Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Исламга килгәч, шөкер итәргә өйрәндем”

6 Декабрь 2013 1824
Вәсилә Рәхимова 40 елдан артык кулында каләм уйнаткан, Ислам дине юлында хезмәт итүче замандашларыбыз турындагы китапларның редакторы. Сәйдә абыстай Аппакованың “Тузмый торган бүләк” басмасын да ул төзеде. Вәсилә ханым бүген бездә кунакта.
– Вәсилә ханым, фамилиягез вакытлы матбугат битләрендә күренгәли, китаплар да чыгарасыз. Үзегез белән якыннанрак танышыйк әле.

– Тумышым белән Биектау районы Әлдермеш авылы кызы мин. Әти-әнием гади хезмәт кешеләре иде. Миңа 12 яшь вакытта Казанга күченеп килдек. Башкалада татар мәктәбен тәмамладым, КДУның журналистика бүлегендә укыдым. Мәктәптә үк журналистика белән кызыксына, матбугатта кечкенә булса да язмаларым басыла иде. Хезмәт юлымны 1976 елда Казан моторлар төзү заводында, шунда чыга торган газетаның хәбәрчесе булып башладым. Эшләү дәверендә заводның мин аяк басмаган урыны калмады, сәламәтлек өчен зарарлы цехларга хәтле бара идем. Шул ук вакытта республиканың башка массакүләм мәгълүмат чаралары белән дә хезмәттәшлек иттем. Эшемне бик яраттым. 2010 елда лаеклы ялга чыктым. Пенсионер статусын алсам да, күңелдә әле иҗат ялкыны сүнмәгән, язасы килү теләге бетмәгән икән.

– Китап язуга кайчан керештегез?

– 2002 елны Махачкаланың “Ихлас” нәшриятында рус телендә дөнья күргән “Божественные чудеса” китабын татарчага тәрҗемә итеп бастырдык. “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлаганда ул минем диплом эшем булып барды. 2009 елда Казаныбызның “Мәдинә” мәчете имамы Гыйльмулла хәзрәт Хәлиуллинның эшчәнлеге турында “Иманлы юлда” дигән китап чыгардык. Шуннан әкренләп башка басмалар да дөнья күрде. Казанның беренче казые Габделхак хәзрәт Саматовка 80 яшь тулу уңаеннан “Халык күңелендәге Габделхак хәзрәт” дигән затлы китап эшләдек. Әлеге басмага материаллар туплаганда биш мөфти белән очраштым, Самара, Уфага, Габделхак хәзрәтнең улы Таһир хәзрәт белән сөйләшергә Сургутка бардым. Кайбер мәгълүматларны Чис-тайдагы уку-чыларыннан алдым. Журналист һөнәрен сайлап ялгышмаганмын, дим. Гади кешеләр белән тиз уртак тел табам. Ил гизү, юл йөрү теләгем дә зур. Яңгыр димим, кар димим, чыгып китәм.

– Дингә ничек килдегез?

– Намазлы гаиләдә үстем. Һидиятулла бабамның азан әйтеп, камыштан үрелгән намазлыгына басып намаз укуы әле дә истә. Дәү әнинең кулына “менә төшәм, менә төшәм” дип битләре эленеп кенә торган китап тотып, “Йәсин” укыганын хәтерлим. Без ул вакытта бала гына. Дәү әни янына киләм дә, “монысы нинди хәреф”, “тегендә нәрсә дип язылган” дип сорыйм. Ул хәрефләрне белми, ләкин укый иде. Әни дә “бүген шундый-шундый бәйрәм, бу көнне берәү дә йоклап ятарга тиеш түгел”, дип иртән торырга, белгән догаларны укырга куша иде. 14 яшемдә догалар өйрәнү теләге туды. Дәү әнидән бик кирәкле, кадерле догаларны сорап, аерым дәфтәргә язып куйдым. Шуларны җомга көнне укый идем. Аллаһы Тәгаләгә якынаю теләге көчле иде. Кияүгә чыккач, диннән бераз читләштем. Ә инде мәчетләр ачыла, хәзрәтләр вәгазь сөйли башлагач, Исламга ихластан тартылдым. Дингә кергәч дөньяви тормышны ничек алып барырмын дип тә уйлыйсың. Биш ел чамасы үзем белән көрәшкәнмендер. Мәчеткә баргач, намаз укыган кешеләргә карап рәхәтлек ала идем. Үземне вәгазьли-вәгазьли әкренләп намазга бастым, Аллага шөкер!

