Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илмир ЯМАЛОВ: “Мин – “ябалак”, төнлә эшлим”

18 Август 2020 379
Төрле музыка уен-коралларында өздереп уйный, җырлый,телгә оста... Сүзем Тукай районы Мусабай Завод авылы егете Илмир Ямалов турында. Күпләр аның белән “Болгар радиосы”нда чыгып килүче “Иртәнге чәй” тапшыруы, “Сорнай” һәм “Риваять” ансамб­льләре аша таныш.
– Мин – авыл җанлы кеше, шуңа да халык моңнарына, музыка уен-коралларына гашыйкмын, – дип башлады сүзен Илмир. – Сәләт миңа әти-әнидән килгән. Әнием Клара баянда уйный белә, гомер буе тәрбияче булып эшләде. Әтием Илдус өздереп гармунда уйный иде. Кызганыч, 2001 елда ул арабыздан китте. Укытучым Рәфыйк абый Дәминов 5нче сыйныфта укыганда кулыма курай тоттырды, төп юнәлешне ул бирде.

– “Болгар радиосы”на ничек килеп кердең?

– Узган ел “Иртәнге чәй” тапшыруы ачылгач, мине чакырдылар. 11 сентябрьдә тәҗрибәсез килеш беренче тапкыр эфирга чыктым. Аңа кадәр 8 ел “Сорнай” фольклор ансамблендә эшләдем.

– Иртәнге тапшыруда эшлисең, иртүк тору авырмы?

– Авыр, ләкин сынатмыйм. Мин – “ябалак”. Кичке тугыздан төнге өчкә кадәр – минем иң продуктив вакыт.

– Радиода хезмәт хакы аз диләр...

– Радио – төп эш урыным түгел. Бәйрәмнәр дә алып барам. Хезмәт хакы күпме генә тырышсаң да җитми инде ул. Иң мөһиме – аны дөрес итеп бүлү. Әни безне кечкенәдән акчаның һәр тиенен кадерләргә өйрәтте. Авыл җирендә үскәч, акча табу өчен күп тырышырга туры килә иде. Мәсәлән, шул ук кием алу өчен бертуган апам Зөлфия белән икәүләп, кулыбызга тәпке тотып чөгендер басуына юнәләбез. Эшлисе килмәгән чаклар да булгандыр инде. “Бармасагыз, аягыгызга сугам”, дия-дия арттан әни бара иде. Ләкин бу бик күңелле мизгелләр булган икән. Шул чөгендерне үстереп, аны тапшыргач, безгә печән бирәләр иде. Шул печәнне малларга ашатабыз да, алар биргән сөт, майларны шәһәргә алып барып сатабыз. Кергән акчага киемнәр ала идек. Авыр чаклар, ләкин шуның белән чыныгып үстек. Авылда хәлләр бүген дә җиңел түгел, шуңа да яшьләр калмый. Ләкин мин – Мусабай авыл җирлеге депутаты буларак, яшьләрне авылга кайтару өчен программалар уйлап табам.

– “Татар радиосы”ның “Инстаграм” челтәре иртән шау-гөр килә. Ә сездә алай ук түгел. Ни сәбәпле дип уйлыйсың?

– Аларның иртәнге проектлары безгә караганда алданрак башланды. Ул вакытта бездә “Чәк-чәк шоу” бара иде. Аларныкы белән чагыштырганда, “Чәк-чәк шоу” бик уңышлы иде дип саныйм. Ә “Иртәнге чәй” әле яңа чыга башлады. Аннан соң, “Татар радиосы”ның тыңлаучылары – яшьләр, ә безне өлкәнрәк, зәвыклырак буын, интеллигенция тыңлый. “Болгар радиосы” тыңлаучылары концертларга да потенциаль билет сатып алучы кешеләр. Реклама биргәндә дә артистлар безнекенә бирергә тырыша. “Татар радиосы”н яхшы кәеф, музыка өчен ачабыз, ә “Болгар” мәгълүмат бирә. Шуңа да безнең “Инстаграм” челтәрендә язылучылар кимрәк. Ләкин бу озакка түгел, безнең радионың киләчәге алда әле. Зур проектлар бар. Якын киләчәктә спонсорлар табып, эшләтеп җибәрергә генә кирәк.

– Илмир, гаиләң белән дә таныштырып кит әле.

– Хатыным Рузия – Киров өлкәсе Нократ аланының Урта Шөн авылы кызы. Бухгалтер. Ике балабыз бар: улыбыз Раянга – 4, кызыбыз Рузинәгә 2 яшь. Казанда бер бүлмәле фатирда яшибез.

– Үзеңне депутат дидең. Нигә авылда төпләнеп калмадың?

– Үсү өчен мөмкинлекләр булса, калыр идем. Казан – үзәк булгач, әлегә монда яшәргә туры килә. Картлык өчен яшьли тырышырга кирәк бит. Авылда яшәр идем мин, хыялым да шул. Мине бер бүлмәле шәһәр фатиры кыса. Хыялым – зур авыл йорты салып, шунда тору.

– Кредитларың бармы?

– Кредитларсыз кеше юктыр инде ул бүген. Яшьләргә бик авыр хәзер, бигрәк тә авыл балаларына. Ләкин “йөргән таш шомара”, диләр. Авыл баласы беркайда да югалмый ул, үз юлын яра.

– Озакламый бакча сезоны башлана. Бакча эшләрен яратасыңмы?

– Яратам. Эшсез тора алмыйм. Тик бер нәрсәне сиздем: соңгы вакытта никтер авылга сирәк кайтыла икән. Бакча эшләренә вакыт калмый. Ләкин зур хыялым – шунда казынып яту. Үз кулың белән эшләп ашаган ризык кадерлерәк була. Кишерне генә алыйк. Үзең үстергән кишерне бакчаңнан алып ашыйсың, шундый тәмле! Агачлар, чәчәкләр яратам. Без бала вакытта бакчалар зур иде: 36 сутый җир. Шуның яртысында яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, калганына бәрәңге утырта идек. Без – җир балалары, шулай тәрбияләделәр.

– Нәрсә ачуыңны китерергә мөмкин?

– Җәмгыятьтәге сансызлык, мә­дә­нияткә булган битарафлык ачуны китерә. Кеше ял итәргә ияләнде. Чын-чынлап, тырышып эшләүчеләр бик аз. Шулай ук яшь чактагы юләрлек белән ялкаулык ачуымны китерә. Яшь барган саен аңлыйсың, тырышасы да килә, ләкин акыл соңрак килә икән.

– Син бик кызу канлы кешегә охшагансың...

– Юк, үземне андыйлар рәтенә кертмәс идем. Уйлап эш итәргә яратам. Яраклаша беләм. Әйтәсе килгән сүземне әйтмичә дә кала алам. Ләкин аны барыбер кайтарам: шаян, йомшак формада. Күпчелек мине аңлый.

– Хыялың нинди?

– Сәнгать юнәлешендә көчле адымнарымны ясыйсым килә. Хыялым – район күләмендә яңгыраган проектларымны республикакүләм халыкара фестивальләр форматына әйләндерү.

– Тормышта сиңа нәрсә җитми?

– Вакыт. Кайвакыт утырып, алга планнар корырлык та вакыт калмый. Эш белән үтә көн. Ләкин үз гаиләмә вакыт табам. Буш вакытым килеп чыкса, гаиләм белән спектакльнең икенче бүлегенә булса да килеп керәбез.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,17 май 2018 № 19

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2649
30 Ноябрь 2020 10:35 2056
3 Ноябрь 2020 13:21 1910
16 Ноябрь 2020 09:59 1511
ӨСКӘ