Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илшат Рәхимбай: “Көнбагыш кимереп, чипсы ашап утыручылар өчен фильм төшермим” (ВИДЕО)

4 Июль 2016 1657
“Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсенең чираттагы кунагы – кинорежиссёр Илшат Рәхимбай. Илшатның фильмнарында ниндидер бер тирән фәлсәфә ята. Ул сүзсез генә дә теге яки бу вакыйганы бик шәп итеп аңлатып бирергә мөмкин. Клипларына килсәк, анда бай фантазия, эчке матурлык чагылыш тапкан. Агач янында басып җырлаучы артистларың бер читтә торсын...
– Илшат, син тамашачыңны шаккатыра беләсең. Бу юлы “Представь” (“Күз алдыңа китер”) фильмында мулла һәм атакайны сурәтләдең. Диннәр темасына ничек алынырга булдың?

– Татарстанда нигездә ике дин өстенлек итә бит инде. Татар һәм рус авыллары янәшә. Нинди динне тотсак та, бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез. Рус һәм татар кушылган катнаш гаиләләр барлыгын да беләбез. “Представь” фильмының асылында бертуган абыйлы-энеле уйный. Берсе – мөселман, икенче христиан динен сайлый. Мулла һәм атакай булып китәләр. Фильм Мамадыш районының Арташ авылында һәм Марий Эл республикасында төшерелде.

– Бу юлы күңелең авыл темасына тартылган икән...

– Авылдагы чисталык, чынбарлык, самимилек әле дә сакланып калган. Ә шәһәрдә үз-үзеңне күрсәтү, эгоизмлык бик нык чагыла. Авылдан үземә ниндидер көч эзлим. Яңа идеяләр биредә туа.

– Илшат, син төшергән фильмнарны бәлки кайберәүләр аңлап та бетерә алмый торгандыр. Иҗат җимешләреңне нинди аудитория өчен эшлисең?

– Бу сорауга болайрак җавап бирермен. Минем өчен тамашачының фильмны аңлавы мөһим. Әйтергә тырышкан фикернең аларга барып җитүе. Барып җитү генә түгел, шул фильмны караганнан соң, яхшы эшләр эшләргә этәрүе. Минем тамашачым – уникаль. Көнбагыш кимереп, чипсы ашап утыручылар өчен фильм төшермим. Аларның акыл, рух дәрәҗәсен үстерергә дигән максат белән эшлим.

– “Представь”не төшергәндә истә калган мизгелләр?

– Төшерү процессы үзе бик рәхәт. Ә менә төшерә башлар алдыннан ике-өч айга сузыла торган оештыру эшләре авыр. Режиссёрга съемкага бару бәйрәм сыман ул. Бик күңелле вакытлар булды. Мамадыш районының Арташ авылы халкы бик ачык, ярдәмгә әзер кешеләр булып чыкты. Командам һәрвакыт әзер иде. Ашарга пешкән. Хәтта пешерүчебез дә үзебезнеке иде. Яшәр өчен өй бирделәр. Шунда яшәдек, төшердек. Көн дә таң алдыннан торып төшердек. Кояш батуын һәм чыгуын күзәттек – бу бит үзе бер бәйрәм!

– Итне күптән ашамыйсыңмы?

– Съемкалар вакытында да махсус ит ашамаучылар өчен пешекче эзләдем. Ул Һиндстаннан Эльвира исемле пешекче булып чыкты. Сигез көн эчендә Эльвираның бер генә ризыгы да кабатланмады.
– Актёр Марсель Тимофеев атакай образына каршы булмадымы?

– Юк. Ул бик динле кеше. Биш вакыт намазда. Төшергәндә иконаны үпте, шәмнәр кабызды һәм христиан динендәге догаларны укыды. Актер өчен ниндидер чикләүләр булырга тиеш түгел. Мин моны ник әйтәм?! Ни өчен татар мәдәнияте алга бармый диләр. Чөнки татар халкы куркак, тыйнак! Артыгы белән тыйнак!
Берничә актёр белән сөйләшеп карадым. Исемнәрен әйтмим инде. Аларга сценарийны сөйләгәч, уйнаудан баш тарттылар. Куркаклар! Тормыш Татарстан белән генә чикләнми. Безнең татар халкына инде күптәннән дөньяга чыгарга вакыт.

– Клипларыңны күпмегә төшерәсең?

– 150 меңнән дә азрак бәягә төшерелгән клипның сыйфаты теләгәннән түбән була. Без эшләгән эшнең сыйфаты өчен җаваплы. Клипны бер ай буе төшерәбез. Командада 15-20 кеше. Нәкъ фильм төшергән кебек, монда оператор, режиссёр, декораторлар һәм башкалар хезмәт куя. Җырчыны да, безнең команданы да яңа дәрәҗәгә күтәрә торган клип булмаса, аңа вакыт сарыф итүдән бернинди мәгънә күрмим.

– Татарстанда кино алга китмәгән. Сәбәбен ничек аңлатыр идең?

– Сәбәпләр күптер. Әмма тормышын кинога багышлый торган, алга таба ниндидер белемнәр алырга омтыла торган кадрлар җитмәү. Бу – беренче сәбәп. Икенчесе – яхшы продюсер булмау.

– Быел Россиядә Кино елы. Нинди фильмнарыңны тәкъдим итәчәксең?

– “Представь” фильмы – кыска метражлы. Без аны сопродюсер Александр Шульгин белән олы метражлы итәргә телибез. Диннәрнең бер-берсе белән янәшә, абыйлы-энеле туганнарның ике диндә булуы чыннан да глобаль тема. Татарстан турындагы фильм түгел бу. Хәзер сугышып яшәүче кешеләр, илләр турында! Исламны аңламаучылар турында. Ислам сүзе белән автомат күтәреп йөрүчеләр турында! Бер диннең икенче дингә каршы булып торуының мәгънәсезлеге турында.

“Представь” фильмында болар барысы да чагылган. Уңыш китерерлек фильм дип уйлыйбыз. Калган өч фильм театр, күпердән сикерүче кыз һәм күлләр турында булачак. Киләчәктә бу фильмнарымны кушып, Татарстанда бик матур бер тулы метражлы фильм күрсәтергә иде. Фильмны тиешле дәрәҗәдә ясап бетерү өчен җитеп бетмәгән сумманы https://planeta.ru/campaigns/godislove сайтында халык ярдәме белән җыябыз. Анда фильмга булышучыларны бик кызыклы бүләкләр көтә.

Эльза ГАЗИЗОВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 902
ӨСКӘ