Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илнар һәм Ләйсән Ялаловлар: “Мәхәббәтебез көчле, мөнәсәбәтләребез ныклы”

17 Декабрь 2014 1249
Илнар Ялаловны көчле тавышлы, өметле җырчы дип беләм. Остазлары аны хәтта Хәйдәр Бигичев дәвамчысы дип тә бәяли. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры җырчысы, татар эстрадасында да үз урынын тапкан киң сулышлы, бай тембрлы Илнар Ялалов татар халык җырларын иркен җырлый.

Үзе генә түгел, гаиләсе дә җырлы-моңлы икән аның. Хатыны Ләйсән белән бергәләп җырлыйлар, уллары да кимен куймый. Әйдәгез, Илнар белән Ләйсәннән аларның гаилә тормышлары, мәхәббәт тарихлары турында сорашыйк.

– Илнар, сүзне мәхәббәтегезнең чишмә башыннан ук башлыйк әле. Тормыш иптәшең Ләйсәнне кайчан һәм кайда очраттың? Кавышу тарихыгызны бәян ит әле.

– Язмыш безне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында очраштырды. Беренче курс­та укый башлауга ук Ләйсәнгә гашыйк булдым, гыйшык уты беренче күрүдән үк кабынды. Үзем авыл егете бит инде, оялчан, кыюлык җитми, шуңа да озак кына янына килә алмый йөрдем. Ярдәмгә аның курсташ кызлары килде. Беркөнне лекция башланыр алдыннан аудиториягә кергәч, аның дус кызлары мине үзләре янына утырырга чакырды. Мин, әлбәттә, сөенә-сөенә барып утырдым. Менә шул көннән башлап арабызда мәхәббәт ялкыны кабынды. Университетта 5 ел уку дәверендә очрашып йөреп, 2007 елда гаилә корып җибәрдек. Аллага шөкер, инде 8 ел иңгә-иң куешып, ир белән хатын булып яшибез.

– Үзеңне “оялчан идем” дисең, беренче булып мәхәббәт белдерергә кыюлыгың җиттеме соң?

– Кыюлык җитте, беренче булып “яратам” дип мин әйттем.

– Сине беренче чиратта Ләйсәннең чибәрлеге әсир иткән. Әмма чибәрлек туйда гына кирәк, үзең беләсең. Аның тагын кайсы сыйфатлары шаккатырды?

– Дөресен генә әйткәндә, мин аны башта авыл кызы дип уйлаган идем. Әмма ул Казан кызы булып чыкты. Моны белгәч шаккаттым: шәһәр кызлары шундый тыйнак, акыллы, саф татарча сөйләшә белә микәнни, дидем. Әлбәттә, беренче чиратта Ләйсәннең чибәрлегенә гашыйк булдым, эчке дөньясының матурлыгы да җәлеп итте. Ә Ләйсәннең әти-әнисе белән танышкач, шатлыгым эчемә сыймады: саф татар гаиләсе, үзебезнең кешеләр!

– Илнар, син яшьли өйләнгәнсең. Гадәттә, егетләр башта камыт киюенә, гаиләле булуына ияләнә алмый. Элеккеге чактагы кебек дуслары белән очрашасы, күңел ачасы, ирекле буласы килә. Синдә дә шундый тартышу халәте булмадымы?

– Юк, булмады. Бер-беребезне өзелеп яраткангадыр, мин ирекле булырга омтылмадым. Миңа гаиләле, хатынлы булу бик ошады. Дусларым да озак көттермәде, камыт киделәр. Һәм без гаи­ләләр белән аралаша башладык, дусларыбыз тагын да күбәйде.

– Кайсыгыз күбрәк көнләшә?

– Университетта укыганда сирәк кенә булса да мин көнләшеп куя идем. Хәер, Ләйсән көнләшерлек сәбәп бирми иде. Ә хәзер исә көнләшү турында уйлап та караганым юк.

– Характерларыгызга килсәк, кайсыгыз ут, кайсыгыз су?

– Мин үземне тыныч кеше дип саныйм. Үзсүзлемен, барлык кешеләр белән дә уртак тел таба алам. Кайчакта әйткән сүзне кире аласы килгән чаклар да була. Кеше арасында позитив, күңелле кеше булырга тырышам. Мин ут та, су да. Ләйсәнне тыйнак, хак сүзле, тырыш дип әйтер идем. Ул да ут та, су да була ала.

– Ләйсән, син үзеңнең характерың турында ни диярсең? Каты сүз әйтсәләр елап җибәрәсеңме, әллә үзең дә шәп итеп җавап бирәсеңме?

– Төрле чак була: елап та алам, үпкәлим дә. Ә болай үзем тыныч кешемен. Дөреслекне бик яратам.

– Сүзгә килсәгез, юлны кем куя соң?

Илнар: – Гаилә булгач, аңлашылмаучанлык­лар чыкмый тормый инде ул. Андый хәл була калса, мин юл куям. Гаиләдә берәү дә юл куймаса, бик кыен һәм ахыры яман тәмамланырга мөмкин.

– Ләйсәнне үпкәләтәсеңме? Үпкәләткәч, гафу үтенә беләсеңме?

– Гафу үтенүне авыр эшкә санамыйм. Гаеп миндә булмаса да, гафу үтенә алам. Үпкәләткән чаклар була инде, тормыш бит. Андый чакта чәчәк бәйләме һәм матур сүзләр ярдәмгә килә.

