Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ишегалдында мал суярга ярамый?

23 Май 2014 1145
Авылда яшәп, мал асрап көн күрүчеләргә тагын бер баш авыртуы өстәлде.
1 майдан Россиядә ит продукциясенә яңа техник регламент гамәлгә керде. Ите базарга сатуга чыгарыла торган малны хәзер йорт янәшәсендә суярга ярамый. Үзең өчен суясың икән – рәхим ит. Анысын берәү дә тыймый. Ә менә сату өчен терлекне моннан ары ишегалдында түгел, ә махсус урыннарда суярга кирәк булачак. Авыл җирлекләренең күбесендә мондый урыннар юк. Шуңа да бүген халыкның башы әйләнгән.

Мисал өчен, регламентта каралган сую пунктлары Биектау районында берәү дә юк. Питрәчтә дә шул ук хәл. Кукмарада исә 5 сую пункты бар. Аларда бер терлекне суеп эшкәртү 500дән алып 1 мең сумга кадәр дип билгеләнгән.

“Бу регламент турында ишеттек, – ди Биектау районының Ямаширмә авылы фермеры Азат Әхмәтов. – Үзебез бөтен нәрсәне гадиләштерергә телибез, ә шул ук вакытта үзебезгә үзебез проблема тудырабыз. Менә бүген миңа ике үгез суеп сатарга кирәк ди. Ә сую урыны юк. Шуңа да итне танышларга, туган-тумачага таратырга туры киләчәк. Базарга кертмиләр. Бүген Ямаширмә авылында һәр ике хуҗалыкның берсе үгез асрый. Аларны базар өчен суйганда хәзер махсус пунктка алып барырга кирәк булачак. Мондый пунктның әле кайда булачагы мәгълүм түгел. Ул әллә 2, әллә 5 чакрым ераклыкта... Терлекне махсус урынга алып бару өчен машина ялларга кирәк. Икенчедән, терлекне сую, эшкәртү хезмәтләре өчен түлисе, ветеринария документларын да бушка бирмиләр”.

Регламент буенча, малны эш­кәртеп сую урыннары авылдан 300 метр ераклыкта булырга тиеш. Анда су, канализация китерелүе шарт. Сертификатлаштырылган сую цехын төзү якынча 8дән алып 10 миллион сумга кадәр төшә. Район хакимиятләре бу эшкә алынырга әзер эшмәкәрләрне кодалап йөри. Чыгымнарның бер өлешен дәүләт каплаячак дип ышандыралар. Татарстанның баш ветеринария идарәсе мәгълүматларына караганда, сугым пунктлары рес­публикада бүген – 81. Әмма бу бик аз. Тагын кирәк. Күп кирәк. Шул ук вакытта, фермерларның берләшеп, терлек сую цехларын үз акчаларына булдыру мөмкинлеге дә күздә тотыла.

“Мондый мөмкинлек бар, – ди фермер Әхмәт Котдусов. – Тик безгә бу өстәмә мәшәкать булачак. Фермерның болай да акчасы юк. Миңа калса, бу тулысынча хөкүмәтнең вазыйфасы. Регламентны бит дәүләт кертә, димәк бу эшне дә дәүләт финансларга тиеш”.

Регламентны бозып, терлеген ишегалдында суеп саткан граҗданнарга 1 меңнән алып 2 мең сумга кадәр штраф яный. Эшмәкәрләргә мондый җәза – 30 мең.

“Халыкка яңа регламенттан куркырга кирәкми, – ди Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов. – Бу – сугым эшен тәртипкә салу гына. Моңарчы малны теләсә кайда, ишегалдында, абзар артында суеп эшкәртергә һәм сатарга мөмкин булса, хәзер инде болай ярамый. Моңа карап авыл халкы терлек санын киметмәс дип ышанам. Яңа регламент кош-кортка кагылмый. Үрдәк, казны суеп сату өчен махсус сугым пунктына алып барырга кирәкми”.

“Таможня союзының яңа рег­ла­менты шәхси хуҗалыкларга мәшә­катьне арттыра һәм халыкның терлек асраудан гайрәтен чигерә, – ди фермер Мурат Сираҗин. – Сугымга карата мондый кырыс нормалар билгеләү авылда терлек санын киметәчәк. Сугым чыгымнарының артуы базарда итнең бәясенә дә тәэсир итми калмас. Ул артачак. Якын арада ук. Регламентның тагын бер кимчелеге – ришвәтчелеккә юл ачылу. Шәхси хуҗалыклар базарга итне сугым пунктларын әйләнеп узып та китерә ала. Ничекме? Ветеринарга акча төртеп. Тиздән ветеринар белешмәләре белән сату итү бизнесы чәчәк атуы ихтимал.

Марсель ӘСКӘРОВ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