Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илсөя БӘДРЕТДИНОВА: “Ышанычлы өч кешем бар”

27 Октябрь 2020 1422
Каршымда – Илсөя БӘДРЕТДИНОВА.
– Илсөя, яшәргә акча җитәме?

– Шөкер итә белсәң, җитә.

– Айга күпме кирәк?

– Әйтә алмыйм, төрлечә була, расхутларым күп.

– Күп акча эшләгән саен расхутлар күбәя, диләр.

– Әлбәттә! Һәр бизнеска акча тыгарга кирәк, аннан соң гына артып кайта ул. Әгәр дә үзеңә эшлисең икән, һәрбер эш шулай эшләнелә.

– Синең бизнес нәрсә ул?

– Концерт эшчәнлеге. Бөтен документларын тәр­типкә китереп эшлибез икән, ул үзенә күрә бизнес дип аталадыр инде.

– Бизнесны алып бару авырмы?

– Бик авыр.

– Кайсы яклары?

– Документ эшләре бик күп.Төгәллек кирәк, һәр­вакыт уйларга кирәк, баш гел эшләргә тиеш.

– Ышанычлы кешеләрең бармы?

– Аллага шөкер, группам, администраторым, концерт директорым, бухгалтерым бар.

– Янганың бармы?

– Әлбәттә.

– Берсен сөйлә әле?

– Концертлар оештырганда төрлесе була: телевидение, радиодагы ротацияләр бик кыйммәт, рекламага акча бирәсең дә, концерт белән баргач – халык юк! Киттең “минуска” дигән сүз. Халык җыелса-җыелмаса да группага акча түләргә кирәк.

– Кеше булмаса да түли­сеңме?

– Әлбәттә.

– “Егетләр, халык юк бит инде” дип сөйләшеп булмыймы?

– Тулы залларга эшлә­гәндә дә алар шул ук бәяне ала бит. Минем “яну” аларга зыян салырга тиеш түгел, аларны бит сөйләшеп эшкә алам.

– Җыр белән җыр арасында нәрсәдер сөйлисең, бу сүзләрне каян табасың?

– Юлда барганда да башка килә ул. Бер концерт икенчесенә бөтенләй охшамаска мөмкин. Төрле запискалар булырга, залдан берәү сорау бирергә мөмкин. Сценарий дигән әйбер юк минем концертта. “Әйдә, фәлән җырыңны җырла әле!” – дисәләр, җырлыйм. Сөйләшәбез дә, көлешәбез дә. Полный колхоз җыелышы кебек!

– Гадәттә, популяр кешене ярты халык ярата, яртысы күрә алмый. Сине эт итеп сүгүчеләр күңелеңә тияме?

– Кайвакыт мине нәрсә­дәдер гаеплиләр, ә мин аның алай түгеллеген бе­ләм, ул вакытта күңелгә тия, сүз дә юк. Ләкин кем­гәдер нәрсәдер исбат итүдән мәгънә бардыр дип уйламыйм. Мин ул вакытта үземне кулга алам, тынычланам, кешенең теле бар инде, нишләтәсең...

– Дөрес итеп тәнкыйть­ләүчеләрең бармы?

– Ике апам бар, Аллага шөкер, концерт директорым бар. Алар күзгә карап әйтәләр: “Менә монда бик матур булып бетми, болайрак эшлә”, – диләр. Авылдагы апай авыл тамашачысы күзлегеннән информация бирә. Икенче апай шәһәрдә яши, аның әз генә башкарак караш. Концерт директорым – Гүзәл, ул инде сәхнәне яхшы белгән кеше буларак мәгълүмат бирә. Өч яктан мәгълүмат җыям. Болар минем ышанычлы кешеләрем. Лилия, Люция – бертуганнарым, апаларым.

– “Тамаша залларында түрәләргә 7 рәтне бирәләр” дип сөйләгән идең бервакыт. Шул әңгәмәдән соң алар сиңа аяк чала башламадымы?

– Аны бит бездән сорап тормыйлар, барыбер “пригласительный”ны би­­реп торалар. Башкортстан­да – бер район, бездә – Саба бар “пригласительный” тараттырмый торган. Калган бөтен җирдә – кайбер урыннарда бер рәт, кайбер шәһәрләрдә 100гә якын урын калдырталар...

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 7 ноябрь 2019 № 44
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Ноябрь 2020 10:35 2147
16 Ноябрь 2020 09:59 1548
19 Ноябрь 2020 10:02 1478
9 Ноябрь 2020 11:10 1363
ӨСКӘ