Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Искәндәр БИКТИМЕРОВ: “Үләсе көнне әти бөтен якыннарын үз янына җыйды”

4 Июнь 2015 1576
Шәүкәт абый Биктимеровның безнең арабыздан китүенә 28 май көнне өч ел булды.

Үзе китсә дә, үлемсез Әлмәндәр карт образы һәр буынның күңелендә яши. Кызганыч, исән чакта әлеге шәхес белән кара-каршы утырып сөйләшү насыйп булмады миңа. Шәүкәт абый белән Рәмзия апаның Искәндәр һәм Гүзәл исемле ике балалары, дүрт оныклары бар. Әтиләре турында истәлекләр белән уртаклашыр өчен күптән үзләре белән аралашасым килеп йөри иде...

Искәндәр Биктимеров белән әтисе яшәгән, М.Сәлимҗанов урамындагы фатирда очраштык. Кызганыч, бераз авырып тору сәбәпле, Гүзәл ханым очрашуга килә алмады.

Ишектән килеп керү белән мине Шәүкәт абый каршы алды. Үзе түгел, әлбәттә. Стенада эленеп торган фотосурәте генә елмаеп куйды. Өс киемнәремне салгач, Искәндәр әфәнде һәм аның хатыны Гүзәл ханым (аның да исеме шулай) белән өчәүләп аш бүлмәсенә уздык.

– Бу фатирны әтинең 75 яшьлек юби­леена Минтимер Шәймиев бүләк итте, – дип сөйләп китте Искәндәр абый. – Аңа кадәр Татарстан урамында яшәдек. Йорт бик иске, кысан иде. Әни үлгәч, озатырга килгән кеше дә сыймады. Әнине җирләп кайткач, Туфан абый: “Халык артисты мондый җирдә яшәргә тиеш түгел!” – диде. Әти беркайчан да үзе өчен әйбер сорап йөрмәде. Артык тыйнак иде. Кызганыч, бу фатирда җиде ел гына яшәп калды ул... Гел русча сөйләшүемә гаҗәпләнәсезме? Без үскәндә шәһәр мәктәпләрендә татар теленә игътибар юк иде бит. Шуңа безнең буынга татарча сөйләшү авыррак. Әти белән әни үзара татарча, безнең белән нишләптер русча аралашты. Нигәдер “татарча сөйләшегез” дигән таләп тә куймадылар. Зур хезмәт урыннары тәкъдим иткән очраклар булды, ләкин татар телен белмәвем бераз комачаулады. Бүген КФУның IT-лицеенда янгын куркынычсызлыгы буенча әйдәп баручы инженер вазыйфасын башкарам. Үзем лаеклы ялда. Хатыным “Транснефть”та эшли. Апам университетта инглиз телен укыта.

– Искәндәр абый, әтиегез белән әниег­езнең танышу тарихын сөйләгез әле...

– 1945 елда Казанда театр училищесы ачалар. Шул елны әти укырга керә. Аңа ул вакытта 16 яшь була. Укырга килгән беренче көнне әти үз төркемен таба алмыйча аптырап йөргәндә, каршысына әни очрый. “Кемне эзлисез?” – дип сорый ул. Әти хәлне аңлатып бирә. Шуннан әни класс ишеген ачып, “Рәхим итегез!” дип аны эчкә уздыра. Әни әлеге төркемнең старостасы булып чыга. Дүрт ел бергә укыйлар. Әкренләп әтинең әнигә карата хисләре уяна. Әни беренче күрүдән үк ошатмаса да, тора-бара ул да әтине ярата башлый. Әти оялчанрак булган күрәсең, бервакыт өенә озатып куйган вакытта әни: “Үп инде мине”, – дип үзе әйтеп куя. Әни кыю, үткен иде. 1949 елда өйләнешәләр. Ул дәвердә театрның хәле яхшы булмый, акча юк. Әти 1950 елда: “Армиягә китәм дә офицер булам. Бәлки шулай тормышыбыз рәтләнер”, – дигән уйлар белән хезмәткә алына. Иң кызыгы: әти әнигә кагылмый китеп бара. (2001 елда “Акчарлак”та басылган интервьюсында: “Кыз булып каласың. Кайтканда да шулай каршыласаң, без гомергә бер­гә булырбыз”, дидем. Сүзендә торды Рәм­зия, мине көтте, каршы алды”, – дигән Шәү­кәт абый. – Н.Х.) Әти белән әни бер-берсен хөрмәт итеп, яратып яшәде.