– Дин юлына кергәч тормышыгыз ничек үзгәрде?

– Исламга килгәч канәгать булырга, шөкер, сабыр итәргә өйрәндем. Тормышта төрле сынаулар, чатаклыклар очрады. Андый чакта, әле ярый, Ислам юлын сайлаганмын, дим. Ике бала белән ирдән аерылып киткәндә яшь идем. Ул вакытта төрле кеше төрле киңәш бирә, кемдер – балта, кемдер кылыч тоттыра дигәндәй, ирдән аерылып сулга китүчеләр, эчкечелеккә бирелүчеләр, башка гаиләләрне таркатучылар һ.б. бар. Ислам кешене билгеле бер кысалардан чыгармый тота.

– Ялгызыгыз ике кыз үстергәнсез. Алар нәрсә белән шөгыльләнә?

– Аллага шөкер, балаларым да динле. Икесе дә кечкенәдән яулык япты, намаз укыйлар. Олы кызым Диләрә Казан университетын тәмамлады, аспирантурага керде, башта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, аннары РИУда матбугат сәркатибе булып эшләде. Хәзер Мәскәүдә РФ Диния нәзарәтенең матбугат үзәге җитәкчесе һәм нәзарәт сайтының редакторы вазыйфаларын үти. Татар, рус, инглиз телләрендә материаллар яза. Чит ил журналларында Татарстан мөселманнары турында язмалары чыга. Балам Ислам диненә хезмәт итә дип шатланам. Россия академиясендә дәүләт хезмәте факультетында укырга да өлгерә. Кече кызым Алсу Казан дәүләт университетының татар һәм немец телләрен өйрәнү факультетында белем алды. Өч ел “Бизнес-онлайн” электрон газетада чыгарылыш өчен җаваплы редактор булып эшләде. Хәзерге вакытта Германиядә телләр өйрәнә. Аллаһы Тәгалә мөселман кешеләренә кайда да юлларын ача.

– Вәсилә апа, үзегез дә гел Мәскәүдә...

– Мин пенсиягә чыгуга дәү әни булып эшли башладым. Кызым белән кияү көн-төн эштә, карьера ясыйлар. Кияү төзелеш тармагында хезмәт куя. Намазлы, тәрбияле егет. Аларга балаларын карарга булышам. Оныкларым Фәридәгә – биш, Хәмзәгә өч яшь. Аллаһы Тәгалә шушы балаларны үстерешергә саулык бирсә иде.

– Нинди теләктә каласыз?

– Кешеләр Исламга килергә курыкмасын. Диндәге кеше югалмый, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен күреп, тоеп яши. Кайберәүләр “имам-абыстайлар тегеләй, болай” дип алардан кимчелек эзли, шул җитешсезлекләрне калкан итеп алалар, дин юлына басмыйлар. Диндә: “Гадәтенә карама, гыйлеменә кызык”, – диелә. Һәркемнең холкы төрле. Дингә килергә бервакытта да соң түгел. Аллаһы Тәгалә “миңа бер адым ясаган кешегә мин ун адым каршы барам”, ди. Шуны онытмасак иде.

Энҗе БАСЫЙРОВА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
4 Май 2020 10:38 2179
18 Май 2020 10:04 1727
11 Май 2020 10:05 1627
ӨСКӘ