшәмгә кадәр җиткән гөлләр урнашкан. Залга кергәч тә елмаеп Хәлил абыйның сурәте каршы ала. Аның янәшәсендә үк Исламия апаның портреты урнашкан. Күңелемнән аларның гел бергә, парлы вакытлары сызылып үтте. Исламия апаның җиде төрле үлән кушып ясалган чәе һәм тәмле чәк-чәк белән сыйлана-сыйлана әңгәмә корып җибәрдек.

– Көннәрегез ничек үтә, Исламия апа? Йокыдан ничәдә торасыз?

– Төрле вакытта төрлечә. 7ләрдә уянам инде. Соң ятыла, без бит төн чыпчыклары. Спектакльләр соң бетә, аннан кайткач телевизор карыйм. Йоклауга килгәндә 1 дә була, 2ләр дә тулып китә. Бик яхшы тапшыру яки фильм күрсәтсәләр, 3ләргә кадәр телевизор карыйм. Үзем эчтән генә уйлыйм: “Әй, карыйм әле, төнге өчләрдә гастрольләрдән кайткан вакытлар да була бит”, – дим. Хәзер “выезд”ларга сирәк йөрим. Беркөнне безнекеләр мин язган “Күрәсем килгән иде” спектакле белән Сарман районына барып кайттылар. Анда Хәлил белән уйнарга тиеш идем, шуңа күрә бармадым. Исән булсам, августта театрга килүемә 52 ел тула. Һәркөнне районнан-районга, авылдан-авылга йөреп гомер үтеп тә киткән. Трактор арбалары, ат чаналары да калмады, өсте ачык машиналарда да, автобусларда да йөрдек. Килеп төшәбез авылга. Клуб ягылмаган, почмаклары бозланып каткан. Әмма капрон оек, кыска җиңле җәйге күлмәгеңне киясеме – һәммәсен кидек.

– Авылларда йөргәндә нинди кызык хәлләр күңелегезгә уелып калган?

– Җыйнаулашып су коенырга төшәбез, киемнәрне шул суда юабыз. Ипи дә сатылмый торган заман иде ул. Мин шул яктан бәхетле – мине үзләренә чакырып торучылар булды. Апас районында бер апа: “Миңа Мәхмүтовларны кертегез”, – дип, алдан ук “заявка” биреп куя иде. Барып кердек боларга. Кышкы салкын кич. Күпереп торган пирог, бәлешләр пешергәннәр. Табын янында утырганда әйтә бу апа: “Хәлил, менә, бер ярты куям, әйт әле, син Исламияне егетеннән аерып алмадыңмы?” – ди. “Апа, җу-ук, әле ул мине сөешеп йөргән кыздан аерып алды”,– ди Хәлил.
Әй, ул авылларда уздырган вакытлар – тиңсез хәзинә. Балтач районының Шеңшеңәр дигән авылында Суфия апаларга керә идем. Аларның кечкенә генә 4 яшьлек Альберт исемле уллары бар. Ул мине бик сагынып көтеп ала иде. Хәлил белән өйләнешкәч үк бу авылга барырга туры килде. Без килгәндә Альберт, көтә-көтә клуб янында салкыннан өшеп беткән иде. Спектакль беткәч, кайттык. Урынны бергә җәйделәр. Безнең бергә йоклыйсыбызны күреп, шаккатты бу. Нишләргә белми. Ул да түгел, сикереп менде дә арабызга ятты сабый.
Тагын бер хатирә истә калган. Оренбургның Мостафа авылында “Кыр казлары артыннан”ны уйныйбыз. Аның мондый урыны бар бит: “Кая бардың болай киенеп, үзебезнең кое гына ярамаганмы? Кешегә күренер өчен бардыңмы?” – ди Хәлил. “Әйе, кешегә күренер өчен бардым”, – дим инде. “Бар, кереп кит, күземә күренмә!” – дип кычкыра. Спектакль барганда бер абый сикереп торды да: “Биленә бир әле көянтәң белән! – ди. Ленинградта “Кыр казлары”н җырлаганда бер хәрби кеше елый-елый аяк астыма бер бәйләм чәчәк ташлаган иде... Хәлил гастрольдә дә, театрда да бөтен кызны кочаклап йөри иде. Кунакханәдә артистлар: “Исламия апа, Хәлил абый безне кочаклый”, – дип чәрелдәшәләр. “Кочакласын! Башкалар кочаклаганда бер дә кычкырмыйсыз, нигә ул кочаклаганда гына чер-чер киләсез”, – дия идем.
Төрле хәлләр булды инде юлда, кызыгы да, авырлыгы да. Трактор чанасы белән дә капландык, машина белән дә аудык.
– Исламия апа, Хәлил абый очрашкан мизгелләрне хәтерлисезме?

