Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

ИлСафның әнисе: “Илсур үз бияләен энеләренә кидерә иде”

3 Декабрь 2015 1848
Балачакның иң изге, онытылмас хатирәләре турында әниләрдән дә яхшырак белүче юк. Шуңа күрә җай чыккан саен йолдызлы йортта кунак булырга яратам. Гадәттә, командировкага җыенганда, күңелемнән шул яклардан нинди шәхесләр чыкканын барлыйм. Чүпрәле дигәч тә, күз алдыма мишәр егете ИлСаф килеп басты.
Яңа Кәкерлегә килеп кергәч, каршыбызга коеп куйган ИлСаф очрады. Җырчының әнисенең энесе икән. Аны “черт” итеп фотога төшереп алгач, ИлСафның туган йортына киттек. Мин килеп кергәндә Рушания апа туганнарына корбан ашына барырга җыенып йөри иде. Вакыты тар булуга карамастан, безне олы кунаклары кебек каршы алды.

Рушания апа тумышы белән Яңа Кәкерле кызы. Тормыш иптәше Җәмил абый да шушы авылдан була. Ике яшь йөрәк 1962 елда гаилә учагы тергезеп җибәрә. Алты балага: Гөлнара, Илһам, Илсур (ИлСаф), Азат, Ринат, Илнурга гомер бүләк итәләр. Кызганыч, Ринат исемлесе 32 яшендә ике баласын ятим итеп, юл һәлакәтендә вафат була. Гаилә башлыгының якты дөньядан китүенә дә 23 ел булган инде. Рушания апаның дүрт баласы бүген Мәскәүдә төпләнгән. Бары Илсуры гына Казанда яши.

– ИлСаф – баламның сәхнә тәхәллүсе генә. Барыбыз да аңа мулла кушкан исеме белән эндәшәбез, – дип сөйләп китте Рушания апа. – Илсур – гаиләдә өченче бала. Аны бик җиңел тудырдым, авырып та тормадым хәтта. Үби авылындагы бала тудыру йортына әтисе йөк машинасы белән илтте. Барып җиттем дә, таптым да. Ирем урамда минем киемнәремне тотып, кемгә тапшырырга да белми тора икән. Шулвакытта табиб чыгып: “Улыгыз бар, әмма үзегезгә тамчы да охшамаган”, – дигән. Илсур миңа охшаган бит инде.

Чыннан да, Илсур абый белән Рушания апаның икесенә бер йөз. Үзе әйтүенчә, башка балалары күбрәк әтиләренә охшаган икән.

– Илсур абый балачакта ниндирәк иде? – дип сорыйм.

– Теле бик иртә ачылды, 11 айдан сөйли башлады. Ә барысыннан да соң гына, яшь ярымлык вакытта гына тәпи китте. Башка абый-энеләре усалрак булды, Илсурның бер дә кешене үпкәләткән, сугышып кайткан чакларын хәтерләмим. Балачактан бик тыныч булды. Абыйлары төрткәләсә: “Мин сезне кыйнап үтерер идем, жәллим генә”, – дия иде.

– Алты бала үстерү җиңелләрдән булмагандыр, Рушания апа?

– Заманасы шул бит. Юклык, дефицит. Берьюлы алтысын да мәктәпкә озата идем. Берсенең киемен икенчесе киеп үсте. Кечерәкләре бияләйләрен югалтып кайта, кечкенә бит инде. Илсур энеләренә үзенекен кидерә иде. Мәктәп формасы, ак күлмәкләрен юам, үтүкләп һәрберсенең урындык башына эләм. Биш урындык тезелеп тора иде шушында, – дип тәрәзә буена ымлап күрсәтте әңгәмәдәшем.

– Илсур абыйга җырга сәләт каян килгән соң?

– Мәктәпкә кергәч, җырлаштыра башлады. Моң кайдан килгән дисеңме? Әтисе матур җырлый иде, үзем дә яшь чакта җырладым, хәзер тавыш ямьсезләнеп бетте инде. Илсур өйдә качып-посып кына моңланып утыра иде баштарак. Аннары җырлавын белеп алып, мәктәп сәхнәсенә чыгардылар. Шуннан соң инде районга чакыра башладылар. Гармунда уйнарга да үзлегеннән өйрәнде. 7 класста укыганда гармун сорады. Әтисе акчаны юк-барга әрәм-шәрәм итүгә каршы иде. Ул да дөрес инде, әллә уйный әле ул анда, әллә тузан җыеп ята...

“Башта уйнарга өйрән, аннары алабыз”, – диде. Шулай итеп, чит кешенекендә көй чыгарырга өйрәнде. “Алырга кирәк инде”, – дип әтисен сындырдым. Шуннан соң Илсур белән икәү гармунга чыгып киттек. Әй, Илсурның шатлануын күрсәгез инде! Баскан җирендә биеп тора. Өйгә кадәр чак кайтып җиттек. Ашамый-эчми, кая туры килә шунда утыра да гармунда уйный. Бер атна эчендә җиде көй уйнарга өйрәнде, – дип улының балачагын искә алды Рушания апа.

