Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Инсаф Галимов: “Безне халык күреп туйгандыр инде ”

17 Май 2019 841
Башкортстанның атказанган ар­тисты Инсаф Галимов белән фи­лармония концертлар залында, “Туган тел” телеканалы оештырган концертта очраштык.
Ул Башкортстанның Стәрлебаш районы Бузат авылында туып-үскән. Кечкенәдән җырлаган, оста итеп баянда уйный. Җыр сәнгатенә үзенең 30 елдан артык гомерен багышлаган кеше. Үзенә 52 яшь.

– Сез җырлар да язасызмы, Инсаф абый?

– Яшьрәк вакытта яза идем. Хәзер инде тулаем җырлауга гына күчтем. Әллә вакыт тар, әллә ялкауландым инде.

– Кайларда җырлап йөрисез?

– Минем элек гел “сольный” концертлар гына иде. Соңгы елларда рәхәткә чыктык, гел солянкаларда йөрибез. Хәзер күп артистлар туй, банкет алып бара. Мин дә шул өлкәдә.

– Казанга еш киләсезме?

– Менә шул банкет-концерт булса һәм кызым янына хәл белергә киләм.

– Кызыгыз да җырчымы?

– Әйе. Алинә миңа охшаган. Эстрадада ул Әминә Галимова булып йөри. Җырлар яза, төрле уен коралларында уйный, җырлый. Бүген Рифат Зарипов төркемендә йөри. Алар безнең якта гастроль белән, без менә Казанга килдек әле.

– Концертыгызга халык йөриме?

– Дөресен әйткәндә, халык хәзер әллә ни йөрми шул. Халыкны җәлеп итү авыр. Яшьләргә күбрәк тартылалар хәзер. Безне халык күреп туйгандыр да инде.

– Нинди җырларыгызны хит дип саныйсыз?

– Иң беренче Салават Фәтхет­диновның “Ләйсәнгә” дигән җырын алып, хатыныма багышлап җырлаган идем. Аннан “Кабул итегез сәлам”, “Җырым булсын сиңа күчтәнәч” дигән җырлар озак еллар әйләнде.

– Иң башта Салават абыйның җы­рын алдыгызмыни?

– Әйе. Ул үзенә минем “Рәнҗемә, җаным, берүк” һәм “Каен ауган” җырларын алды. Шулай җырларны алмаштык. Элек бит ленталы кассеталар иде. Мин аңа ике кассета бүләк иттем. Шулардан сайлап алды үзенә.

– Эстрада җырчылары арасында дусларыгыз күпме?

– Күп.

– Хәзер Әнвәр Нургалиев популяр булган кебек, сез ничәнче елларда популяр идегез?

– Минем андый чакларым 2005 елларда булды. Һәрбер артистның “пик” чагы була. Тулы заллар. Хәзерге кебек оешмаларда йөрми идек. Афишалар, билетларны мәдәният йорты кассасында калдырып китә идек тә, заллар шыгрым тула иде. Шундый заманнар да булды. Хәзер алай түгел, тамашачы җыю авыр.

– Төп эш урыныгыз бармы?

– Мәдәният сараенда ярты ставкага эшлим.

– Гаиләне тәэмин итәргә шул акча җитәме?

– Җитә инде, җиткерәбез.

– Сезнең бер кыз. Нишләп тагын балалар алып кайту турында уйламадыгыз?

– Әллә инде... Алып кайтмадылар бит. “Бер җитә”, диделәр. Теләгем бар иде.

– Ничә яшьтә өйләндегез?

– 24тә.

– Хәзер кызлар машиналы, фатирлы егет эзли. Сезнең ул вакытта болар бар идеме?

– Кая инде ул вакытта... Авылда яши идек. Өйләнешкәч тә авылда дүрт ел тордык. Шуннан шәһәргә чыгып киттек.

– Хатыныгызга ничә яшь?

– Яшь ул минем, 37дә генә. Светлана исемле, татар. Банкта эшли. Бу минем икенче хатыным.

– Беренчесе белән нишләп юлларыгыз аерылды?

– Тормыш шулай корылган инде. 6-7 ел безнең аерылганга. Мәхәббәт беткән. Без гел гастрольдә идек. Гаеп атта да, тәртәдә дә була. Аны гына гаепләмим.

– Кибетләргә еш йөрисезме?

– Йөрмим. Сирәк ке­нә. Казанга кил­сәм, кием-салым алам, монда сыйфат­лы да, матур да.

– Үз йортыгыз бе­лән яшисезме?

– Ике фатир да, йорт та бар. Бер фатир буш тора.

– Кызыгыз белән дуэтлар яздырганыгыз бармы?

– Менә яздырасы иде шул. Аның вакыты юк. Икебез бергә концерт оештырасы килә.
  
– Нинди җырларга өстенлек бирә­сез?

– Концертларга күбрәк халыкны дәртләндерә торган, тиз җырлар алам. Халыкка үтә торган сүзле, көйлене.

– Кешеләрдә яратмаган сыйфатыгыз?

– Ялагайлык.

– Үзегез бер дә ялагайланмыйсызмы?

– Мин аны аңламыйм. Бәлки ялагайланамдыр, ләкин андый кеше булырга теләмим. Гади булырга кирәк.

* * *

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының 14 нче санында басылып чыкты, 11 нче апрель, 2019 ел.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