Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

ИЛГӘРӘЙ: “Бер тапкыр авызым пешкән иде”

9 Июль 2020 1026
– Сезнең очрашу, өйләнешү ничек булды, сөйләгез әле?

Айгөл: – Мин ИлГәрәйгә җиңел генә эләкмәдем.

– Артыңнан егетләр күп йөрдеме әллә?

ИлГәрәй: – “Дикарь” иде ул, берәүне дә якын китермәде. Йөрәген яулау өчен каты тырыштым.

– Беренче очрашу кай җирдә булды?

ИлГәрәй: – Гуманитар университетта укыдык. Муса Җәлилнең туган көнендә “Төрмәдә төш” дигән шигырен сөйләдем. Сәхнә артында әзерләнеп йөргән вакытта баскычтан вак-вак атлап Айгөл узып китте. Шунда күзләребез очрашты.

Бу ничәнче ел?

ИлГәрәй: – 2006. 2010да өйлә­нештек.

Айгөл: – ИлГәрәйнең авызы бер пешкән иде, шуңа күрә ул уйлангандыр.

– Менә бит, әйтмичә тора, кем белән авызың пеште?

ИлГәрәй: – Әйтмим.

Айгөл: – Ул кызны мин беләм. Очраша башлагач ук әлеге хәлләрне миңа сөйләдең.
ИлГәрәй: – Күз алдыңа китер, үзем кыз белән танышам, йөрәген яуларга тырышам, үзем исә үткән мәхәббәтемне сөйлим. Шуны сөй­ләгәч, йөрәктән таш төшкәндәй булды. Әле ярый, Айгөл мине аңлады.

– ИлГәрәй, дустың бармы?

– Ышанычлы дустым юк.

– Ник?

– Бар ул дуслар, аралашабыз, кунакка йөрешәбез. Әмма чын, тугры, һәр ситуациядә сине коткара торган дус юк.

– Айгөл, ник юк иреңнең андый дусты?

 – ИлГәрәй бөтен нәрсәне күңеленә якын ала, һәркемгә ышана. Аның шул сыйфатыннан файдаланалар. Шулай итеп ул иң якын дуссыз калды.

– Нәрсә булды?

ИлГәрәй: – “Курай”да эшләп киткән кеше иде ул, моннан 15 еллар элек бергәләп туй сферасына карый торган оешма ачтык. 5-6 елдан соң, эшләр алга киткәч, акча керә башлагач, ул: “Мин хәзер синнән башка да эшли алам”, – диде. Әрләшмичә-талашмыйча гына киттем. Шуннан соң аның белән аралашканым юк... Кайвакыт зур-зур абзыйлар җырларга чакыра. Соңыннан йомышым төшеп аларга шалтыратам, хәтта трубканы да алмыйлар. Шундый ситуацияләр күп булды. Элек кешеләргә нык ышана идем. Хәзер ышанмыйм.

– Айгөл, ИлГәрәй әйбәт кияүме?

Айгөл: – Әни әйтә: “Аракы эчмәсә, тәмәке тартмаса, өйгә вакытында кайтып, акчасын алып кайтса, шул җитә”, – ди. Адилә тугач, әниләрдә яшәдек, ИлГәрәй гел юлда. Бервакыт туйга барды да вакытында кайтмады, шалтыратмады да. Бала елый, әни белән көтәбез, таң атты.

– Нигә кайтмаган?

Айгөл: – Туйдан соң бер егет янына кереп сөйләшеп утырганнар...

– ИлГәрәй машинаң ничә сум тора?

– 1 млн 600 мең.

– Бу кадәр акчаны каян алдын?

ИлГәрәй: – Концертлардан. Машина – кредитта.

– Әйдә, акчаңны саныйк әле. Күптән түгел Балык Бистәсе районы Ырга авылында концертыңа 100 кеше килде. Билетың 200 сум. 20 мең керде. 2 меңе – аренда. 18 мең калды.

ИлГәрәй: – Әйе. 18 мең. Мең ярым бензинга китә. Алып баручы Айдарның ставкасы бар, танылган алып баручы ул – 4 меңнән башлана. Студентларга, Регинага – 1 мең сум. Тавыш операторына 4-5 мең бирәсең. Миңа 7 мең калды.

Бер танылган хатын-кыз җырчы залны тутыру өчен билетларын бушка тарата, диләр. Бу дөрес әйберме?

ИлГәрәй: – Әйе. Кайбер җырчы­лар­ның ата-аналары, зур абзыйлары бар, алар бер сезонны бушка эшләп чыгалар. Бер сезон радиода эфирны сатып алалар, җырларын әйләндерү өчен. Абзыйлары түләп бара.

– ИлГәрәй, нык по­пу­ляр җырчы була­сың киләме?

– Килә дә, куркам да.

– Нәрсәдән?

– Дошманнар кү­бәя­чәк, күз тиячәк. Гаиләгә берәр нәр­сә эшләргә мөм­киннәр.

Айгөл: – Күтәрә алмам дип курка.

ИлГәрәй: – Бозылып китәрмен дип куркам.

Айгөл: – Акча бит кешене тиз боза.

ИлГәрәй: – Миңа тиз күз тия. Бер чы­гыштан соң сәх­нә артына китәм һәм хәлдән таям.

– Догалар?

ИлГәрәй: – Телефоныма язып алдым, махсус өйрәнәм.

– Инвалидлар өчен залда аерым рәт кал­ды­расыңмы?

ИлГәрәй: – Юк. Һәр концертымнан картлар йортына, авыручы балаларга акча җыярга тырышам. Хәйрия концерты куям.

– Энең Алмаз кайда?

ИлГәрәй: – Өйләнгән. Улы бар.

– Әшәке пиар эшләсәң, сине яратмыйлармы?

ИлГәрәй: – Әлбәттә. Гому­мән, пиар эшли бел­мәдем. Рус эстрадасында начар пиар белән күтә­релеп ки­тәләр. Татарда начар пиар белән күтәрелеп булмый. Начар пиар сине түбәнсетә. Начар пиар Мөнир Рахмаев белән булды.

– Аерылышуымы?

ИлГәрәй: – Әйе. Негатив күп. Артист негативны бетереп, халыкның күңелен күрергә тиеш. Концертны халыкны ял иттерү, кәефләрен күтәрү, кредит, ипотекаларын оныттырып тору өчен куярга кирәк.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 8 август 2019 № 31
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1945
28 Сентябрь 2020 13:16 1497
12 Октябрь 2020 09:36 1345
5 Октябрь 2020 10:16 1301
ӨСКӘ