Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илсур ШӘРИПҖАНОВ: “Гөлназ әнисе белән минем кулны сорарга кайтты”

10 Сентябрь 2015 4132
«Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым”, – диләр. Ә җырчы пар Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның киресенчә була. Дөрес, нәфрәттән мәхәббәткә килеп җиткәнче, бер генә түгел, байтак адымнар үтелә әле.
– Сезнең белән газетабызда әңгәмә басылганы юк, шуңа күрә эшне үзегез белән таныштырудан башлыйк.

Илсур: – Мин Актаныш районы Чалманарат дигән авылда туып-үстем. Әтием ферма мөдире булып эшләде, әнием хуҗабикә. Без гаиләдә өч бала: сеңлем белән энем бар.
2011 елның 29 декабре гаиләбезгә зур кайгы алып килде: кисәк кенә әтиебез үлеп китте... Әни өч бала белән тол калды. “Берүземә тормыш алып бару авыр”, – дип, мал санын киметмәде. Әле дә ике сыер, бозау, сарыклар, тавык-чебеш, каз тотабыз. Әни – бик көчле рухлы кеше. Без – балалары дип тырыша-тырмаша инде.

– Актаныш белән Казан арасы якын түгел. Әниеңә кайтып булыша ала­сыңмы?

Илсур: – Гел чакырып торалар. Көтү көтәргә булса да дәшәләр. Әле менә өй тышлап ятабыз. Энекәш белән үзебез тотындык. Ара ерак дип тормыйбыз, атна саен кайтып ярдәм итәбез.

– Гөлназ, син кайсы як кызы?

– Мин – Азнакайдан. 6нчы сый­ныфта укыганда, Казанга күченеп килдек. Минем дә әтием вафат. Әнием Светлана Сабирова – җырчы. Энем бар. Кечкенәдән сәхнәдә мин. Беренче җырымны 4 яшемдә үк яздырганмын. Бик иртә тамадалык эшенә керештем.

– Җыр дигәннән, “Син генә миңа дару” дип исемләнгән беренче клибыгыз юморга корылган, җиңелчә...

Илсур: – Хәзер бит халык уйланырга яратмый. Кайгысы юк, чөнки. Аның елыйсы килми. Көләргә, күңел ачарга тели ул. Шуңа без дә беренче клипны җиңел генә сюжетка корырга булдык.

– Ничек таныштыгыз?

Гөлназ: – Безнең танышлык “Акчарлак”тан башланды бит.

Илсур: – Мине Габделфәт абыйның Мәскәү концертларына алып баручы итеп чакырдылар. Ләкин авырып китү сәбәпле, минем урынга Гөлназны алып куйганнар. Рузилә ханым: “Бер килгәч китмә, безнең белән Мәскәүгә барып кайтмыйсыңмы соң?” – дип үзләре белән дәште. Риза булдым. Автобуста барганда Гөлназ Рөстәм Гайзуллин белән сценарийны кабатлап, мин исә: “Бу кызны каядыр күргәнем бар бит”, – дип аны исемә төшерергә тырышып бардым. Соңрак, “Җырлыйк әле” тапшыруы башланганда һәм беткәндә “Әйдә, җырлыйк әле-е-е” дип сузучы кызның Гөлназ булуын белдем. Ә мин телевизордан күреп, ул кызга 14 яшемдә үк гашыйк булган идем!

Гөлназ: – Мәскәүдән кире Казанга кайткан чакта автобуста “мафия” дигән уен уйнап кайттык. Мин анда җиңдем, ә бу хәл Илсурга бер дә ошамады. Гомумән, без беренче вакытларда бер-беребезне күрә алмас дәрәҗәгә җитә идек. Икебез дә лидер чөнки. Баш бирергә яратмыйбыз.

