Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Исемемне алыштыргач, икенче тормыш белән яши башладым”

22 Октябрь 2020 700
Урта һәм өлкән буын театр артистлары белән сөйләшергә яратам. Аларның тормыш тәҗрибәсе, сөйләм эчтәлеге күңелгә якын. Камал театры артисты Әфият Шакирова белән дә очрашып, әңгәмә корырга күптән хыялланып йөрдем (аны Венера Шакирова буларак беләбез). Шулай килеп чыкты, без аның туган көнендә күрештек. Бәйрәме көнне дә очрашуга вакыт тапты ул.
“Яңа исемем белән дәшсәләр, бик рәхәт”
– Әфият апа, бу сорауны бирмичә, башкаларына күчә алмыйм. Ни өчен исемегезне алыштырдыгыз?
– Ирем Рәнифнең үлемен бик авыр кичердем. Бер ел үземә кайта алмадым. Үзем дә ярым үлә башлагач, исемне алыштырып карарга тәкъдим иттеләр. Ярар, дип ризалаштым. Ләкин исемне алыштырганнан соң мулла аны яшермәскә кушты. Минем якын-тирәмдә исемнәрен үзгәртүчеләр күп, ләкин аларның бу гамәлен якыннары, туганнары гына белә иде. Миңа нигәдер яшермәскә диде. Сәбәбен артык сорап тормадым.
– Сирәк исем сайлагансыз...
– Мулла да бераз гына канә гатьсезлек белдереп алган иде. Үземә ошады. Гарәп исеме. Сәламәтлеге яхшы, яшәү көче нык, бәхетле, сәгадәтле дигәнне аңлата.
– Бу исем белән ничә ел инде сез?
– Ике.
– Яңа исем белән яшәү ошыймы?
– “Әфият” дип эндәшсәләр рәхәт. “Венера” дип дәшсәләр, башка кешегә әйтәләр кебек.
– Башка исем белән яши башлагач, тормышыгызда үзгәреш сиздегезме?
– Уңай якка үзгәрешләр башланды. Күп нәрсә башка юнәлеш буенча китте. Икенче кеше мин хәзер.
– Сәхнәдә Венера Шакирова булып калдыгызмы?
– Әйе.

“Хәзер мин кызым канаты астында”
– Әфият апа, еларга яратасызмы?
– Кешегә күз яшемне күр сәтеп еларга яратмыйм.
– Кызыгыз Алиягәдәме?
– Аңа бигрәк тә күрсәтмим. Чөнки беләм, ул нык борчылачак. Нәрсәгә аны борчырга?..
– Кызыгыз белән нинди мөнәсәбәттә сез? Дус кызлар кебек дип әйтеп буламы?
– Юк. Мин, гомумән, андый мөнәсәбәтне кабул итмим, дөрес түгел ул. Әни белән кыз “дус кыз” булырга тиеш түгел. Әни-әти балага авторитет булырга тиеш! Мин беләсеңме ничек яшәдем: башта әти-әни канаты астында, аннары ирем җылысына кереп урнаштым, хәзер кызым “карап тора”. Тикшерә дә, өйрәтә дә... Баштарак: “Мин инде олы кеше, үземне генә карый алам. Син үзеңне күбрәк уйларга тиеш”, – дип әйтә, каршы килә идем. Ә хәзер шулай яшәү рәхәт миңа.
– Төркиягә ял итәргә дә ул җибәрә бугай?
– Шактый еллар ялымны ул оештыра. Әтисе исән вакытта икебезне бергә җибәрә иде.
– Кайда эшли?
– Белеме буенча юрист. Төрле өлкәдә үзен сынап карады.
– Аңа хәзер ничә яшь?
– 31.
– Кияүдә түгелме?
– Юк.
– Әни буларак эчегез пошамы?
– Нык поша. Үзенә әйтмим. Башта әйтә идем, хәзер юк. Һәркемнең үз язмышы.

“Рәниф мине җиргә төшерде”
– Рәниф абый белән бергә озак яшәп калдыгызмы?
– 29 ел. Бик үзенчәлекле кеше иде. Шундый сагынып искә алам мин аны. Аның турында аерым сөйләрлек.
– Холкы авыр идеме?
– Туры сүзле, авторитетларга да беркайчан башын имәде. “Ничек яшәдегез?” дип сорасалар, мин һәрвакыт “аның белән авыр иде, ләкин беркайчан да күңелсез булмады” дим. Гастрольгә киткәнемне яратмый иде. Һәр нәрсә аныңча гына булырга тиеш иде. Һәр нәрсә! Иремә каршы килә алмаганлыктан, 2000 елда Әстерханга спектакльләр белән бармыйча калдым. Рольләремә башка артистларны керттеләр.
– Ә кайсы якларын сагынасыз соң алайса?
– Рәнифнең “поддержка”сын ул үлгәч кенә аңладым. Ул исән вакытта зур яклау астында яшәгәнмен. Әмма ул вакытта гел ирегемне кыса, мине баса, эшемне яратмый кебек тоелды. Нык көнләшә иде. Ләкин нәкъ менә ул мине җиргә төшерде. Шулкадәр күктә очып йөри торган кеше идем, абау, кит! Мин аңа хәзер бик рәхмәтле! Күп нәрсәгә өйрәткән, тәрбияләгән. Тормышка оптимист караш – иремнән. Ул мине ныгытып калдырды.
– Яшь аермагыз зур идеме?
– Шактый. 14 ел. Рәнифнең мин икенче хатыны. Беренче гаиләсеннән ике кыз бар тагын. Балаларына карата һәрчак йомшак булды ул.
– Кызлар аралашамы?
– Рәниф исән чакта аралашалар иде.
– Әтиләренең теләге шундый идеме?
– Монда күбрәк минем теләк булгандыр. Ирләрнең күбесе хатыннарыннан аерыла да, балаларын оныта. Мин гомер буе: “Сезнең аерылышуда кызларның гаебе юк, син аларга булышырга тиеш”, – дип яшәдем.
– Ул бу адымыгызны бәяләдеме?
Рәхмәтле була белдеме?
– Әйе, ул яктан бик рәхмәтле иде...
– Рәниф абый авырып яттымы?
– Ирем яман шеш белән китеп барыр дип уйламадым. Ул алай үләргә тиеш түгел иде. Чөнки ул үзен бик карый, актив, позитив кеше иде. Каян килеп чыга ул чир?.. Иң авыр вакыты ярты ел булды. Ә болай аяк өстендә йөреп торды. 2012 елда авырый башлаган иде. 2016да вафат булды. Бер дә китеп барган кебек түгел. Гел көлеп әйтә иде: “Син үлгәч тә 30 ел яшим әле мин. Түз инде, түз”, дип. Шундый кара юморы бар иде.
– Төшегезгә керәме?
– Миңа юк, кызыма керә. Төшенә генә кереп калмый, каршына да килеп баса. Мистика, әлбәттә, ләкин бу шулай. “Әтине күрәм”, ди кызым. Тормышта авыр вакытларда җаваплар белән булыша.

