Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Иргә манный пешерүең түгел, наз кирәк”

25 Октябрь 2013 1017
Газета эше шундый ул: гел шау-шудан, ыгы-зыгыдан тора. Редакциябезгә кунак килми калган көн юк. Шулай көзнең матур бер көнендә тирләп-пешеп эшкә килеп кердем. Ишектән керүем булды, мөлаем бер ханымга күзем төште. Бу бит язучы-шагыйрә, Чүпрәле кызы – Гөлнур Әхмәдуллина!
Аның шушы көннәрдә генә “Бәхеткә бер адым калгач” дип исемләнгән хикәя-повестьлар җыентыгы табадан төшәргә әзерләнеп ята иде, шуның эшләре белән йөреше икән.

Озак та үтмәде минем чакыруым буенча “Акчарлак” редакциясенә көзге җилләрен ияртеп, май кояшы булып балкып, җырчы Резидә Кадыйрова килеп керде. Матур итеп бизәнгән, үзенә килешле итеп киенгән. Бу ике ханымга комплиментлар чәчеп торган вакытта, бүлмәсеннән директорыбыз Рузилә Сафина да килеп чыкты. Хатын-кызлар арасында китте сөйләшү, китте көлешү. Соңыннан шау-шу ияртеп директор бүлмәсенә кереп китте болар. Артларыннан калмыйм дип, мин дә песи кебек кенә аларга иярдем. Хатын-кызлар очрашса ни хакында сөйләшә дип беләсез? Гаилә, ир-ат, бала-чага турында сүз куертып туймый инде алар. Диктофонымны кабыздым да, шыпырт кына сөйләшүләрен яздырып бардым...

Резидә Кадыйрова: – Без биш кыз үстек. Архиповлар, Ивановлар дигәннән, безне мәхәббәткә карата шулай тәрбияләделәр. Әти әйтә иде: “Архипов, Иванов була икән, барчагызны чабып бетерәм, аннары үзем үләм”, – ди торган иде. Безгә мөселман кешесе кирәк булды.

Гөлнур Архипова: – Ирем керәшен булса да, эталон иде.

Р. К.: – Сезнеңчә эталон булу нәрсәне аңлата?

Г.А.: – Иң әйбәте дигәнне. Бар яктан да килгән. Сөйләшергә дә, яратырга да, кеше арасында да, өйдә дә... Егерме ел яшәп ул миңа бер тапкыр гына: “Ник ашарга пешмәгән?” – диде. Мин мәктәптән генә кайтып кергән идем. “Ярар, борчылма, манный булса да ашарбыз”, – дидем. Бер тапкыр “анаңны” дигән сүзне ишетмәдем. Колхоз рәисе булып эшләде. “Эштә сүгенә идеме соң?” – дип сорагач: “Аты-юлы белән”, – диделәр. Ә мин бер дә ишетмәдем.

Р.К.: – Манныйны пешереп була аны, ул проблема түгел.

Г.А.: – Буш вакытыбызны гел бергә үткәрә идек. Ул вафат булгач, асылыныр дәрәҗәгә җиттем. Ике баламның аталары өстенә ятып елаганнары күз алдыма килде дә, бу начар уемнан кире кайттым. Җомга эшеннән алдылар, йоклаганда үлде.

Р.К.: – Кеше бүген бар, иртәгә юк... Коточкыч инде.

Г.А.: – Аның кебек кеше юк та, булмаячак та.

Р.К.: – Бервакыт Туфан абый: “Бүгенге көндә мин хатын-кыз булсам, 70-80 процент ирләргә тормышымны ышанып тапшырмас идем”, – диде. Мин аның сүзенә кушылам. Кая безнең ирләр? Кайсы алкаш, кайсы наркоман, кайсы төрмәдә... Юк алар. Сан буенча да хатын-кызлар күбрәк. Ә сез, Гөлнур ханым, ирләрне күккә чөеп мактап утырасыз... Хатын-кызның көчлелеге аның көчсез булуында, диләр. Бөтен проблемаларыңны ир-атлар хәл итсә, көчсез генә булып утырырга була. Әмма алай гына булып бетми шул, шуңа күрә күбесенчә үзең башлап йөрисең.