Илсур: – Ярты ел узгач, “Яңа сезонга бер алып баручы кыз кирәк иде”, – дип Илдар Хәкимов шалтырата. Бер танышыма мөрәҗәгать иттем дә, ул миңа Гөлназның номерын җибәрде. “Теләсә кем булсын, тик ул түгел”, – дим. Ләкин вакыт кыса, сайланып торырга мөмкинлек калмады... Сценарий буенча без егет белән кыз ролен башкарырга тиеш идек. Сәхнә артында “ду” китереп талашабыз да, халык каршына чыгып матур парны уйныйбыз. Образга шулкадәр кергәнбез күрәсең, “Сез егет белән кызмы?” – дип килеп сораучылар күп булды. Ярты ел гастрольдә йөреп, бер-беребезгә карата булган ачу әкренләп эреп тә бетте.

– Илсур, тәкъдимне ничек ясадың?

Илсур: – Тәкъдимне Гөлназ ясады (елмая).

Гөлназ: – Концерт вакытында сүзгә килдек тә, шунда Илсур миңа: “Син бу холкың белән беркайчан да кияүгә чыкмаячаксың”, – диде. Сүзләре күңелгә тиде, билгеле. Кечкенә­дән егетләр белән уртак тел табу җи­ңелрәк бирелә иде миңа, кызлар белән уйнап үсмәдем. Шуңамы, көчле характер формалашты. Аннары гаиләдә таянычыбыз – әти дә юк. Әни дә, мин дә күктән яуганны көтеп ята торганнардан түгел. Үзебез эшләп машина алдык, фатирлы булдык. Ә бит минем дә ир-ат канаты астында буласым килә иде. Бервакыт концертка әзерләнеп, бизәнеп утырам, Илсур физик күнегүләр ясап маташа. Шунда: “Карале, гәүдәсе матур гына икән моның” – дип уйлап куйдым. Илсурга башка күз белән карадым. Шуннан безнең “гастрольный роман” башланды. Казанга кайткач бетәр дип уйлаган идек тә...

Илсур: – 10 апрель көнне Гөлназ күзенә операция ясатты. Шуннан бераз күзе ачылып китте аның (елмая). Бераз йөргәч: “Никах укытмыйбызмы соң?” – дип беренче булып ул сүз башлады. 9 май көнне Актанышка бәрәңге утыртырга алып кайттым, әни белән таныштылар. Ә инде бер атнадан соң Гөлназ әнисе белән Чалманаратка кайтып, минем кулны сорап китте. Әни абзардагы малларны калдырып чыгып китә алмый, гел алар янында булырга кирәк. Узган елның 1 июнендә никахыбыз булды.

– Гаилә тормышыгызның бе­рен­че елы. Гөр-гөр килеп кенә торасыз­дыр...

Илсур: – 15 минут күрми торсам да, сагына башлыйм Гөлназны. Бер-беребезгә исемнәр белән дәшкән юк. “Җони”, соңрак “Дони”га әйләнде, “Дания”, “Сания”, хәзер инде “Кания” дибез. Кан эчүче мәгънәсендә (көлә).

Гөлназ: – Авылда өй тышлап ятабыз. Бер “шабашник”ка Данияне чакырыгыз әле дим. Бик гаҗәпләнде бу. “Шулай дип кычкырыйммени?” – ди. Әйе, дим. Берзаман өйдән Илсурның “Әү-ү” дигән тавышы ишетелде.

– Акча тота беләсезме?

Гөлназ: – Илсур киенергә ярата. Һәр ир­тә­се: “Бүген нәрсә киим икән?” – дип башлана. Акча уртак. Туйлар, концертларда бергә эшләп кайта­быз да акчаны уртак кассага сала­быз. Монысы кредитка, монысы спортзалга дип бүлеп куябыз.

Илсур: – Туйны да икәү бергә күтәрдек. Бер банкет эшлибез дә туй күлмәге алабыз, икенче банкет белән мине киен­дерәбез. Әти-әни кесәсенә карап ята торган балалар түгел без, кыскасы. Тормышның төбеннән күтә­релеп киләбез.

Нәзилә ХУҖИНА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1477
ӨСКӘ