Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Иртәрәк киләсе булган, шундый үкенү бар...

11 Март 2019 996
Шагыйрә, журналист Нәҗибә апа Сафина белән сөйләшеп алдык. Туры сүзле, милли җанлы, батыр йөрәкле ханымнан бүген күп кенә каләм ияләре үрнәк алырлык. Заманында аның турында: “Атаклы шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовны Казан урамыннан алып кереп, тазда юып үзенә яр иткән хатын”, – дип тә яздылар. Шагыйрәнең быел 70 яшьлек юбилее. Тәм­ләп, чәйләп сөйли. Җөм­ләләре ша­гыйрь­ләргә хас хис-көй елгасына ияреп ага. Юлы озын, хезмәте мул, сүзе кыю.
– Нәҗибә апа, алты яшьтә беренче тапкыр гашыйк булгансыз. Кем иде ул?

– Үз авылымдагы күрше Заһир абый. Чибәр иде, матур тавышлы. Мин бала бит инде. Бакчада күп итеп үрмәгөлләр үстердем, шулар арасыннан качып кына күзәтеп йөрдем. Заһир абый, билгеле, минем үзенә гашыйк булуымны белмәде. Армиягә китәр вакыты җитте. Мин беләм, кызлар егетләргә армиягә киткәндә чиккән кулъяулык болгап кала. Алты яшьлек бала – беркемгә әйтмичә кулъяулык чигәргә булдым. Бармакларны тишә-каната чиктем, истәлеккә дип яздым, кырладым. Бик авыр эш икән ул. Заһир абый киткән чакта, үрмәгөлләр арасыннан гына шул кулъяулыкны болгап калдым...

– Кайттымы соң армиядән?

– Кайтты. Бану әби – Заһир абый­ның әнисе мине үзе янына иптәшкә кунарга дәшә иде. “Заһиркәем дә тиздән кайтачак”, – ди. Миңа шул гына кирәк. Өч ел эчендә мәхәббәт турында балаларча бер күзаллау да барлыкка килде. Әтинең озак торып ерактан кайткач, әнигә куеныннан чыгарып зур, матур алма сузганын күргәнем бар. Заһир абый да миңа алма алып кайтыр дип өмет итәм. Бану әбиләрдә йоклап ятам, кинәт ишекләр ачылып китте – кайтты Заһир абый! Матур тавышы ишетелде. Тыңлап ятам: керделәр, сөенеш­теләр, самавырлар куеп, әллә инде 15әр чынаяк чәй эчтеләр – минем янга килүче генә юк. Куеныннан чыгарып, яшереп шул кызыл алманы гына биреп китсен, дип уйлыйм бит инде. Миңа шул җитәчәк. Ярату билгесе булачак. Ләкин... алма булмады. Шуннан соң мин Заһир абыйны яратмый башладым.

– Әтиегез Әхмәтнур абый белән бәй­ле нинди истәлек-хатирәләрегез бар?

– Аның белмәгән эше юк иде: балта остасы да, токарь һәм башкалар. Авыл халкы әти янына “эшләп бир инде, зинһар”, дип килә иде. Мин әтинең токарь станында эшләгәнен качып карап торам. Аннары “эшләп карыйм әле” дип үзем дә тотынам. Әти безгә тимер шарчыклар кырып ясарга рөхсәт бирә. Шул шарчыкларны авылдагы малайларга бүләк итәм. Аларга бу менә дигән уенчык. Арттан: “Юкмы шарик?” – дип ялынып йөриләр иде гел.

– Үзегез дә берара токарь булып эшләдегез түгелме?

– Эшләдем. Әтидән күп нәр­сә­гә өйрәнеп үстем. Абый, апалар читкә таралышып беткәч, урманга мине алып менә башлады ул: утын кистек.

– Әниегез Нурикамал апа сыйфатлары бармы үзегездә?

– Әни бик туры сүзле иде. “Туры Нурка” дип юкка гына йөртмәгән­нәрдер. Хәтере искиткеч яхшы иде. Әти белән бик яраталар иде бер-берсен.

– Үзегезнең дә мәхәббәт тарихыгыз әти-әниегезнекеннән ким булмады кебек?

