Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илфар Кәримов: “Кайвакыт әрсезлек җитеп бетми”

29 Сентябрь 2016 1441
“Болгар” радиосының яңа мөхәр­рире –  Илфар Кәримов белән җәһәт кенә әңгәмә корып алдык.
– Илфар, соңгы арада “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе үзгәрешләр кичерде. “Болгар” радиосы мөхәррир­ләре алмашынды. Хәзер менә әлеге кәнәфигә син килдең. Мондый вазыйфага билгеләнү куркыттымы?

– Куркытты, әлбәттә. Җаваплы эш бит. Ләкин радиода 11 ел эшлим инде. Белмәгән эш дип әйтмәс идем. Хезмәттәшләр белән киңәшләшеп, ниндидер бер уртак фикергә килеп эшләсәк, булдырырбыз, Алла боерса!

– Яңа җитәкчедән һәрвакыт яңалык көтәләр. Радиода нинди үзгәрешләр булачак? Сүз дә юк, тырышасыз, тырмашасыз. Шулай да, соңгы вакытта “Чәк-чәк шоу”дан соң әллә ни шаккаткыч проектлар күренми кебек.

– Дөрестән дә, хәзер инде “Чәк-чәк шоу”дан башка “Болгар” радиосын күз алдына китереп булмый. Тик без кул кушырып, булганыннан канәгать булып кына утыра торганнардан түгел. Яңа сезоннан “Болгар” концертлар сезонын башлап җибәрде. “Татар мәйданы”, “Көйле тормыш”, “Авыл сулышы”, “Җәмгыять һәм вәзгыять”, “Шөпшә-шоу” тапшырулары ачылды. Ә шаккаткыч проектларга килгәндә, булыр әле, Мәскәү дә бер генә көндә төзелмәгән.

– Дөресен генә әйткәндә, “Без Татарстанда беренче!” дигән шигарь халыкны туйдыра башлады. Бу мактану түгелме?

– Бу – рәсми социологик сораштыруларга нигезләнгән шигаребез. Аны үзебез уйлап чыгарып әйтмибез. Бу мактану түгел, безгә тагын да тырышыбрак эшләргә стимул бирә торган фактор. Шуңа өстәп, зур җаваплылык та өсти.

– Үзең турында сөйлә әле. Нинди тискәре-уңай сыйфатларың бар?

– Тискәре сыйфатларым – бәлки кайвакыт әрсезлек җитеп бетмидер, юк дип әйтә белмим. Уңай сыйфатларым: сабыр, кешеләргә ярдәм итәргә тырышам.

– Өйләнергә җыенмый­сыңмы?

– Җыенам инде, күптәннән, җыенып бетеп кенә булмый әле.

– Берара Айгөл Хәйруллина белән йөриләр дигән сүзләр дә ишетелеп алган иде...

– Айгөл – минем дустым, иптәшем. Безгә бер проектта өйләнешкән парны уйнарга туры килде. Шуннан таралган иде ул сүзләр.

– Әти-әниең кайсы һөнәр ияләре? Туган якларга еш кайтыламы?

– Әнием гомер буе мәктәптә эшләде. Югары квалификацияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Әти эчке эшләр органнарында, паспорт өстәлендә һәм инкассация бүлегендә эшләде. Бүген икесе дә лаеклы ялда. Ял дип, өйдә эшсез ятмыйлар инде. Тик торганнары юк. Мин дә атна саен кайтып булышырга тырышам. Саба якын бит, 100 чакрым гына.
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 1025
28 Август 2019 15:23 725
ӨСКӘ