– Сүзгә килгән вакытлары була идеме?

– Бәхәсләшкән чаклары булгалый иде. Ләкин озак үпкәләшеп йөргәннәрен хәтерләмим. Кайвакыт премьера, сезон ачылышларыннан соң әти банкетта тоткарланып кала да, әни аны барып алып кайта иде. – Шәүкәт абый Рәмзия апаның үлемен авыр кичергәндер... – Бик авыр. 9 ел ансыз үзе генә яшәде. Соңгы көннәрендә аеруча да сагынды (Искәндәр әфәнденең күзенә яшь тыгылды – Н.Х.). Әтигә кызыгып йөрүче әбиләр күп иде. Ачыктан-ачык бергә яшәргә тәкъдим ясаучылар да булды. Ләкин ул “әниегезне беркемгә дә алыштырмыйм” дип каршы килде.

– Миңа калса, Биктимеровлар гаиләсендә тәрбия көчле булгандыр?

– Әти белән әнине өйдә сирәк күрә идек. Әни эшләп тә, укып та йөрде. Өч югары белеме бар. Мәскәүгә сессиягә йөргәнен хәтерлим. Гомере буе китапханәдә эшләде. Ял көннәрендә бергәләшеп табигатькә чыгарга яраттык. Гөмбә җыярга да, балык тотарга да әти өйрәтте.

Бер хатирә искә төште әле. Миңа 3-4 яшьләр булгандыр. Әти белән икәү генә ерак урманга киттек. Бик эссе көн. Беркайда су юк. Ә эчәсе килә. Шунда әти чокырга җыелып торган суны кульяулыгын дүрткә бөкләп, шуның аша сөзеп эчерде. Бик тәмсез иде, әлбәттә. Ләкин сусауны басты.

– Шәүкәт абыйның гадәти көннәре ничек уза иде?

– Әти – үз эшенең фанаты, эшенә җитди ка­раучы кеше. Буш вакыты булса, тавышына гимнастика, төрле аваз күнегүләре, иртән зарядка ясый. Миннән аермалы буларак, тарту белән мавыкмады. Чисталыкны бик яратты. Тәртипле, төгәл кеше иде. Аягында йөргәндә бөтен нәрсәне үзе башкарды. Кулы эшкә ятып торды.

Гүзәл ханым: – Мин дә өстәп әйтим әле. Әти ашарга искиткеч тәмле пешерә иде. Ничектер шулай бервакыт үзем генә аларга кереп чыктым. Шунда әти юк кына әйбердән бик матур итеп өстәл әзерләп мине сыйлады. Ә үзе мин пешергән гуляш өчен үлеп китә иде.

Кешеләр белән мөнәсәбәте дә яхшы иде. Подъезд каршына чыкса да, бөтенесе белән үзе беренче булып исәнләшә, аралаша иде. Гомумән, бик яхшы гаиләгә килен булып төштем. Алар белән танышкач, Биктимеровларның ни дәрәҗәдә киң күңелле, мәрхәмәтле, ышанычлы икәнен аңладым.

Искәндәр әфәнде: – Базарда йөргәндә кайберәүләр гади халыктан кача бит, ә әти, киресенчә, барысы белән дә сөйләшеп йөри, йомшак юмор белән шаярырга ярата иде.

– Дингә мөнәсәбәте ничегрәк булды?