– Безнең аның белән танышу да, кавышу да бик тиз булды. Театрга җыелыш вакытында килеп керде дә, спектакльдә аны минем парым итеп куйдылар.
Хәлил тау инженеры булып эшләгәндә үзешчән сәнгатьтә катнашып йөргән. Режиссеры аңа: “Синең сәләтең бар, Хәлил, театр училищесына укырга кер!” – дигән. 1962 ел бу. Казанга килсә, театр училищесына кабул итүләр бара. 320 сум хезмәт хакы алып эшләгән Хәлил 20 сум стипендия белән укый башлаган. Менә, язмыш! Гармунын да сатарга туры килгән хәтта.
Ул килеп кергәч, әллә нишләп киттем. “Менә сиңа егет!” – диләр. Бу вакытта үз егетем армиядә. Икенче көнне үк спектакль куярга авылга киттек. Урман буена туктагач, кыр чәчәкләре җыеп бирде бу миңа. Шуннан соң рольләрне бергә кабатлый башладык. Ике ай йөргәч, өйләнешеп тә куйдык. Директорга туй ясау өчен көн сорарга кергәч: “Син нәрсә, Исламия, ике айда нинди кияү?” – дип шелтәләгән иде.

– Ә армиядәге егетегез белән нәрсә булып бетте?

– Хәлил белән кавышканчы кайтты ул, хатлар язышып көтеп алдым үзен. Мин яши торган фатирга кайтып керде. Тальян гармунда искиткеч шәп уйный иде, авылның бер башында уйнаса, икенче башы яңгырап торыр, “Гариф килә”, – дип кызлар чабыша башлар иде. Мин аны театрга чакырдым. Кара бөдрә чәчле, озын буйлы, сәләте дә бар. Әтисе сугышта үлеп калган, әнисе сукыр иде. “Өс-башымны рәтлим” – дип, районга милициягә эшкә керде. Хәлил белән йөри башлаганчы тагын бер килде әле ул. Без гастрольдән кайттык та, Хәлилгә: “Әйдә, бездә генә куна кал”, – дидем. Ул “Коры елга”да ук яши, анда автобуслар сирәк йөри иде. Иртә белән театрга барасы бар. Ишекне ачтым да фатир хуҗам Әминә апага: “Хәлил бездә генә кунып чыксын әле”, – дип сорадым. “Гариф килде бит”, – ди Әминә апа. “Килсә инде...” – дидем дә, үземнең урынны Хәлилгә бирдем. Гарифка раскладушкага урын җәйгәннәр. Диван янында идәндә – мин. Нәрсә әйтергә инде боларга дип уйланып ятам. Гариф иртә белән торды да: “Әминә апа, Исламияләр ничәдә кайта соң?” – ди. “Белмим шул”, – ди тегесе. Ул да булмады: “Бу нинди аяк киемнәре соң?” – дип сорап куймасынмы? “Әй, Аллам, онытканмын, төнлә кайттылар бит, – дип кылана Әминә апа. – Бергә уйный торган егете дә монда”, – дип өстәп куярга да онытмады. Минем ярты эшне җиңеләйтте, мин әйтәм. Гариф кибеткә чыгып китте, мин сикереп тордым да Хәлилне уяттым. Ул юынып, кулына сөлге биргәндә Гариф килеп керде. Таныштылар. Хәлил: “Исламия, мин сине 10да театрда көтәм”, – дип чыгып китте. Гариф мине театрга кадәр озата барды. Мин аңа Хәлилгә гашыйк булуымны, аның да миңа битараф түгеллеген кистереп әйттем.
– Үпкәләмәдеме?

