Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Импортны алыштыру нәрсәгә китерә?

12 Январь 2016 1281
Соңгы көннәрдә Россия Үзәк Банкы импортны алыштыру турында аналитик доклад ясады. 
Дөнья илләре тәҗрибәсе шуны күрсәтә: импортны алыштырабыз дип чикләрне бикләгән илләрдә җитештерү "үлә", сыйфат түбәнәя, нәтиҗәдә, мәмләкәт бөлә. Моның сәбәбе гади: конкурентлар булмагач, җитештерүчеләр сыйфат өчен борчылмый, чөнки барыбер алалар. Базарлар исә сыйфатсыз һәм чамасыз кыйммәт товарны "йота" алмый, чөнки сатып алучының финанс мөмкинлекләре чикле. Бу хәлне бүгенге Россиядә күзәтәбез. Автомобиль сату шулкадәр кимеде ки: хәтта заводлар ай буена туктап торырга мәҗбүр. Шуңа карамастан, җиңел машина бәяләре "тауга таба" менә. Бәя күтәрелү исә янә җитештерүнең тукталуына китерә. Югалтуларны каплау өчен сәнәгать бәяләрне тагын да күтәрә.

Булат ХАКОВ

P.S. Арадашчыларның икътисадны ничек имүен авыл хуҗалыгы продукциясе мисалында тагын да ачыграк күрергә була. Ә менә болар турында тулырак "Акчарлак" газетасының 14 январь көнне чыгачак 2нче санында укый аласыз.


Рубрика: АНОНС Автор: Булат Хаков

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