– Ләйсән, сиңа җырчы хатыны булу кыен түгелме?

– Алай авыр дип әйтмәс идем, түзәргә була. Татар эстрадасында кайнашудан тыш, иремнең төп эше бар: ул Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли. Елга ике тапкыр алар ай ярым, ике айга чит илләргә гастрольләргә чыгып китәләр. Шул вакытта авыррак инде. Аллага шөкер, әти-әниләрем исән-саулар, алар булыша.

– Илнарның без белмәгән якларын санап кит әле.

– Ул тырыш, уңган, бөтен кирәк-яракны ул кайгырта. Азык-төлек, балаларга кием – барысы аның өстендә диярлек. Бөтен эшкә дә кулы ята, бик тәмле пешерә дә әле. Илнар учакта пешергән пылау, шулпа, итле бәрәңге телне йотарлык тәмле була. Җир эшенә дә оста, әйбәт балта остасы да әле ул. Тотынган һәр эшен менә дигән итеп башкарып чыга. Аның тагын бер шөгыле бар: балык тотарга ярата. Аңа ияреп мин дә бу шөгыль белән кызыксынып киттем. Хәзер балыкка гаиләбез белән йөрибез.

– Үтереп мактадың иреңне! Күзләр генә тия күрмәсен! Шулай да, аңа кияүгә чыкканыңа үкенгән чагың булдымы?

– Юк, һичкайчан! Без Илнар белән бер-беребезне аңлыйбыз, мөнәсәбәтләребез ныклы, Аллага шөкер. Безгә Ходай Тәгалә чын мәхәббәт биргән.

– Ул өйләнер өчен махсус җырчы кызны сайлады микән?

– Мин алай дип уйламыйм. Мәхәббәтебез студент чакта ук бөреләнде бит, ул чакта андый уйлары булмагандыр. Аннары, мин бит дирижерлыкка укыдым...

– Чибәр җырчының поклонниклары шактый була. Сиңа Илнарныкылар белән көрәшергә туры киләме?

– Алар белән көрәшеп утырганым юк. Әлегә алай артыгын кыланучылар юк.

– Күз алдыңа китер: сез Илнар белән икәү урамнан барасыз. Шулчак аңа ике егет ташлана. Син нишләячәксең: тегеләргә каршы сугышасыңмы, полициягә шалтыратасыңмы?

– Андый хәлләр була күрмәсен инде... Ә булса, Илнарны коткарырга тырышыр идем. Теге адәмнәрне дөмбәсли башлар һәм полициягә шалтыратыр идем.

– Мин сезне күптән түгел өйләнешкән яшь пар дип уйлаган идем. Ә сез инде ике бала үстерәсез икән...

– Әйе, без инде күптәннән әти-әни булдык. Улыбыз Аязга 5 яшь. Кечкенә булуына карамастан, ул ике ел рәттән “Йолдызлык” конкурсында катнашып 1,2 урыннарны яулады, Президентыбыз стипендиясенә ия булды. Бик тырыш, сәләтле бала ул. Ә кызыбыз Ясминәгә 1 яшь. Тавышы бик каты, бәлки ул да җырчы булыр әле (көлә).

– Гаилә учагыгызны саклаучы синме?

– Әлбәттә, гаилә учагының җылы булуы өчен хатын-кыз җаваплы. Мин яраткан кешеләрем өйгә кайтуга тәмле ризыклар пешкән, өй җыештырыл­ган, барысы да тәртиптә булсын дип тырышам. Барыбыз бергә җыелышып, эшне бергәләп башкарганда гаилә җылысын тоям.

– Бергә җырлау идеясе ничек туды? Дуэт булдыру шоу-бизнес таләбеме? Хәзер ирле-хатынлы җырчылар күп бит.

Илнар: – Ләйсән зур сәхнәләрдә җырламый, минем концертларымда гына катнаша. Дуэт буларак чыгыш ясау шоу-бизнеска яраклашу өчен түгел, концертларымда безнең гаиләнең мәдәни яктан көчле булуын күрсәтү өчен кирәк. Улыбызның да 3 яшьтән сәхнәгә чыгуы да безнең өчен зур горурлык. 17 декабрьдә Филармония концертлар залында узачак концертымда да тормыш иптәшем һәм улым чыгыш ясаячак.

– Эстрадада дуслар табып буламы? Әллә конкуренция дигән нәрсә дуслыкны йотамы?

– Дусларым күп, Аллага шөкер. Атнага ике тапкыр җыелышып җырчылар, журналистлар белән волейбол уйныйбыз. Әлбәттә, шоу-бизнеста конкуренциясез булмый, әмма ул сүзнең дә кысалары булырга тиеш. Һәрбер җырчының үз тамашачысы бар бит.

– Илнар, синең әти-әниләрең исән-саулармы, бертуганнарың бармы?

– Аллага шөкер, әти-әнием Актаныш районында матур гына гомер кичерәләр. Әтием Кадетлар мәктәбе директоры, әнием “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры. Бертуган сеңелем Айназ күптән түгел Альберт исемле Казан егетенә кияүгә чыкты.

Рәзилә РӘСИМ
                                                                                                                 
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Рәзилә Рәсим

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 939
ӨСКӘ