Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

ИСКӘНДӘР МОТЫЙГУЛЛА: "ТЕАТРГА БОРЫНЫМА КЫЗЫГЫП АЛДЫЛАР"

15 Март 2013 1353
Күптән түгел “Мунча ташы” юмор һәм сатира театры ун көннән артык Казанда гастрольдә булып, тамашачыны рәхәтләнеп көлдереп китте. Бу юлы артистлар Универсиадага әзерлек, миграция, эшсезлек, ЮХИДИ хезмәткәрләре, түрәләр белән бәйле хәлләр турында “Көлке чыбыркысы” исемле программа әзерләгән иде. 
– Искәндәр абый, сез һөнәрегез буенча сәүдәгәр. Ничек итеп “Мунча ташы”ның Мотыйгулласына әйләндегез?

– Артист булырмын дип бервакытта да башыма китермәдем. Казан кооператив техникумын тәмамлагач, юллама белән Түбән Кама районына эшкә җибәрделәр, 22 яшьлек егеткә ышанып 28 кибет тапшырдылар. Аларда 170кә якын кибетче сата, ул чагында һәр кибетче райком секретаре дәрәҗәсендә йөри иде. Райпо системасында эшләү минем өчен армия хезмәтенең дәвамы булды. Авылдан чыккан малайның тормышка күзе ачылды.

– Ул еллар – дефицит заманы. Ди­мәк, үзенә күрә сез бик “важный” кеше булгансыз инде.

– О, ничек кенә! Авылга кайткач, аеруча зур кешегә әйләнә идем. Бөтенесе “фәлән фәләнович” дип кенә исәнләшә. Иң мөһиме шул: ул елларда сәүдәдә эшләргә куркалар, чөнки спекулянт дип ябып куярга мөмкиннәр иде. Хәзер генә сәүдә ирекле бит. Дүрт ел эшләгәч, “Нефтехим”га сәүдә буенча урынбасар итеп куйдылар. Анда җиде-сигез ел эшләдем. Соңрак инде үз предприятиемне ачтым, акчаны үзем генә саный башладым. Хәзер дә нефтехимия өлкәсендә продукция сатабыз.

Ә инде ничек артист булуыма килгәндә, 1987 елларда “Яшьлек” җыр-бию ансамбленә чакырдылар. Анда башта ике ай хорда бастырып тоттылар. Тавышны бозып бетергәч, алып баручы итеп куйдылар. Шулай бервакыт автобуста барганда Гамил Әсхәдулла белән таныштым. Аның мине ансамбльдә күргәне булган. Ул: “Мондый “фирменный” борының белән анда йөрмә, безгә кил”, – дип үзләренә чакырды. Шулай итеп, 1988 елда “Мунча ташы” театрына эләктем.

– Беренче ролегезне хәтерлисезме?

– Ул елларда бездә әби булып уйнаучы кеше юк, ә минем күңелемдә әби кебек сөйләү теләге бар иде. Ел ярым дәвамында өйдә көзге каршына басып репетиция ясап азаплана торгач, кече тел белән әби тавышы чыгарырга өйрәндем. Беренче ролем дә әби булды. Аннары “Мотыйк”, “Мутаян” дип кушамат тага башладылар. Иң беренче рольләремнең тагын берсе – малосемейкадагы тормышны яктырткан, тамашачыларга яхшы таныш “Эт оясы”нда Локман образы.

– Театрга килгәч, тормышыгыз ничек үзгәрде?

– Сәүдә өлкәсендә эшләгәч, болай да гел кеше белән аралашырга туры килә иде. Театрда халыкка тагын да якынайдым. “Мунча ташы” аша тамашачыга танылдым.

– Сәүдә өлкәсендә эшләгән кеше үзе дә сизмәстән акча колына әйләнергә мөмкин. Сәнгатьтә акча юк дип зарланабыз. Яшьтән акча санарга өйрәнгән егетне театр ничек гашыйк итте?

– Акчаның төрле чагын күрдем һәм тормышның мәгънәсе акчада түгел икәнен аңладым. Акчаны болай да табам. Ә рухи байлыкны сәнгать кенә бирә. Кече малай гимназиядә укыганда: “Әти, бөтен дуслар мутаян дип тыкылдый, ул эшеңне ташла инде”, – дип елап кайтты. Улым үсте инде, буйга миннән озынрак. Хәзер ул да театрның рухи азык биргәнен аңлый. Һәр җирдән үз вакытында китә белергә дә кирәк. Яшьтән татарча көрәштем, сабантуй батыры кала идем. Ас белән өс бутала башлагач, көрәшүдән туктадым. Алдагы гомерем нәрсә белән бәйле булыр, белмим. Әлегә мине сәхнә тота.

– Артист өчен белем кирәкме?

– Кирәк. “Мунча ташы” – халык ярата торган бердәнбер юмор-сатира театры. Татар халкы кебек йомры сүзләр белән матур итеп сөйләшүче милләт юктыр.