“Әти спектакльләремә беркайчан йөрмәде”
– Әфият апа, әтиегез театр тормышын сайлавыгызга бик каршы булган икән. Хәтта театрга йөрмәгән. Аның бу адымын авыр кабул иттегезме?
– Әти белән бик якын мөнәсәбәттә идек, дус булдык. Мин әтигә охшаганмын. Йомшак холыклы, иҗатка гашыйк кеше, күп укый, бик матур җырлый, бии иде. Казан егете... Әни нык холыклы, кырысрак иде. Арча районы Мөрәле авылында туып-үскән кыз. Ә ул авылда бөтенесе диярлек нык, эшчән, төпле кешеләр. Аннары “усал холыклы” диләр аларны. Төшеп калган халык түгел, кыскасы.
Нигәдер әти театрга килүемне хупламады шул. Бертуган сеңлесе Фирдәвес апа җыр һәм бию ансамблендә биюче иде. Иҗатта бәхетле булса да, шәхси тормышта бик бәхетсез булды ул. Әллә аңа карап каршы килде әти. Гафу итә алмады инде театрга килүемне. Хәер, гафу итте инде ул... Әмма барыбер театрга йөрмәде. “Әти, нишләп алай итәсең инде, мин бит эшемне яратам”, – дия идем. “Яратсаң, эшлә. Ләкин мин театрга башка аяк та басмыйм”, – диде һәм сүзеннән чыкмады. Әтине гел йомшак кеше буларак белгәч, бу адымы гаҗәпләндерде, билгеле. Ләкин ул аны аңлатмады. Бер табышмак булып калды. Җавабын үзе генә белгәндер инде. Ә әни бик яратып йөрде.

“Сәхнәдә 40 яшьлек хатыннарны уйнап йөрим”
– Фәрит Бикчәнтәев белән бер курста укыгансыз. Курсташы буларак театрда сезгә карата җылылыгын, кайгыртучанлыгын сизәсезме?
– Фәрит белән сүзләребез, серләребез туры килә. Ләкин эш мәсьәләсендә ул һәркемгә тигез карый. Театрдагы 60 кешене роль белән тәэмин итү җиңел эш түгел. Ә без – артистлар бераз эгоистрак халык бит инде. Барыбызга да роль кирәк. Сүз уңаеннан, театрыбыз директоры белән Фәриткә рәхмәт сүзләре әйтәсем килә! Рәнифнең театрдагы күп еллык фидакарь эшен бәяләп, каберенә матур һәйкәл кую эшендәге барлык матди чыгымнарны театр үз өстенә алды (Рәниф Петров озак еллар театрда директор урынбасары булып эшләде – авт.). Гомумән, Рәниф үлгәч, театр җитәкчелеге бик кайгыртты, ярдәм итте. Фәритнең шул вакытта миңа якынлыгы бик сизелде.
– Бүген рольләрегез күпме?
– Бик әз. Ике-өч спектаклем бар. Милли театрда пьесалар күп түгел. Аларын да күбрәк ирләр өчен язалар. Хатын-кыз рольләре булганда да – йә яшьләр, йә бик олылар өчен языла. Тормышта да шулай бит ул: иң кызык чор ул – яшьлек һәм кешенең картлыгы. Сәхнәдә әле мин 40 яшьлек хатыннарны уйнап йөрим. Киләсе елга 60 яшь тула, Алла боерса.
– Театрда рольләр аз дисез. Ә менә нинди дә булса яңа проектларда катнашасызмы?
– “Киномавлид” дигән проектта катнашам, кинода уйнарга чакырдылар. Аның төп авторы “Иман нуры” мәчете имам-хатыйбы – Нияз хәзрәт Закиров. Яшьләр әзерләгән проект. Хәзерге яшь режиссерлар кинога төшәр алдыннан артистлар белән репетицияләр ясый. Ә мин репетицияләрне бик яратам. Театрда да яраткан мизгел ул. Миңа барыбер сәхнә якынрак инде.

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,
31 октябрь 2019, 43нче сан.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2495
3 Ноябрь 2020 13:21 1823
29 Октябрь 2020 14:38 1431
ӨСКӘ