Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илнур Фәйзрахманов: “Без Татарстанда беренче!” дип кенә калмыйбыз...”

1 Февраль 2016 1748
“Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсенең чираттагы кунагы – күпләрнең яратып тыңлый торган “Болгар радиосы”ның директоры Илнур Фәйзрахманов.
– Хәерле иртә, Илнур әфәнде!

– Хәерле иртәләр булсын барчабызга да!

– Нинди яңалыкларыгыз бар?

– Соңгы арада яңалыклар җитәрлек. 1 марттан яңа сезонга әзерләнәбез. Яңа сәхифәләр эшли башлаячак. Ниһаять, күптәннән җыелып килгән идеяне тормышка ашырдык. Күпчелек радионы җырлар тәшкил итә бит. Шушы җырларны сайлап алу процессын, худсовет эшен башлап җибәрдек.

– Белүемчә, худсовет кайчандыр бар иде. Яңадан бу эшне башлап җибәрү идеясе каян килде?

– Әйе, худсовет 1990 елларда беткән. Ул чагында җырларны түләүле нигездә эфирга алу дигән план куелган. Шуның аркасында худсовет үзебезнеке генә, эчке генә булып калды. Читтән кешеләр чакырып, зур дәрәҗәдә аны уздыру булмады. Әмма бу әйбер бик кирәк. Без исә худсовет составына композиторлар Мәсхүт Имашев белән Эльмир Низамовны сайладык. Ике карашлы композитор. Аларның фикерләре кызык булачак. Аннан соң ике буын язучы-шагыйрь: Зиннур Хөснияр белән Гөлнара Сабированы алдык. Аларның да теге яки бу җырны кабул иткәндә тарткалашуы булыр дип уйлыйм.

– Радиога яңа җырлар күп киләме?

– Бик күп. Бер-ике сәгатьтән артык аларны тыңлап та булмый. Физик яктан бик нык арыта. Без бер худсоветта 30-35лап җыр тыңлыйбыз. Аны бит әле башыннан ахырына кадәр тыңлап, анализ ясарга да кирәк.

– Танылган җырчылар арасында җырлары худсоветтан узмаганнары бармы?

– Башкортстанда популяр булган Алмаз Нургалиевның җыры, кайбер сүзләр керү сәбәпле, худсоветны үтә алмады. Татар эстрадасыннан җырчы Чәчкәнең “Каеным” җырын кабул итмәдек. Шулай ук кайбер сүзләре аркасында.

– “Акчарлак” газетасына “Болгар радиосы”на кагылышлы сораулар күп килә. Әйтик, “Бездә “Болгар радиосы” тотмый”, дип язалар.

– Һәр очракта да бу сорауларны техникларга җибәрәбез. Сәбәп кешенең радиоалгычында да булырга мөмкин. Булырга мөмкин профилактика эшләрендә дә. Безнең төрле төбәкләрдә профилактика чаралары уздырыла бит. Безгә (843) 570-50-88 номерына шалтыратып, бөтен кимчелекләрне әйтергә мөмкин.

– “Болгар радиосы”н иң тотып торучы тапшыру – “Чәк-чәк шоу”. Әмма шушы тапшыруда тозсыз сүзләр сөйләнә, ди газета укучыларыбыз.

– Әлеге тапшыру нәкъ менә кешегә ярамавы белән кешене яраттырырга тиеш иде. Һәм ул үз функциясен үтәде. Тозсыз сүз дип... ничек инде... Ул урынсыз әйтелгән сүз түгел. Бәлки ул кыюрак әйтеп ташлана торгандыр... Уенда нәрсә, ул шуны әйтергә тиеш. Чөнки шул очракта гына радиоэфирда бәхәс килеп чыга ала, бигрәк тә өч кеше сөйләшкәндә. Ул тапшыру каршылыкка корылган, аеруча тыңлаучы белән. Куелган диктор тавышы белән сөйләп тормаганга тапшыру үзенә җәлеп итте. Бу тапшыру 4 ел дәвамында уңыш казанды.

– “Болгар радиосы” милли музыка премиясе” быел өченче мәртәбә тапшырыла. Ни өчен быелгысын Мәскәүдә үк үткәрергә булдыгыз?

– Мәскәүләр тарафыннан шундый тәкъдим булды. Икенче, өченче урынны алган җырчылар “ТНВ” телеканалындагы тапшыруда бүләкләнде. Ә инде беренче урынны алучылар һәм узган елгы лауреатларны без Россия башкаласына алып барачакбыз.

– Сез үзегезне “Без Татарстанда беренче!” дип әйтәсез. Бу мактану түгелме?

– Юк. Чөнки башка радиостанцияләр белән чагыштырганда, алып барган тапшыруларыбыз агрессив дип әйтмәс идем. Без тыйнак. Үзебезне алгы планга куймыйбыз. Алып баручылар арасында да “мин иң чибәре, мине генә тыңлагыз” дию юк. Татарстан буенча сораштыру үткәрелде. Шул сораштыру нигезендә безнең радиостанция беренче булып чыкты. Бу мактану түгел, бары билгеле бер үзәк тикшергән сораштыруны раслау гына. Аннан соң “Без Татарстанда беренче!” дип кенә калмыйбыз, безне сайлаганнары өчен рәхмәт әйтәбез. Ә безне сайлаган өчен рәхмәт әйтү башка радиостанцияләрдә юк. Анда да без беренче...

– Кемнәрне конкурент дип саныйсыз?

– Дөрес, бүгенге радиостанцияләр коммерция максатында эшләү буенча безгә конкурент. Чөнки теге яки бу оешма кайда очсызрак, шунда реклама бирергә мөмкин. Ә алып баручыларга килгәндә, безнең бүтәннәргә ул кадәр сагаеп карау дигән нәрсә юк. Төрле радиостанцияләрдә эшләүче коллегаларыбыз белән бергә җыелып волейбол турнирларын үткәрәбез, футбол уйныйбыз, аралашабыз, бәйрәмнәр белән котлашабыз.

– Эфирда вакытта сезне балаларыгыз тыңлыймы?

– Тыңлыйлар. Олысының безнең тапшыруларда катнашканы да булды. Әкиятләр дә сөйләде. Реклама роликлары да яздырды. Радио эшен ул күбрәк белә. Мондагы кешеләрнең күбесе белән таныш. Кечкенәсе әнисен, йә мине ишетсә, тавыштан танып кына “син сөйлисең, әни сөйли” дип әйтеп куярга мөмкин.

Эльза ГАЗИЗОВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