Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илфат Абдрахманов: “Начар яңалыкларны уку бик кыен”

2 Сентябрь 2019 549
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 23 август 2012 № 34
Илфат Абдрахманов – телевидениенең алыштыргысыз дикторларыннан санала бүген. Әнә, конкурста катнашып, диктор булып эшли башлавына да быел 29 ел була икән. Телевидениедә хәбәрләр укудан тыш, ул әле конферансье да. Дәүләт оештырган концертларны алып барырга еш кына нәкъ аны чакыралар. Озак еллар бер урында эшләп, Татарстан халкына хәбәрләрнең яхшысын да, начарын да җиткерергә туры килгән данлыклы диктор бүген нинди уй-хыяллар белән янып яши икән? Узган ел 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Илфат әфәнденең тормышында үзгәрешләр булмаганмы? Аның белән шулар хакында сөйләштек.

– Илфат әфәнде, алып баручы белән дикторлык эшен алсак, кайсы күңелегезгә якынрак?

– Бу: әтиеңне күбрәк яратасыңмы, әллә әниеңнеме дип сорауга тиң. Хәбәрләр уку – кешеләргә мәгълүмат җиткерү, халыкка аңлату булса, концертлар алып бару – тамашачы белән аралашу. Анда тамашачының реакциясен күрәсең, импровизациягә дә урын бар. Концертлар алып барганда иҗатны күбрәк кушасың.

– Татарча да алып барырга туры килгәне юкмы?

– Бервакыт чит илгә концертка бардым. Сәхнәгә чыккан идем, халык: “Казаннан килгәч татарча сөйләсен”, – дип шаулаша башлады. Әдәби телне яхшы белмәсәм дә, концертны татарча алып барырга туры килде. Әйбәт кенә килеп чыкты бугай, тамашачы зарланмады.

– Белемегез буенча сез театр актеры һәм юрист. Бу белемнәрегезне кайчан да булса кулланачаксызмы?

– Мин кечкенәдән диктор булырга хыялландым. Ә ул чакта дикторларга актерлык белеме алу мәҗбүри иде. Шуңа да телевидениегә эләгү өчен мин башта театр училищесына кердем. Анда укыганда ук радиода диктор булып эшләдем, акрынлап тәҗрибә туплый башладым. Училищены тәмамлагач, Филармониягә киттем, Римма Ибраһимова төркеме белән бөтен Советлар Союзын йөреп чыктым. Аннары мине армиягә алдылар. Аннан кайткач, телевидение дикторына конкурс игълан итүләрен белеп алдым һәм беренчеләрдән булып шунда килдем. Конкурс бик зур иде, шулай да мин аны үттем һәм 1984 елдан бирле телевидение дикторы булып эшлим. Ә Мәскәү университетында белемне “кирәк булса” дип алдым. Дөнья хәлен белеп булмый бит, югары белем комачауламый.

– Сез данлыклы диктор Абдулла Дубин урынына диктор булып килдегез. Дубин сезгә үпкәләгән бугай?

– Аның белән сөйләшкәндә, ул миңа бернинди үпкә сакламавын әйтә. Әмма күптән түгел биргән бер интервьюсында аның күңелендә бераз үпкә бар кебек тоела. Аны да аңларга була: шулкадәр озак еллар эшләгәч, эштән китү җиңел булмагандыр!

– Үзегез дә озак эшлисез, ялыкмадыгызмы?

– Яраткан эш туйдырмый ул. Иң мөһиме – телевизор караучылар миннән туймасын!

– Шулай да, барысына кул селтәп китәсе килгән чагыгыз булдымы?

– Эш булгач, төрле чаклар була, “плюс”лар, “минус”лар җитәрлек. Әмма катгый рәвештә “китәм” дип әйткәнем булмады. Арып китсәң, ял итеп алырга мөмкин бит. Аннары, мин бит башка эш эшли дә белмим, сөйли генә беләм? (көлә)

– Ничә яшькә кадәр эшләргә планлаштырасыз?

– Сәламәтлегем барында, тышкы кыяфәтем экранга чыгарлык булганда, эшләргә дә эшләргә әле исәп. Әгәр ял кирәклеген тойсам, авыр була башласа, китү турында да уйлармын. 50 яшьлек юбилеемда телевидение җитәкчелеге миңа 10 ел эш “бүләк итте”. Димәк, 60ка кадәр эшләргә туры киләчәк.

– Гомер уртасын узгач, 50нең теге ягына чыккач тормышыгыз үзгәреп китмәдеме, дөньяга карашыгыз алышынмадымы?

– Элек 50 яшьлек кешеләр бик карт булып күренә иде миңа. Баксаң, 50 яшьтән соң тормыш башлана гына икән әле!

