Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Иманың нык икән, сынавы да зуррак

17 Апрель 2020 875
Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән әлеге әңгәмәбезне Әюп пәйгамбәр тарихына багышларга булдык. Белүебезчә, Аллаһы Тәгалә аны унсигез елга сузылган авыру белән сыный. Шуңа да карамастан, ул гыйбадәттән, зикер итүдән аерылмый. Моннан без нинди гыйбрәт алырга тиеш? Әюп пәйгамбәр догасын кайчан укырга? Әңгәмәбез шул хакта.
Пәйгамбәрләр ни өчен төрле итеп яратылган?

– Аллаһы Тәгалә җир йөзендәге халыкларны, Үз диненә өндәп, аларга үрнәк күрсәтү өчен пәйгамбәрләрен дә җибәргән. Алар арасында кешеләр кебек үк төрле дәрәҗәдәгеләре – фәкыйрьләре, байлары, чибәрләре, авырулары һ.б. булды. Ягъни нинди даирә кешеләр бар, Аллаһы Тәгалә һәрберсеннән расүл иңдерде. Шуңа күрә кыямәт көнендә Раббыбыз берәрсеннән: “Син Аллаһы Тәгалә юлына ник керә алмадың?” – дип сорагач: “Мәшәкатем күп булды. Байлыгым, хуҗалыгым зур иде, намазга вакытым калмады”, – дисә, Аллаһы Тәгалә Сөләйман пәйгамбәрне чыгарыр. Ул – дөньядагы иң зур патшаларның берсе, бүген дә аның кебек хәлифә юк. Әмма, бай булып та, Сөләйман пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләгә зикер әйтүдән туктамады, намазын калдырмады. Икенче берәү: “Мин фәкыйрь идем. Иртәдән кичкә кадәр каян ризык табу турында уйладым, ә намазга, зикергә вакытым җитмәде”, – дип акланса, Аллаһы Тәгалә Гайсәне (г.с.) күрсәтер. Җир йөзендә аннан да фәкыйрь кеше булмады. Бүгенге көндә урамда очраган сукбайның да өс киеме дә, башлыгы да, аяк киеме дә бар. Гайсәнең өстендә капчыктан ясалган кием генә иде. Шул халәтендә дә ул Аллаһы Тәгаләне гыйбадәттән калдырмады. Өченче берәү: “Авырдым. Көнем даруханәдә, хастаханәдә йөреп, табибларга күренеп узды. Даруга акчам җитмәде, намаз да укый алмадым”, – дияр. Шул чагында аңа үрнәк итеп Әюпне (г.с.) китерерләр. Җир йөзендә аңардан да ныграк авырган кеше юк, әмма ул да беркайчан да Аллаһы Тәгаләгә зикер кылудан туктамады.

– Ул ничек авырый башлый?