Менә шуннан соң Илсурның йолдызлы сәгате суга. Аны концерт чараларына гына түгел, мәҗлесләргә дә чакыра башлыйлар. Шулай гармун тартып йөри-йөри үсеп җитә, егет була ул. Тын океан флотында өч ел хезмәт итеп кайткач, Аграр университетка укырга керә егет.

– Өйләнгәндә Илсурга 24 яшь иде. Хатыны үзебезнең авылдан. Бик матур очрашып йөрделәр. Миләүшә гел “Илсурым, Илсурым” дия иде. Белмим, араларында ни булгандыр, аерылдылар бит. Килен белән яхшы мөнәсәбәттә яшибез. Менә, кызлары Энҗе кияүгә чыкты быел. Оныгымның никахына баргач, Миләүшә ачык йөз белән ишектән керүгә үк “әни” дип кочаклап каршы алды. Кодагыйны бик сагынам. Ул күптән юл һәлакәтендә үлде. Илсур беренче гаиләсен ярдәменнән ташламый. Миләүшә белән сөйләшеп торалар, туйны да бергә киңәшләшеп үткәрделәр, – ди Рушания апа.

Матур гына дөнья көткәндә, Илсур белән Миләүшәнең гаилә капкасын көтмәгәндә кайгы җиле шакый. Айгөл исемле кызлары 8 яшендә вафат була.

– Башында авырту бар иде бала­кайның. Авылга кайтарып җирләделәр. “Әби, мин сиңа “записка”­лар язып калдырам” дия иде. Шул сүзләрен бер дә онытмыйм. Кунакка кайткач, үзе киткәч укырга дип, стена календаренең берәр битенә миңа язу язып калдыра. Абый-апаларының, туганнарының туган көннәрен язып куя иде. Бик зиһенле бала булды. Үлемен бик авыр кичердем. Илсур белән Миләүшәгә мең тапкыр авыррак булгандыр. Бала бит. Бәгырь ите... – дип моңсуланып алды әңгәмәдәшем.

– Телевизордан җырчы ИлСафны беренче тапкыр күргәч нинди хисләр кичердегез? – дим ананы авыр уйларыннан бүлеп.

– Елаганмындыр әле берсәк, шатланганмындыр... Телевизордан күрсәткәндә тыңлыйм җырларын. Узган ел Өлкәннәр көненә авылда, быел районда ике көн концерт куйды. Авылдашлары бик яраттылар.

– Илсур абый хәлегезне еш беләме?

– Көн саен шалтырата. Бу якларда эше булса, керми калмый инде. “Идел күперен чыккач, өйгә кайткан кебек булам”, – ди. Аннан әле фәлән чакрым безгә хәтле. “Әни, нәрсә кирәк, нәрсә алып кайтыйм?” – дип кенә тора.

Рушания апа быел дүрт оныгын башлы-күзле иткән. Никах-туйда йөреп кинәнгән генә. Әле насыйп булса, тагын әллә ничәсендә биеп йөрисе бар аның.

– Иң кечкенә оныгыгызга ничә яшь, Рушания апа? – дим.

– Илсурның икенче хатыны Зилә белән уртак балалары бар. Олысына Илсур әтисе хөрмәтенә Җәмил дип исем кушты. Ул 2 сыйныфта укый. Аязга октябрьдә бер яшь тулды. Анысы коеп куйган Илсур инде. Әтисе кайтканны көтеп, ишек янына барып баса, ди. Исән булсыннар, оныклар туып тора, – ди бәхетле дәү әни.
Рушания апа бүген кыр кадәр өйдә үзе генә гомер итә. Бу йортны салгач, Җәмил абый 6 ел гына яшәп калган. Әңгәмәдәшем көннәрен догалар, Коръән сүрәләре укып уздыра. Шушы көнгә кадәр сарыклар асраган.

– Узган ел 15 баш иде. Әкренләп киметтем. Менә, быел соңгыларын корбанга чалдык. Илсур ятим балаларга, мәчетләргә илтеп тапшырды. Тавыкларым бар, – ди ул.

Рушания апага киләсе елда 80 яшь тула. Әмма йөзенә, күңеленә карап, һич тә моның кадәр биреп булмый аңа. Йөгереп йөри. Сөйләгәндә канатлы сүзләр, гыйбарәләр кыс­тырырга ярата, шаярта, үзе дә әңгәмәдәшенә кушылып чыркылдап көлә. Сөбханалла!

Чулпан ШАКИРОВА
Казан – Чүпрәле – Яңа Кәкерле – Казан
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Чулпан Шакирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 997
ӨСКӘ