– Хәбәрләрнең начарын уку кыенмы?

– Мин гел яхшы хәбәрләр генә җиткерәсе булсын иде дип телим. Кызганыч, бүгенге көндә яхшы хәбәрләр сирәк. Узган ел “Булгария” теплоходы баткач хәбәрләр тапшыруын ничек алып барганымны да хәтерләмим. Шуның кадәр авыр иде, тапшыруны чак ерып чыктым. Алып баручы робот кебек булырга, хәбәрне күңеле аша уздырмыйча гына җиткерергә тиеш дисәләр дә, барысы да йөрәк аша уза шул. Авыр яңалык җиткерәсе булганда интонацияне йомшартырга тырышасың, тамашачыга ничек йомшаграк итеп мәгълүмат бирергә икән дисең.

– Коллективыгызны тату дип әйтә аласызмы?

– Хәзер эшләү үзенчәлеге башкарак. Совет заманында телевидениедә өйдәге кебегрәк шартлар булдырыла иде. Ә хәзер эшләү темпларын һәрвакыт арттырып торырга туры килә, вакыйгалардан артта калырга ярамый. Шулай да, хәзер дә эш арасында хезмәттәшләрнең туган көнен бәйрәм итәргә дә, бергәләшеп чәй эчеп алырга да өлгерәбез. Телевидение территориясендә бернинди исерткеч эчемлек кулланылмый, бәйрәмнәрне чәй белән генә үткәрәбез. Барыбыз да дусларча аралашабыз, бер-беребезгә ярдәм итәбез.

– Хезмәттәшләрегез арасында чын дус таба алдыгызмы?

– Бездә эшләп, аннары Мәскәүгә күчеп киткән Дмитрий Нестеровны чын дустым дип әйтә алам. Аның белән аралашып, яңалыкларны бүлешеп яшибез.
  
– Буш вакытыгызны ничек уздырасыз?

– Минем буш вакытым булмый да диярлек. Концертлар, чаралар алып бару белән шөгыльләнгәч, һәрвакыт чабып йөрергә туры килә. Нинди темп белән яшәвемне аңлату өчен бу айда булган графигым турында сөйләп китәм: мәсәлән, беркөнне Әлмәткә киттем, анда ике чара алып барып, кичке 9да Хәния Фәрхиләрнең машинасына утырып, Чиләбегә юл тоттык. Анда кунакханәдә тиз генә душ кердем һәм Бөтенроссия Сабан туе мәйданына барып, анда 5 сәгать бәйрәм алып бардым. Шуннан соң кире Казанга кайту өчен Екатеринбургка юнәлдем, поездга утырып, Казанга кайттым һәм өйгә кереп, юынып, ашап чыктым да, “Корстон”га тагын бер чарага чаптым. Аннан чыгуыма мине Әлмәткә барырга машина көтеп тора иде һәм мин тагын Әлмәткә китеп бардым... Менә шундый яшәү темпы аркасында спорт белән шөгыльләнергә дә, балыкка барырга, әллә нинди хоббилар уйлап табарга да вакыт калмый.

– Шундый ритм белән яшәүгә организмыгыз ничек түзә?

– Ә мин моңа ияләнгән инде. Әгәр эш булмыйча, өйдә утырырга туры килсә, эчем поша башлый, үземне кая куярга белмим. Шулай чабып йөрүемә сөенәм генә. Картаерга да, тазарырга да вакыт калмый.

– Якыннарыгыз да өйдә сирәк булуыгызга аптырамыймы?

– Алар да ияләнгән. Бу – минем эшем. Мин бит үземнең күңелне ачарга гына йөрмим, шул рәвешле акча да эшлим. Гаиләмне туендырып торгач, алар ник сүз әйтсен?!
  
– Гаиләгездә кемнәр бар?

– Шәхси тормышым турында сөйләргә яратмыйм. Гаиләм бар, матур гына яшибез, барысы да тәртиптә, шуны гына әйтә алам. Кызганыч, әти-әнием инде исән түгел, бик иртә китеп бардылар.

– Экраннан бик җитди күренәсез, тормышта ниндирәк кеше сез?

– Һәрвакыт юмор хисе белән яшәргә тырышам, янымдагы кешеләрнең дә кәефен күтәрергә телим.

– Тамашачыгызга нинди теләк­ләрегез бар?

– Мин һәрвакыт тамашачы белән “сәламәт булыгыз” дип саубуллашам. Тамашачыбызга һәрвакыт яхшы хәбәрләр генә җиткерергә язсын, фаҗигаләр, һәлакәтләр кабатланмасын иде.

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Рәзилә Рәсим

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 947
ӨСКӘ