Г.А.: – Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын. Ни өчен безнең чор хатыннары күбесенчә ялгыз? Чөнки безне ирләрне иркәләргә өйрәтүче булмады.

Р.К.: – Татар хатын-кызларында комплекслар бар.

Г.А.: – Әйе, бездә комплекслар тәрбияләделәр. Ир-атны кем тәрбияләде? Ферма янында, абзар тирәсендә “анаңны-атаңны” дип сүгенүчеләр. “Менә шуның белән йокладым”, – дип сөйләүчеләрдән тәрбия алган егетләргә кияүгә чыктык без.

Р.К.: – Бервакыт бер яһүд телефоннан сөйләшә, ике сүзнең берендә: “Кояшым”, – ди. “Кемгә әйтәсез шундый матур сүзләрне?” – дим. “Иремә”, – ди. Без ирләребезгә андый сүзләрне гомердә дә әйтмибез бит инде.

Г.А.: – “ВКонтакте” сайтында хатын-кызлар арасында сораштыру үткәрдем, “Сөяркә” исемле әсәр язарга кирәк булды миңа. “Ирегез белән ничек яшисез?” – дидем, позалар турында сөйләштек. Утыздан артык хатын: “Мин түшәктә иремнән узып бер эш тә эшли алмыйм. Эшләсәм, моны каян өйрәндең дип бүген үк куып чыгарачак” – дип язды. Ир-атка хатын-кыз ярый белми бит!

Р.К.: – Анысы шулай инде, сүз дә юк. Түшәктә ир-атларга “раскованный” кеше кирәк. Синең манный пешереп утыруың кирәкми, күп ирләргә түшәк кирәк.

Г.А.: – Бер әби белән сөйләштем: “Иремә аш пешереп, кер юып ярамадым, аныңча яшәргә тырышып, иркәләнеп-назлап кына ярый алдым”, – диде. 61 ел бергә яшәгәннәр...

Тормыш турында сүз чыккач, әйтим әле, сезнең “Шәмдәлләр” җыры заманында мине коткарып калды.

Р.К.: – Рәхмәт. Ул җырны болай гына “Дулкын” радиосына илтеп биргән идем. Хәмдүнә, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллиналар да җырлады аны. Әмма минеке булды, миңа ябышып калды.

Г.А.: – Шуңа сөенәм: аналар балаларына дигән мәхәббәтне үзләрендә саклый, аннары аны балаларына бирәләр. Балалар безгә мәхәббәтләренең 100%ын бирсә, без бер-беребезгә ябышып ятар идек, яңа гаиләләр тумас иде.

Р.К.: – Балага мәхәббәт дигәннән бер мисал сөйлим әле. 7-8 ел элек улым Искәндәр белән афишаларны карап, ертылган җирләре булса ябыштырып кайтырга булдык. Төнге бердә чыгып киттек. Афиша ябыштырып ятканда ике ир килеп чыкты да безгә бәйләнергә тотынды, улымны кыйный башладылар. Шунда малаем өстенә яттым да: “Лучше меня убейте, только не его”, – дидем. Менә балага карата мәхәббәт! Әнигә карата мәхәббәт бар, әмма әни баланы яраткан хәтле түгел...

Г.А.: Иртән уянгач: “Шөкер, нинди матур көн”, – дисең.

Р.К.: Илледән соң бигрәк тә каты уйлата икән ул. Әйбәт еллар, яшьлек артта калган... Концертка чакыралар, әмма хәзер инде бик уйланып кына йөрелә...

Кызларның сөйләшүен шыпырт кына ГАБДЕРӘХИМ яздырып алды
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1089
26 Июль 2019 16:42 915
ӨСКӘ