Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илнур ИБРАҺИМОВ: “Компьютер төзәтеп башлаган идем”

23 Сентябрь 2020 313
Була бит һәрьяклап сәләтле кешеләр. Андыйлар турында “кулыннан килмәгән эше юк”, диләр. Саба районы Шәмәрдән авылы егете Илнур Ибраһимов та шундыйлардан. Сәнгатькә, шигърияткә гашыйк, дүрт бала әтисе Илнур белән төрле темага фикер алышып була.
Илнурга 35 яшь. Казан дәүләт технология университетын тәмамлаган. Иҗат өлкәсендә кулга алып мактарлык хезмәтләре бар. Аның шигырьләренә язылган җырларны бүген Филүс Каһиров, Рифат Зарипов, Рөстәм Асаев, Айдар Рәкыйпов, Асылъяр һ.б. танылган җырчылар башкара. Бигрәк тә композитор Альфред Якшимбәтов белән уртак тел тапкан алар.
– Илнур, сез эшмәкәр дә бит әле?

– Әйе. Төрле юнәлештә эшләргә туры килде. Компьютерлар төзәтеп, аларны сатып башлаган идем. Аннан китте телефоннар төзәтү, гомумән, “цифровой” техниканы төзәтүгә күп көч куйган кеше мин. Шулай ук туристлык агентлыгы да ачып карадым. Аны 2 ел җитәкләдем. Пандемия башлангач, ябарга туры килде. Шулай ук хәзер видеокүзәтүләр урнаштыру, жалюзилар белән шөгыльләнәбез.

***

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының иртәгә чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1963
28 Сентябрь 2020 13:16 1502
12 Октябрь 2020 09:36 1357
5 Октябрь 2020 10:16 1311
ӨСКӘ