Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Интернетта популяр әби: кем ул?

15 Март 2017 1595
Берничә ел элек интернет челтәрендә гади, көләч йөзле татар әбисенең фотосурәте популярлашып китте. Сабантуйда төшерелгән әлеге сурәт яшьләр тарафыннан афоризм буларак шактый файдаланыла. Әбинең фотосын күргәч, шаккаттым, чөнки ул миңа яхшы таныш кеше – авылдашым Гайнур әби булып чыкты.

Интернетта гадилеге һәм ягымлылыгы белән үзенә җәлеп иткән әби, тормышта да нәкъ шундый ук оптимист һәм җор телле.  “Гайнур әби, интернетта фотосурәтең барлыгын белә идеңме? – дип сорыйм үзеннән. “Беләм, кызым, оныклар-чукынчыклар кертеп куйганнар бит, әле минем авыздан ниндидер сүзләр дә әйттерәләр икән. Күршеләр, бик күп таныш-белешләр кызыксындылар, фотоны күрсәтәләр. Шулай да әле кызыл матур түбәтәем булгач, кеше каршында ямьсез түгелмен дип, сөенеп куйдым”, – ди ул. 


Р.S. Фотода елмаеп төшсә дә, Гайнур әбинең язмышы бик гыйбрәтле. Әбинең тормыш тарихы белән “Акчарлак”ның бу атнада чыгачак №10 санында таныша аласыз. 

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1612
ӨСКӘ