– Коммунистлар заманында үскән буын бит. Артык дини булмаса да, әхлагы югары иде аның. Дөрес, картая төшкәч, дингә тартылды. Коръәнне дә укып чыкты.

Гүзәл: – Каенанам да менә дигән кеше иде (Гүзәл ханым баш бармагын күрсәтте – Н.Х.). Аны мактарга сүз җитмәс. Өебезгә килеп: “Нишләп бу җирең болай, тегесе тегеләй?” – дип тырнак астыннан кер эзләп йөрмәде. Киресенчә, “Әйдә, кызым, булышыйм”, – дип ярдәмгә ашыкты. Бөтен җиргә өлгерә, берәребез авырып китсә, хәзер йөгереп килеп җитә. Кулында азык-төлек белән тулган сумкасы булыр. “Әйдә, үзебез күтәрик” дисәк, “үзем, үзем” дип кагылдырмас иде. Үз әнием дә бик хөрмәт белән искә ала аны.

– Шәүкәт абый уйнаган кайсы спек­такльләрне яратасыз?

– “Әлдермештән Әл­мәндәр”не күп тапкыр карадык. Спектакльнең әзер тексты булса да, ул һәрберсен яңача итеп уйнарга тырыша, импровизациягә бирелә, интонациясен үзгәртергә ярата иде. “Әни килде”не дә бик яратам. Әти анда тискәре образны шулкадәр ышандырып уйный ки, бервакыт спектакльдән соң, бер апа сәхнәгә менеп йөзенә төкерә.

– Сез дә әтиегез юлыннан китәргә телә­мәдегезме?

– Өйдә калдырырга кеше булмагач, әти мине үзе белән театрга алып бара иде. Сәхнә артында чабулап йөри идем. Ләкин бу юлдан китүемне теләмәде ул. “Авыр хезмәт, акчасы да юк”, – диде. Аннан соң үземдә дә сәнгатькә тартылу булмады. Театрга килеп керү белән “Искәндәр килгән” дип үбә-коча башлыйлар, ә бу миңа ошамый иде.

Гүзәл ханым: – Искәндәр белән танышканда Шәүкәт Биктимеровның кем икәнен белми идем әле. Әти катнашкан спектакльне беренче тапкыр карарга баргач, сәхнәгә менеп чәчәк тапшырганым әле дә хәтеремдә.

– Бергә озак яшисезме инде?

Гүзәл ханым: – 25 ел бергә без, Аллага шөкер. Кызы­быз Дианага 25 яшь. Искәндәрдән ун яшькә кечерәк мин. Өч ел очрашып йөргәннән соң кавыштык. Ул вакытта Искәндәр бер тапкыр өйләнеп аерылган иде. Иремнән бик уңдым. Кемгә ярдәм кирәк – шуның янында Искәндәр. Җәяү йөрүнең нәрсә икәнен дә белмим, эштән машина белән килеп ала.

Искәндәр: – Беренче хатыным белән 7 ел гына яшәдек. Уртак кызыбыз хәзер гаиләсе белән Польшада яши.

– Шәүкәт абыйның соңгы көннәре турында сөйләсәгез иде...

– Соңгы ике елда мин гел аның белән булдым. Әтигә авыр операция ясадылар, яралары озак төзәлде. Андый операцияне 40 яшьлек ирләр дә авыр кичерә. Апам белән чиратлап карадык. Үләсе көнне бөтен туганнарны үзе янына җыярга көче җитте аның. Соңгы сулышын алганда барыбыз да янәшәсендә идек. Кеше гомеренең әкренләп кенә сүнүен күрдек...

Искәндәр абый белән ул көнне озак сөйләштек. Гаилә фотоларын, Шәүкәт абый белән бәйле истәлекләрне карап, барлап утырдык. Таянып йөрер өчен үзе ясаган еланга охшаш таяк, кырыну станогы – Шәүкәт абыйның төсе булып әле дә саклана.                                                                                                   

Әңгәмәдәш – Нәзилә ХУҖИНА

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1570
ӨСКӘ