Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Иске татар бистәсендә барысы да искечә яки көфер почмагы

16 Апрель 2019 598
Авыл халкы: “Бездә кибет юк”, – дип зарланса, Казан шәһәренең Тукай урамы 106а йортында яшәүчеләр йортларына терәлеп үк диярлек торучы кибеттән гарык булган.
Кибетнең эче кечкенә, берничә кеше генә сыярлык.

Сатучы да киштә артында иркенләп басып тора алмый. Аның каравы, киштәләре спиртлы эчемлекләрдән сыгылып тора, җаның ни тели – сырадан башлап, коньякка кадәр барысы да бар.

Моннан тыш та товарлар җитәрлек, әлбәттә. Пешкән, пешмәгән ризыклар, гомумән, адәм баласына ашап-эчәр өчен ни кирәк – барысы да бар.

Бер караганда, әгәр дә тирә-якта бу бердәнбер кибет булса, бик тә ярап торыр иде...


106а йортта яшәүчеләрнең күбесе заводта эшләп пенсиягә чыккан. Әлеге фатирларны завод аларга бушка биргән, 1996 елда күчеп килгәннәр. Йорт биш катлы, биш подъезддан тора.

– Заманында кибет урнашкан әлеге корылма шешәләр кабул итү урыны иде. Соңыннан ул байтак вакыт буш торды. Ә моннан дистә елга якын элек кибет иттеләр. Бу кибет тә әллә кайдан килмәде, элек йортның теге ягында иде. Колледжга якын дип монда күчерделәр, – ди Зөһрә Габделбәрова.

– Нишләп ул бүген генә сезгә комачаулый башлады соң? – дип сорыйм алардан.

* * *
Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 15 нче санынна укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1145
ӨСКӘ