– Әюп пәйгамбәр Исхак нәселеннән. Аллаһы Тәгалә аңа зур байлык, күп балалар, туганнар бирә. Хатыны Рәхимә Лут (г.с.) кызлары нәселеннән диелә, итагатьле, хөрмәтле хатын була. Әюп бай хуҗалык тотса да, тәкъвалыгы белән аерылып тора һәм аны хәтта иблис тә берничек аздыра алмый. “Байлыгы, малы белән дә шайтанга бирешми, динендә нык тора. Малы һәм сәламәтлеге булмаса, мин аны аздырыр идем”, – ди ул. Адәм баласы фәкыйрьлектә калгач, үзенең тәкъвалыгын югалта бит. Көннәрдән бер көнне Аллаһы Тәгалә Әюпнең (г.с.) бөтен малын юк итә: терлеге үлә, балалары вафат була, үзе авыруга сабыша. Бөтен тәне череп, кортлап, исләнеп чыга, үзе коры сөяккә кала, ике әгъзасы – теле һәм йөрәге генә эшли. Авыруы безгә дә иярер дип, шәһәр халкы аны каладан читкә чыгарырга карар кыла. Әюп (г.с.) хатыны белән бер мәгарәгә барып урнаша. Бөтен авырлык Рәхимә өстенә төшә, ашарга акча җитмәгәч, шәһәргә барып, кешеләрдә ялланып эшли ул. Соңрак: “Бу – Әюпнең хатыны, аны эшкә алмагыз, авыру күчүе ихтимал”, – дип, якын китерми башлыйлар, туганнары да читләшә. Әюпнең ике абыйсы гына сирәк-мирәк хәл белә. Килгән саен еракка утырып сөйләшәләр, чөнки сасы искә чыдап булмый. Алар: “Әюп, Аллаһы Тәгалә сине шулкадәр газапларлык нинди гөнаһың бар соң?” – дип, дога кылырга, Раббыбызга ялварырга киңәш итәләр. 70 яшьлек Әюп: “Шушы яшемә җиткәнче байлык эчендә яшәдем, бернинди авырлык күрмәдем. Аллаһы Тәгалә әлеге сынауны биргән икән, тормышымны шуңа канәгать булып уздырырга тиешмен. Аңардан элеккеге кебек байлык сорарга оялам”, – ди. Хатыны: “Әллә дога кыласыңмы? Аллаһы Тәгалә сиңа рәхмәтен бирер иде” – дигәч тә, аның сүзләренә колак салмый. Әюп унсигез ел авырый бит. Дөрес, ул дәвердә кешеләрнең гомере озын була, әйтик, Нух (г.с.) 950 ел яши. Яшәү шартлары авырайгач, ашар ризык беткәч, Рәхимә толымын кисеп, базарда сатарга мәҗбүр була. Әюп: “Акча каян алдың?” – дип сорагач: “Хезмәт иттем”, – дип алдый. Берникадәр вакыттан соң тагын ризыклары бетә. Рәхимә бу юлы чәчен кырдырып ук алдырып сата. Ире хатынының чәче юк икәнен күргәч: “Шушы эшең өчен мин сиңа 100 мәртәбә таяк белән суктырачакмын”, – ди.

– Гаиләсе өчен тырышкан хатынга ни өчен шундый каты җәза?

– Аллаһы Тәгалә бик рәхимле Зат һәм Ул Рәхимәгә дә рәхимле була. Чөнки бу хатын ире өчен үзенең соңгы мөмкинчелеген сарыф итә, хәрәм юлга керми, тиешсез гамәлләр кылмый, аның тугрылыгын, итагатьлелеген күрәбез. Бу – бүгенге көндә күп хатыннарга зур гыйбрәт һәм дәрес. Әмма Рәхимә иренә әйтмичә генә Аллаһы Тәгалә биргән бүләген – чәчен алдыра. Исламда хатын-кызларга чәчне кырдырып алдырырга ярамый. Хатыны яулыгын төшереп, башында бер бөртек чәч юк икәнен күргәч, Әюп пәйгамбәр дога кыла. Бу – “Әл-Әнбийә” (“Пәйгамбәрләр”) дигән сүрәнең 83 аяте. Анда: “...Һәм Әюпне. Ул үзенең Раббысына: “Миңа бәла килде, Син мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе”, – дип ялварганда”, – диелә. 84 аять: “Без Әюпнең шушы догасын кабул иттек. Җавапны бирдек, авыруын дәваладык. Без аңа элеккедән дә булган хәерлерәк малын кайтардык”, – дип дәвам итә. Әюпнең бу догасы – мөстәҗәп, ягъни Аллаһы Тәгалә һичшиксез аны кабул кылачак. Авырганда да савыгу өчен нәкъ менә шушы доганы уку мәслихәт.

– Әюпнең догасы күпмедән соң кабул була?

– Аның янына Җәбраил фәрештә килә һәм: “Аягың белән җиргә сук”, – ди. Авырган, коры сөяккә калган, сасы ис аңкып торган, әмма теле һәм йөрәге белән гыйбадәттә булган кешегә әйтелгән сүзләр бу. Монда шундый дәлил күрәбез: авыру кеше терелүгә таба үзе беренче адымны ясарга тиеш. Миңа кемдер ярдәм итәр дип көтеп ятарга ярамый, үзеңә тырышырга кирәк. Беренчедән, Аллаһы Тәгаләне калдырма. Әюп пәйгамбәр сау-сәламәт чагында да, авыргач та, гыйбадәттән аерылмаган. Нинди генә хәлдә булсаң да, басып, утырып, ятып намаз укы. Һич югы күзең, телең белән гыйбадәт кыл. Аллаһы Тәгаләне зикереңнән калдырмасаң, Ул сиңа бер җаен чыгара. Икенчедән, Расүлебез: “Аллаһы Тәгалә Җир йөзенә бер авыру төшерә икән, аның белән бергә дәва да төшә”, – ди. Әмма кеше йә эзләми, йә таба алмый. Пәйгамбәребез: “Дәваланыгыз, ләкин хәрәм юл белән дәваланмагыз”, – дип кисәтә. Җир йөзендә бөтен авырудан дәва бар. Аллаһы Тәгаләдән сорасаң, җир йөзенең башка почмагындагы әйбер синең өстәлеңә киләчәк.