– Бу сорау биреләчәген белдем. Мөдәррис Әгъләм бит инде ул минем мәхәббәт. Мин укырга килгәндә аны инде университеттан куып өлгергәннәр иде. Тулай торакта таныштык. Уртак аш бүлмәсендә була торган иде ул. Чиратлашып шигырьләр укыйбыз шунда. Көннәрдән бер көнне мине егетләр саклап йөри башлады. “Нәҗибә, кит аның яныннан”, – диләр. Башта аңламадым сәбәбен. “Мөдәрриснең баласы туарга тора”, – диделәр. Ринә килеп керде беркөн. Чыннан да авырлы. Мин аларның йөрешкәнен белә идем. Качтым ахыр чиктә. Идел исемле акыллы малае туды.
Укуларны тәмамлагач, китеп эшкә урнашкач, бер егет миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Чыктым. Кызым да туды. Ирем начар кеше түгел, оста рәссам иде. Россия буенча алдынгы урыннар яулаган кеше, талантлы. Аерылышу өчен бер генә сәбәп була алмый. Чехословакиядә эшләгән чакта бер пуля авызыннан кереп, колак тирәсеннән чыккан аның. Кесәсеннән гел мәк таба идем. Ул вакытта наркомания дигән нәрсә киң таралмаган, ни икәнен дә белмибез. Ахырдан гына белдем. Аның ярасы үтереп сызлый, яшәргә ирек бирми торган булган. Безнең илдә шулай күп ир-ат харап булды...

Култык астына кыстырдым да кызымны, сумкаларымны тотып, ирдән кайтып киттем.
Аннары тормыш барыбер Мөдәр­рис белән кавыштырды. Үзем эзләп таптым, үз дигәнемә ирештем. Аннан башка миңа беркем дә кирәк түгел иде... Мөдәррис белән яшәгән вакытлар – ул минем иң бәхетле чаклар. Иртәрәк кайтылмаган... Ул 11 ел буе ялгызы булган, мин тор­мышымның рәтенә чыга алмыйча, Башкортстанда азапланып йөрдем. Иртәрәк киләсе булган, шундый үкенү бар...

– Казан элеккедән аерыламы бүген?

– Нык аерыла. Халыкның күпчелеге битарафлыктан газап чигә. Бигрәк тә зыя­лылар интегә. Дәүләт Думасында утыручы депутатларның, мәгариф систе­масы хезмәт­кәр­ләренең төп хаталары – үз карашларын вакытында халыкка җиткер­мәүләре. Депутатлар белән халык арасында элемтә булмау, аларның “җиңсәк – без, җиңелсәк – халык” дигән фикердән чыгып эш йөртүләре – хата.
  
– Замана проблемаларын “тотып”, заманча итеп халыкка җит­керә ала торган татар иҗат­чылары бармы бүген?

– Әлегә бар. Ләкин 60-80 яшь­лек­ләрдән соңгы буын футуризм, япон шигъриятенә охшаш юнәлешләргә күчте. Безгә үз тамырыбызны карарга кирәк. Телебезнең тамырында никадәр тарих, байлык ятканын белмибез.
  
Яшәү авырмы бүген?

– Татар ул шундый халык: аның рухи байлыгы булса, ул иң минималь акчага да яшәргә сәләтле. “Сабыр төбе сары алтын” дип түзә-түзә, теләсә нинди авырлыкны җиңеп чыккан халык без. Якубович: “10 мең сумга ничек яшәргә кирәк?” – дип гаҗәпләнә. Без бүген 10 меңгә түгел, 5 меңгә яшибез. Мин “автоплатеж” дигән ысулны көйләттердем. Пенсия “автоплатеж” белән картага керә дә, “автоплатеж” белән чыгып та китә. Акчаны күрми дә калам. Тотарга, ашарга, яшәргә 5 мең, 3 мең, кайчагында 2 мең сум кала. Ничектер яшибез менә. Минем кебекләр күп илдә. Халык күбрәк эшләгән саен начаррак яши. Бу – фаҗига. Халыкның күпчелеге соңгы чиккә килеп җитте.

– Алга таба нинди максат-эшләр, Нәҗибә апа?

– Бүген “нәтиҗәсе кайчан да булса чыгар” дип өмет­ләнеп, үз фәлсәфәсе, үз эше белән шөгыльләнеп язып ятучы өметсезләр күп. Аларның бердәнбер өмете – киләчәктә. Фәүзия Бәйрә­мова да әйтә: “Мин бүген укырлар дип язмыйм инде, киләчәк өчен язам”, – ди. Без үз мәгариф системабызны кире кайтара алабыз, моңа хокукыбыз бар. Республика советы, депутатлар белән бердәмләшеп, үз асылыбызга кайтырга кирәк. Безгә милли мәгариф системасы кирәк, ансыз кабаттан торып булмый, дигән фикердә мин һәм тагын 70 ел яшәсәм дә фәкать шушы юнәлештә генә эш алып барачакмын!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1477
ӨСКӘ