Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Иманыма каршы килеп яшим, иманыма каршы килеп язам”

3 Декабрь 2020 596
“Ватаным Татарстан” журналисты
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ белән әңгәмә.
– Риман, бүген сине нинди проблемалар борчый?

– Борчыла-борчыла картаеп беттем инде, хәзер бөтен борчуларны читкә куеп яшәргә өйрәнә башладым. Сәясәт тә туйдырды, җәмгыять белән шәхес мөнәсәбәтләре дә. Заманында күп яздым. Хәзер тыныч кына үзем яраткан темаларга язасым килә.

Нинди темаларга?

– Кешеләр турында. Гыйб­рәтле язмышларны өйрәнәм, командировкага барып шуннан рәхәтләнеп кайтам. Күңел тынычлыгы алам.

– Гыйбрәтле язмышларны каян табасың, хат язалармы?

– Районнарда ишетәм. Районга барсам, редак­циягә керәм, анда бөтен мәгълүмат була. Сөйләшеп утыра-утыра, сүз артыннан сүз чыга.

– Сәясәттән ник туйдың?

– Иманыма каршы килеп язасым килми, артыгын әйтергә ярамый. Телевизион тапшыруларны, Украинадагы, дөньядагы хәлләрне башта кызыксынып карый идем, ул да туйдыра башлады.

– Ник “Эхо Москвы”ны тыңламыйсың?

– Аны тыңлыйм. “Эхо Мос­квы” бик акыллы эшли, мин акыллы, син җүләр, дип сөйләми бит алар, һәр яклап яктырталар. Уңай, тискәре якларын да күрсәтәләр, бәйләнмәслек итеп.

– “Ватаным Татарстан”га яңа хуҗа килде, чыбыркы белән суктырдымы сезне?

– Юк.

– Яңа кешегә ияләшү авырмы?

– Ул бит яңа кеше түгел, без аның белән “Татарстан яшьләре”ндә бергә эшләдек.

– Элек эшләгәндә талашмадыгызмы?

– Юк. Гөлнараның шул ягы ошый – үз сүзендә торуы. “Татарстан яшьләре”ндә эш­ләгәндә кайвакыт фикер­ләребез чәкешә иде: “Риман абый, ачуланма, мин менә шулай уйлыйм!” – дип әйтеп куя, миңа шул ошый иде. Журналист ык-мык итеп торырга тиеш түгел, принципсыз кешеләр ошамый миңа. Дөресме-юкмы, Гөлнараның үз сүзе бар. Үз хатасын танырга да оялмый ул.

– Пенсияң күпме?

– 15 мең чамасы. Халык пенсия реформасына риза түгел, мин дә аңа риза түгел. Ялган мәгълүматка нигезләнгән реформа беркайчан барып чыкмаячак. Илдә 48% кеше пенсия яшенә җитмичә үлеп китә. Ике кешенең берсе бит бу! Ярый, без эшләп торабыз, ә кешенең физик яктан эшләргә мөмкинчелеге бетсә, нишли? Шул 12-15 меңгә яшәп буламы? Җәй көне фатирга 4 мең түли идек, быел җәен 7 меңнән артык түләдек.

– Ничә бүлмәле соң синең?

– Ике иде, без аны өч иттек, мәйданы шактый зур, 74 кв.метр. Кыш көне түләү 10 меңнән артып китә.

– Редакциядә күпме ала­сың?

– Төрлечә. Язуга карап. Зарплата зур түгел безнең: 6-7 мең, ставка, хөкүмәт куйган челтәр.

– Хатын күпме ала?

– Белмим. Хатынның акчасын сорамыйм. Гаиләгә тотабыз. “Син күпме алдың?” – дигән сүз юк бездә. Кисәк кенә зур эшләр килеп чыкса, кемнең акчасы бар – шул бирә.

– Системаны үзгәртергә кирәктер, бәлки?

– Системаны берниш­ләтеп булмый, бу ил шулай яшәргә тиештер, башкача яши алмый дип уйлыйм. Яшьрәк вакытта төрттереп тә яздым, тәнкыйтьләдем дә, сәясәтнең килешмәгән якларын да яздым. Ләкин анда да үземне йомшартырга мәҗбүр булдым, билгеле бер кысалардан чыкмаска тырыштым. Еллар буе шулай эшләдем, хәзер күңелгә, иманыма каршы килгәнмен икән дигән уй кереп утырды. Иманыма каршы килеп яшим, иманыма каршы килеп язам. Менә шушы начар уй мине хәзер әзрәк үзгәртергә маташа.

***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,12 декабрь 2019 № 49
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2899
ӨСКӘ