Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Иргә салынып яшәүне күз алдына китерә алмыйм”

7 Март 2019 373
Күренекле язучы Мәдинә Мали­ко­ва­­ның күп әсәрләре мәхәббәт турында. “Сөю-сәгадәтсез әсәр языл­мый, барыбер аның ниндидер җылысы керә”, – ди ул үзе дә. Иҗатындагы вакыйгалар исә барысы да диярлек тормышындагы хәл-әхвәлләргә нигезлән­гән. Хикмәт тагын шундадыр да: Мәдинә ханым үсмер чагыннан ук үлеп-үлеп гашыйк була.
– Мәдинә ханым, тәүге мәртәбә мә­хәббәтне ничә яшьтә татыдыгыз?

– Унөч яшемдә. Мине сөю ялкынына салган егет әбисе белән генә яши, әнисе Чиләбедә иде. Җиденче сыйныфны тәмамлады да, укырга шунда китеп барды. Мин аны сагынып, кайтыр дип, өметләнеп йөрдем. Еллар уза торды. Күрәсең, ул да исендә тоткан. Казанда укыганда, эзләп табып, өйләнешү тәкъдиме белән яныма килде. Шактый сулар аккан, мин дә башка. Аңа кияүгә чыгарга ризалык бирмәдем.

– Күңелегездә сөю ничек кабына?

– Шундук! Хикмәте нидәме? Миндә, күрәсең, биологик тартылу бик хәтәр. Чукынмыш, ирләре дә тартыла бит, шунысы начар аның. Ике арада дулкын китә, ул акылга да сыймый, ниятеңә дә карамый, күзне дә томалый. Бу көчне һичничек туктатам димә, аркан белән сөйриләрме?! Минемчә, беренче чиратта, мәхәббәтнең нигезендә шул тарту көче ята.

– Мәхәббәт өчен нинди акылсызлык кылганыгыз бар?

– Редакциядә эшләгән елларда башка шәһәрдә яшәүче берәүгә күңелем тартыла башлады. Ул Казанга килгәндә очрашабыз. Берсендә шул кеше авырый дигән хәбәр алдым. Минсез интегеп ятадыр сыман тоелды, җыендым да чыгып киттем. Ул кешенең эш бүлмәсенең ишеген ачып кереп, күзенә карауга үземнең артык икәнемне аңладым.

– Ниндирәк ир-егетләр күңе­легезгә хуш килә?

– Иң мөһиме – зыялы, укымышлы, тәрбияле булсын. Ипсез кыланмышлы, тәүфыйксыз ирләрне якын да китермим. Тупас кыланган авыл малайларын да күңелем кабул итми иде. Ирем Әхмәт тә саладан чыккан. Тик ул миңа карата бик сак булды. Яраткан кеше янында гел рәхәт булырга тиеш. Мин Әхмәткә көн дәвамында ничә сәгать сөйлимдер, һичкайчан, сабырсызланып, җитте инде дигәне юк. Аның янәшәсендә җаным ял итә. Ул ишекне ачып кергәндә, аңа минем дә өйдә булуым кирәк. Юкса, өйдә ямь, җылы югала, ди. Бакчадан кайтканда да тар сукмактан атлаганда ун-унбиш адым алга киткән саен артына борылып карый: артта калмадымы, барамы икән, ди. Ир белән хатын әнә шулай бер-берсенә кирәклеген сизәргә тиеш.

– Өйләнешкәч, ирләрнең тискәре сыйфатлары ачыла башлый, диләр. Сез дә моны сиздегезме?

– Әхмәтнең дә кимчелекләре юк түгел, ачуны чыгарган чаклары бар. Әмма ул вакчыл түгел, бәйләнми, ни пешерсәң дә ашый. Сүз дә юк, гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый, аерылышабыз дип, кызып киткән чаклар да булды. Хәзер инде сүзгә килү сирәгәйде. Олыгая-олыгая дөньяга караш үзгәрә, киңәя, ачык күз белән карый башлыйсың. Аллага шөкер, шушы яшькә җитеп, икебезнең берсе дә озаклап авырмады. Ә бит безнең яшьтәгеләр әкренләп китеп бара...

– Нинди гаилә тормышын кабул итә алмас идегез?

– Ир белән хатын бер-берсен күралмыйча, мәҗбүри яши торган. Кыйналуга түзеп яшәүне бөтенләй күз алдына китермим.

– Хатын-кызларга нинди әйтер сү­зегез бар?

– Мин хис белән яшим. Ләкин гашыйк булдым дип, бөтенләй башны югалтырга, акылны җуярга ярамый. Хисләр нинди генә кайнар булса да, гомер буе янып тора алмый. Яши-яши аларның кызулыгы, эссесе, көче кими. Шуңа күрә мәхәббәт дигән сыңар аякка гына басып тору һәрчак ышанычлы түгел. Икенче аягыңда да нык басып тору зарур. Бу аяк – хезмәт, иҗат, җәмгыятьтә, кешеләр арасында үзеңне дәрәҗәле итеп тою, матур шөгыль табу.



"Ашыгыч ярдәм" газетасыннан...
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