– Әй, үпкәләү генә түгел, атарга йөрде! Лилияне табып авылга кайткач та: “Бер генә күреп чыгыйм әле”, – дип, Сания апага ияреп кергән. Мин инде яшьлек дустымны күрдем дип шатланам, ә аның кулында пистолет булган! Апа күреп алып, бик тиз чыгарып җибәрде. Яшь вакытта йөргәндә мине озаткач та кайтып китми, тәрәзә каршында басып карап тора, тәрәзәгә багарга кот оча иде. Бик яратып йөрде ул, үзем дә яраттым. Мин кияүгә чыгуга ук өйләнде, әмма гомере булмады мескеннең, яшьли үлде. Догадан калдырганым юк үзен.
  
– Исламия апа, туй көнегез истәме?

– Туйны бөтен коллектив белән Кремльдә уздырдык. Аракы юк заман, Кукмарадан спирт алып кайттык. Табынны театр коллективы белән бергә әзерләдек. Һаҗәр Шәкүрова базар янында гына тора иде. Зур кәстрүлләрдә аш, итләр пешереп, 4нче троллейбус белән алып килде. Ул ашның исе бөтен салонга таралган. Кешеләрнең эштән кайткан чагы. “Аһ, алып куегыз әле боларны!” – дип әйткәннәр. Әти-әниләр, туганнар килеп, бик матур итеп туй уздырдык. Каенанам картайгач, 28 ел безнең белән яшәде. “Мәхәббәт чишмәсе”дә Хәлилнең әнисенең образын гәүдәләндердем. Гомер буе әткәйне көтте ул.

– Хәлил абый бүләкләр бирергә ярата идеме?

– Бервакыт 8 мартка бүләк алып кайткан бу. “Күзеңне йом” дигәч, йомдым инде. Мин декрет ялында. Иң гади 1 сум 62 тиенлек йөзек кигезде. “И-и, син миңа зур әйбер күрсәтәсең дип белдем”, – дим. Шуннан соң ул миңа әйбер дә алмады.

“Карчык, нәрсә кирәк, нәрсә ошый, шуны ал”, – дия иде җаным. Минем өчен акча кызганмады. Бу фатирга күчкәч, “Евроремонт ясатыйк”, – дим. “Болай да матур”, – дип каршы килеп маташты. “Хәлил, ясатыйк әле, 80гә җиткәч кирәкми матурлык, яшь вакытта рәхәттә торып калыйк”, – дип юмаладым. Күн диван алырга җыенгач та, “Диван бар бит әле”, – дигән була. “Алыйк әле, яшь вакытта матур булсын”, – дидем. Телевизор да шул юл белән алынды. Мин кухняда иске кәнәфигә утырып кечкенә телевизор карыйм. Әй, утыра залда Хәлил, мин сиңа әйтим, күн диванда зур телевизор карап. “Күн диван да алма, зур телевизор да кирәкми”, – дигән идең дип үртим. “Моннан әйбәтрәк күрсәтә икән шул”, – ди. Өй салуга да башта каршы килде. Аннары газ, ут кергәч, нарат йортны үзе дә яратты. “Эх, яшьрәк чакта кирәк булган”, – диде.

– Гомерегезнең кайсы чорын сагынасыз?

– Хәлил белән узган һәр мизгелен. Бер дә аерылышмабыз кебек иде. Бервакыт шаярышып сөйләшеп утырабыз шулай: “Икебезне дә безнең авылга җирләрләр инде”, – ди. “Хәзер, сезнең авылга кайтып ятам, көтеп тор”, – дим. “Ник, аерылышабызмыни?” – ди бу. “Син безгә кайтырсың”, – дим. Көлештек инде. Аннан соң: “Син мине җәннәткә керергә көтеп торырсың, синең аягың җиңел”, – ди. Мән әйтәм, хәзер, мин синнән яшьрәк тә, алданрак үлим дә, анда барып та сине көтеп торыйммы? Алай-болай сине күрсәм, “Карале, җирдә яшәгән Мәхмүтов түгелме соң бу?” – дип, танымаска тырышып китәрмен дип көләм. “Мыек астыннан гына “мишәр” дип куйды бахыркаем. 46 ел шулай уен-көлке белән яшәдек без. Шул вакытта да: “Бер дә борчылма, сезнең гомер озын нәселле”, – дип юаттым. Әнисе 89да вафат булды. Әнисенең апалары 90ны уздылар. Әмма гомер тигез түгел шул.

