Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Илфатны артымнан озак йөрттем"

13 Август 2020 1942
Кариев театры артистлары Энҗе һәм Илфат КАМАЛИЕВЛАР белән әңгәмә.
– Сез эштә дә, өйдә дә гел бергә, туймыйсызмы бер-берегездән?

ИЛФАТ:
– Мин Энҗене бик яратып өйләндем, бәлки шуңа күрә тую дигән әйбер юктыр. Бергә рәхәт безгә.

– Хисләр дә элеккечә кайнармы?

ЭНҖЕ:
– Илфатныкы ничектер, мин яшь чакта җүләр булганмын икән дим. Илфатны артымнан озак йөрттем. Ничә елымны әрәм иткәнмен дип сүгәм үземне.

– Ялындырмый торганнары бер дә юк идеме, Илфат?

ИЛФАТ:
– Нишләп, мин бик “романтичный”, мәхәббәтле егет идем. “Әйдә” диюгә, ябышып чыгардайлары бар иде. Кызларга күз дә төшә кебек, әмма ул хисләр тиз суына, гел Энҗене уйлыйм. Ул исә “без дуслар гына” ди, күңеле дә буш түгел иде кебек. Шунда: “Барыбер минеке булачаксың, үзең киләчәксең әле”, – дидем.

– Гаиләдә конфликт тудырмау өчен кем җаваплы?

ИЛФАТ:
– Ир кеше, әлбәттә. Гаиләнең тоткасы, башлыгы. Хатын-кыз кызып китәргә, кәефе үзгәреп торырга мөмкин. Ә ир-ат сабыр, төпле булырга тиеш.

ЭНҖЕ:
– Бер-береңә юкка бәйләнмәскә кирәк. Илфат диванда тик ятса да, аңа сүз әйтмим. Чөнки шушы вакытта аның берәр эш турында уйлап, нидер планлаштырып ятка¬нын беләм. Ул тәрҗемәләр эшли, сценарийлар яза, кино төшерә, үзе дә төрле рольләр уйный. Иҗат кешесе бит ул.

– Тәнкыйтьне кабул итәсезме?

ИЛФАТ:
– Тәнкыйтьне кем ярата инде аны. Шулай да, ул кирәк.

ЭНҖЕ:
– Ләкин тәнкыйть әйбәт, дөрес булырга тиеш.

– Нинди була ул “дөрес” тәнкыйть?

ЭНҖЕ:
– Соңгы арада театр өлкәсендә берни аңламаган журналистлар да артист¬ларны тәнкыйтьләп маташа. Каяндыр ишеткән, социаль челтәрдән эләктергән фразаларны әвеш-тәвеш китереп язарга ашыгалар. Югыйсә, спектакльне килеп карамаган да була кайберсе. Андый тәнкыйтьне кабул итмим. Минем өчен иң мөһиме – тамашачы фикере.

– Кайбер тамашачы: “Кариевлар” артыгын кыланып җибәрә”, – ди...

ЭНҖЕ:
– Кызык, мондый сүзне ишеткән юк иде әле...

ИЛФАТ:
– Бервакыт больницага баргач, безне кабул иткән табибка рәхмәт йөзеннән чакыру билеты бирдек. Ул: “Кирәкми, мин Кариевларга бармыйм, менә Камалга булса барыр идем”, – диде. Шундый хәлләр дә булгалый.

– Күңелгә тиеп каламы?

ИЛФАТ:
– Әлбәттә.

– Үзегез Камал театрына йөрисезме соң?

ЭНҖЕ:
– Йөрештерәбез дә... Камал театры хәзер элекке түгел инде. Ничек шулай үзгәреп була, дип кайвакыт олы артистларга үпкәлим дә. Аларда миллилек югалып бара шикелле...

ИЛФАТ:
– Акыл белән уйныйлар димме... Йөрәк белән түгел. Форма, образ бар, ә җан юк, шуңа салкынлык сизелә.

ЭНҖЕ:
– Әле болай әйткән өчен безне бетереп атачаклар. “Сәнгать өлкәсендә бернәрсә аңламыйсың, дөньякүләм дәрәҗәгә чыгу юлы бит бу”, – дип авызыңны томалаучы табылыр. Әмма халыкка мондый “дәрәҗә” кирәкме соң? Традицияләрдән баш тартып, кая гына җитәрбез икән?

– Театрлар арасында конкуренция бармы?

ИЛФАТ:
– Бар һәм булырга тиеш тә. Шул тәҗрибә уртаклашу, аралашу да кирәк. Без бер халыкка хезмәт итәбез.

ЭНҖЕ:
– Дөресен әйткәндә, театрлар үзара дус дисәләр дә, ничә коллектив була торып, аралашмыйбыз бит бер дә. Конкуренцияме бу, санлашмаумы... Бер уйласаң, без беркайчан да Камал, Тинчурин театры була алмыйбыз һәм аларны кабатларга җыенмыйбыз да. Безнең үз тамашачыбыз бар, ул безгә Кариев театры булган өчен килә.

– Соңгы арада Кариев театрына игътибар артты...

ЭНҖЕ:
– Шөкер, бүгенге көнгә 30 ел килдек без. Мактанып әйтсәм матур булыр микән инде, тамашачылар урамда туктатып: “Бик яратабыз сезнең артистларны”, – дип, караган спектакльләрен санап китәләр, таный башладылар. Бу нәрсә үсендерә, сөендерә, әлбәттә. Үз бинабыз, үз сәхнәбез булуы кадерле.

– Кариев театрындагы яңа тәҗрибәләр, эзләнүләр сезгә ят түгелме?

ИЛФАТ:
– Үсеш өчен эзләнүләр кирәк. Тик алар урынлы булырга тиеш.

ЭНҖЕ:
– Экспериментларга сак карыйм, безгә милли традицияләрне югалту¬дан сакланырга кирәк дип саныйм. Режиссерыбыз Ренат абый һәр яңалыктан үзенә кирәклесен чүпләп ала торган кеше. Шул ук вакытта аны театр сәнгатендә миллилекне җуймаган, халыкчан режиссер дип әйтә алам.

– Илфат, ә кино төшерү сезнең өчен өстәмә керем чыганагымы?

ЭНҖЕ:
– Нинди керем, үз акчасына төшерә бит ул...

ИЛФАТ:
– Кечкенәдән үк кино дип хыяллана идем. Ул һинд, элекке совет кино¬ларын карап җенләнә идем. Бездә татар кинематографиясе элек юк иде. Хәзер генә боз кузгалды. Мин театр белән киноны аермыйм, минем өчен икесе дә бер.

– Алдагы көнгә нинди хыяллар белән янасыз?

ЭНҖЕ:
– Менә шушы бинада, үзебезнең сәхнәбез дип сөенеп исән-сау, пенсиягә кадәр эшләргә язсын иде.

ИЛФАТ:
– Икебез парлашып, тагын берәр хисле роль уйныйсы килә.


Әңгәмәм "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 29 август 2019 №34.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 2740
24 Август 2020 11:32 2504
3 Сентябрь 2020 10:07 1828
14 Сентябрь 2020 10:17 957
ӨСКӘ