– Эшегезгә бик җаваплы карыйсыз. Берничә көн элек кесә телефоныгызга шалтыраткач, “бүген безне карарга Президент килә, рольләрне кабатларга кирәк”, дип, очрашырга теләмәдегез.

– Мин һәрвакыт чын күңелдән уйныйм, сәхнәдә манма тиргә батмасам, канәгатьләнү кичермим. Оператор да: “Сиңа микрофон да кирәк түгел”, – ди. Аллага шөкер, тавыш, энергия әлегә бар. Сәхнәдә фәлсәфә сатканны яратмыйм. Образга кереп, һәр сүзне тамашачыга гади итеп җиткерә алсаң, шул җитә дип уйлыйм.

– Рольләрне озак өйрәнәсезме?

– Май аенда ук киләсе сезонда нәрсә эшләячәгемне барлый башлыйм, үземә максат куям. Миңа эштә дә халык ярдәм итә. Тәнәфестә фойега чыгып, тамашачы белән аралашып керү – үзе бер рәхәт. Анда үземә кирәкле мәгълүмат алам. Хәзер сайларга юньле мәзәк калмады. Сөйләп бетердек. Яңаларын язмыйлар. Җитмәсә, кирәкме-кирәкмиме, хәленнән киләме-юкмы, бөтен кеше юморист булып кылана.

– Искәндәр абый, сезне әллә каян таныйлар, моңа ияләшкәнсездер инде. Халык игътибары ардырмыймы?

– Юк, рәхәт кенә. Кеше килеп исәнләшә, фотога төшә икән, ул үзе бер күңелле, халыкның безгә булган уңай мөнәсәбәте.

– Юмор, сатирадан кала башка жанрда эшләп карау теләге бармы?

– Теләсәм дә, башкага тотынмас идем. Кеше үз урынын белергә тиеш. Сәхнәдә минем урыным – юмор сөйләү. Үземне мунчаның кирәкле ташы дип саныйм. Тамашадан соң залда утыручы халык басып кул чапканда, үземне көрәштә батыр калып, тәкә алган сыман хис итәм. Бу миңа тагын бер елга җитәрлек көч бирә.

– Сәхнәдә ничек йөр­сәгез, тормышта да шундый икәнсез.

– Тиз, хәрәкәтчән кеше мин. Йоклаганда да йөрим кебек.

– Тормышта уйныйсызмы?

– Юк. Урамда җитди булырга тырышам. Шулай да кайчак автобуста барганда яки өйдә берәр әйбер эшләгәндә, нәрсәдер искә төшеп, шуңа “ит” кундырып, үзем белән сөйләшеп алам яки көлеп җибәрәм.

– Хоббиларыгыз бармы?

– Рәхәтләнеп көрәш карыйм, волейбол яратам. Хоббием – төзү дип әйтә алам. Заманында Түбән Кама янында, урман эчендә матур итеп коттедж салдым. Шул йортыбызны тагын да ямьләндерәсе килә. Төзергә яратам дисәм дә, үземнең кадак та какканым юк.

– Бөтен кеше чит ил машинасына утыру ягын чамалый. Сез әле дә “унлы” “Жигули”да йөрисез. Ни өчен?

– Бу машинаның берәр җире ватылса, базарга керәсең дә, ике чиләк запчасть алып чыгасың һәм берәр сервиска барасың. Анда чүкеч алып бер-ике сугалар да, машина йөреп тә китә. Күпләр, үземнең улларым да: “Йөрмә инде бу машинаңда, яңаны ал”, – диләр. Мин андый сүзләрне ишетмәмешкә сабышам.

– Гаиләгез белән таныштырыгыз әле.

– Хатыным Инсөя исемле, тик ул үзе турында язганны яратмый. Рәмис һәм Данис исемле улларыбыз бар. Икесе дә юридик белем алды. Олысы Югары Судта хөкемдар ярдәмчесе булып эшли. Данис исемлесе – иминият компаниясе юристы. Һәрвакыт улларымның кеше арасында тәртипле, акыллы булуын теләдем. Искәндәрнең уллары шундый, дип әйтсәләр, миңа бу тормышта башка нәрсә кирәкми.

– Туган ягыгыз Балык Бистәсе Түбән Тегер­мән­лек авылына еш кайтасызмы?

– Гастрольләр белән йөргәч, еш кайтып булмый. Әти-әнинең бу дөньядан киткәненә ун ел инде. Төп йортны сеңлем Индира карап тора. Ул район үзәгендә яши, эшли. Апам да районда гомер итә.

– Балаларыгыз янына Казанга кү­ченергә теләмисезме?

– Әлегә юк. Театрыбыз бердәм, дус-тату. Гамил төркемне җыеп тота белә. Руслар “Один в бою не воин”, ди. Безнең көч тә бердәмлектә. Артыбыздан яшьләр бастырып килә. Җитәр бер көн, урынны аларга калдырып китәргә туры килер. Әлегә уйнарга теләк, көч ташып тора.

Энҗе БАСЫЙРОВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1009
28 Август 2019 15:23 722
ӨСКӘ