Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илфак Шиһапов: "Минем балконнан Илсөянең балконы күренеп тора"

9 Ноябрь 2015 5987
Җырчы Илсөя Бәдретдинова Илфак Шиһаповтан быелның февраль аенда чыгып китә. Илфак моны бик авыр кабул итә. Кабат кушылырга да тели, тик... бу хисләрдән котылу өчен иргә 9 ай вакыт кирәк була. Һәм шул чорда, Илсәяне сагынган чакларда "Яратам" исемле җыр яза: "Кычкырам җиһанга, йөрәктәге хисне таратам... яратам, яратам, кичер, яратам..."
– Илфак, хатының белән аерылышкач стрессны ничек бастың?

– Яхшы гына итеп эчеп яттым. Аерылу бик авыр булды.

– Бу синең икенче тапкыр аерылуың бит инде. Беренчесеннән ник аерылган идең?

– Икенчесе белән торыр өчен. Юлымда Илсөя очрады да, аның белән йөри башладык, 14 ел элек.

– Илсөя: "Илфак эчкәнгә күрә аерылдым", – диде.

– Бу – ялган. Гаеп миндә түгел һәм сәбәп эчүдә түгел. Сәбәп бөтенләй башкада, ул пычракларны монда чыгарасым килми.

ГАБДЕРӘХИМ

P.S. Интервьюның тулы вариантын "Акчарлак" газетасының 12 ноябрь көнне чыгачак 46 санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