Җәбраил фәрештә: “Аягың белән сук. Шуннан сиңа су чыгар, ул салкын суда син коенырга һәм шуны эчәргә тиеш”, – дигәч, Әюп пәйгамбәр аягы белән җиргә суга һәм аннан чишмә бәрә. Ул шушы салкын чишмәдән су эчә, коена һәм аның тәне генә түгел, рухи дөньясы да үзгәрә. Хатыны Рәхимә кайтып кергәч, танымый тора, иремне кая куйдыгыз, дип сорый. Әюп: “Мин ул”, – дигәч кенә ышана.

– Ни өчен пәйгамбәрләргә шундый зур сынаулар бирелгән?

– Кем генә булмасын, аның нәфесе бар. Расүлләргә, үрнәк буларак, диннәре йомшармасын өчен Аллаһы Тәгалә сынау биреп торган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең хәдисендә: “Иң зур сынауга ия кешеләр – пәйгамбәрләр”, – ди. Алардан соң изгеләр, аннары дингә һәм пәйгамбәрләргә якын булган кешеләр тора. Сынау килгәндә адәм баласы Раббысын уйлый, аның күңеленнән Аллаһы Тәгалә чыкмый. Хәзер күпләрнең тормышында бөтен нәрсә бар, тик шөкер итмиләр, ураза тотмыйлар, намазга басмыйлар, Коръән укымыйлар. Моның өчен байлыгы аңа киртә булып тора. Сынау ныклык, дәрәҗә һәм Аллаһы Тәгаләгә якынлык бирә. Икенче бер хәдисендә Расүлебез: “Адәм баласына үзенең диненең ныклыгы дәрәҗәсендә сынау да бирелер”, – ди.

– Димәк, кеше динлерәк булган саен аңа сынау да күбрәк бирелә?

– Кечкенә бизнес вак-төяк мәшәкать тудырса, зур эшмәкәрлек зуррак проблемалар китереп чыгара. Телисең икән, дәүләткә эшләп, хезмәт хакында гына да утыра аласың. Акчаңны арттырырга уйласаң, үз кәсебеңне ачасың, тик борчуларың арта. Диндә дә сынаулар аша адәм баласының иманы ныгый.

– Аллаһы Тәгалә болай да үзенә гыйбадәт кылган кешегә сынауны ник бирә? Боларны укыган укучыларыбыз куркып калмасмы?

– Син Аның янында булырга лаекмы-юкмы икәнен сыный. Ул безне диннән читләштерергә түгел, киресенчә, иманыбызны нык итәргә тели. Чөнки Аның янында булу зур дәрәҗә һәм моңа җиңел генә ирешәм димә. Тормышта да машинаның тизлеге арткан саен каршылык көче дә үсә икәнен онытмасак иде.

– Әюп пәйгамбәрнең чишмәсе әле дә сакланган, диләр.

– Әйе, ул яшәгән шәһәр дә, мәгарә дә, чишмәсе дә бар, Төркиянең көньяк-көнчыгышында Урфа дигән шәһәрдә урнашкан. Чишмә агып тора, халык дәвалану, шифалы су эчү өчен әллә кайлардан килә.

– Әюп, савыккач, хатынына суктырамы?

– Аллаһы Тәгалә Рәхимәгә рәхимле булу сәбәпле, Әюпкә: “Кулыңа йөз чыбыктан торган себерке ал. Шуның белән бер мәртәбә сук”, – ди. Һәм ул шул рәвешле үз вәгъдәсен үти.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 17 май 2018 № 19

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1676
3 Август 2020 10:18 1099
ӨСКӘ