– Хәлил абыйның соңгы көннәре ничек узды?

– Кан басымы уйнады аның. Әмма бавырны, бөерне авырттыра дип дару эчмәде. 8 март иртәсе. Кәефе шәп. Өченче буын туган апасына шалтыратып: “Рабига апа, син үзең генә, үзеңне карап йөр”, – дип, үгет-нәсыйхәт бирде. “Баланың баласы балдан татлы”ны куясы көн. Театрга кергәндә, чатка җиткәч: “Мин “Сынган беләзек”не яратып уйнадым”, – диде, тик торганнан. Театрга кергәч, барлык хатын-кызларны аерым-аерым котлады. Репетиция ясадык, чәйләр эчтек. Тамаша башлангач, беренче пәрдә бетәргә биш минут кала әллә нишләде. Мин сул ягында басып торам. Алга барды да, исерек кебек, ава башлап, басып калды. Үзенең күзләре миңа төбәлгән. Шуннан мин: “Пәрдәне ябыгыз әле, Хәлилгә нидер булды”, – дидем. Сәхнә артына алып чыгып, сәкегә салдык та: “Минем белән әллә нәрсә булды әле”, – диде. Башка сөйләшмәде. “Ашыгыч ярдәм” тиз килде. Кулын күтәреп карауга ук, инсульт диделләр. 10 март – Хәлилнең туган көне. Шул көнне операция ясадылар. “Операция ясасак та гарантия бирмибез, ясамасак өч көннән үлә”, – дигәч, риза булдык. 7 ай авырды. “Мин көчле, барыбер аякка бастырам”, – дип уйладым. Үләренә өч көн кала Хәлил миңа карап тора. “Ник болай карап торасың, яратасыңмы әллә?” – дим. Кулымны алды да беләзектән алып беләгем буйлап, аннан ике битемнән үпте. Сөйләшә алмый бит инде. Бу – аның саубуллашуы һәм рәхмәт әйтүе булган, күрәсең. 28 сентябрь. Иртәнге дүртенче яртыда кинәт температурасы күтәрелде, еш-еш сулый башлады. Белгәннәремне укыйм, үзем тәнен тотам. Аяклары кап-кайнар, куллары да җылы. Борын тирәсенә җитсәм – сап-салкын. Еш-еш сулаудан да туктады. Сикереп торып утны кабызсам, Хәлилемә үлем төсе кергән. Күршеләргә шалтыраттым. Куенымда үлде хәләлем. Ул үзе сизенде инде. Коляска белән шушыннан алып чыкканда (коридорга ымлап күрсәтә – авт.) көзге каршына туктатты да, үзенең арбада икәнен күргәч, бик озак башын селкеп торды. Бик күңелсез хәзер. Кояшым сүнде. Хәлил – минем өчен генә туган кеше иде.

– Төшегезгә керәме?

– Керми, риза булып ятадыр, иншаллаһ. Дога кылып, сәдаканы гел биреп торам. Ялгыз йөргән юк иде бит безнең, хаҗ сәфәрен дә бергә кылдык. Узган ел шифаханәгә үзем генә бардым. Өйгә кайтып кердем, буш-буш, каршы алучы юк. “Бәкер” күлендә пар аккош йөзә иде. Шуны уйладым да, каләм алып, шигырь яздым.
Ялгыз аккош күлдә диләр,
Күргәнем юк ялгыз аккошны.
Күргәнем бар, горур башын тотып,
Күлдә йөзгән парлы аккошны.
Без дә шулай парлап йөздек,
Дөньябызның матур күлендә.
Кинәт күк күкрәде, яшен сукты
Аккошымның йөрәк түренә.
Менә хәзер аңладым мин
Ялгыз йөзәм ялгыз күлләрдә.
Ялгызлык ул – бик ямансу икән,
Кайтып кергәч ялгыз өйләргә.
Ходай, сабырлыклар бирче,
Ялгыз калган ялгыз өйләргә.
Әй, Ходаем, ярдәм итче миңа,
Ялгызлыкны җиңеп үтәргә.

***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 23 апрель 2018 ел, №17
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Чулпан Шакирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Декабрь 2019 11:24 2577
ӨСКӘ