Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Инвалид кешегә өйләнүче булмас инде ул, дип уйлый идем”

2 Декабрь 2020 1843
Булганга шөкер итеп яшәр, авыр чакта көч алыр өчен Аллаһы Тәгалә безне Римма апа кебекләр белән очраштырадыр. Кем соң ул бүгенге язма героем? Танышыйк үзе белән: Германиянең Лейпциг шәһәрендә яшәүче, 30 яшендә аяк-кулын югалткан, әмма үзен, киләчәген кара пәрдә артына япмаган, көчле, шуның өстәвенә чибәр ханым – Римма Хэнель (Рахматова) булыр ул.
Балачагы Башкортстанның Тәтешле районы Мәмәтәй авылында үтә аның. Гаиләдә биш бала үсәләр. Ике апасы, абыйсы, игезәк сыңары – энекәше бар. Балачагына озак тукталып тормыйча, Римма апаның яшьлегенә күчәм. Булачак ире белән авылда танышалар. Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәреннән туганнарына кунакка кайткан егет була ул. Римма апага ул вакытта 21 яшь. Бер очрашып йөргәннән соң, 1993 елда өйләнешәләр. 1994 елда уллары Альберт туа.
– Беренче ирем белән Альбертка яшь ярым булганчы авылда яшәдек, – дип җайлап кына тормыш йомгагын сүтә әңгәмәдәшем. – Аннан Березовскига күченеп киттек. Менә шунда килеп урнашкач, ирем бик үзгәрде. Кул күтәрә башлады. Соңыннан мин аннан качып, баланы алып, авылга кайттым. Әниләрдә яши башладык.
2001 елның август ахыры. Римма апага 30 яшь туларга бер ай гына калган көннәр. Иптәш кызы: “Әйдә, күрше авылда концерт була, барып кайтыйк”, – дип чакыргач, каршы килми. – Яшь чак бит инде, ризалаштым, – дип дәвам итә танышым. – Бәхетсезлеккә каршы, юлда барганда авариягә эләктек…
– Иң авыртулы чакларым башланды. Көн дә аякны кереп бәйлиләр. Бер айдан соң, табиблар аякны кисәргә карар кылды.
…Германиядә яшәүче бер хатын белән танышып киттек. Ул да минем кебек юл һәлакәтенә очрап, ике аягын югалткан иде. . Мине дә Швейцариядә яшүче бер ир белән таныштырды бу. Башта аның белән скайп аша сөйләштек. Немец телен белмим бит инде. Тәрҗемәче аша аралашабыз.
Беренче танышу күңелемне шулкадәр күтәреп җибәрде. Чөнки аңа кадәр “Минем кебек инвалид кешегә караучы булмас инде”, яисә “Үзем кебек берәр инвалид табармын да яшәрмен әле”, дип уйлап яшәгән чаклар иде…

***

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2631
21 Декабрь 2020 10:17 1939
ӨСКӘ