Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ирек абый Баһманның "Акчарлак"ка биргән соңгы хәбәре

23 Ноябрь 2015 1574
Г.Камал театры артисты Ирек абый Баһманның "Акчарлак" газетасының 23 сентябрь көнне дөнья күргән 39нчы санында әйтеп калдырган соңгы язмасы:
Бер атна элек Г.Камал театры артисты Ирек абый Баһмановка шалтыраттым. Телефонны кызы алды: “Әти әлегә сөйләшә алмый, соңрак элемтәгә керерсез”, – диде ул. Бераз вакыттан соң кабат шалтыраттым, ләкин телефон сүнгән иде. Өченче шалтыратуымда трубканы Ирек абый үзе алды. Өзек-өзек җөмләләр белән генә сөйләште.

– Кызым, хастаханәдә ятам бит әле. Инсульт булды. Һаман аякка басып булмый. Өйдә вакытта кинәт кенә кан басымым төште, хәлем китте. Кызым янәшәмдә иде әле ярый. Тамагыма да ашыйм, ләкин менә аякка гына баса алмыйм. Театрда уйныйсы спектакльләрем дә бар. Алар да калды инде. Рәхмәт хәлемне белүеңә! – дип саубуллашты артист.

Ирек абый, тизрәк савыгып, сәхнәгә кайтуыгызны көтәбез!

Нәзилә ХУҖИНА

P.S. "Акчарлак" редакциясе коллективы Ирек абый Баһманның якыннарының, иҗатташларының тирән кайгысы белән уртаклаша. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын!
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