Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илдус ГАБДРАХМАНОВ: “Аюны да биергә өйрәтеп була”

9 Июнь 2020 693
Туган телебез яңгыраган, татар актерлары катнашкан Россия киноларын үзенә күрә бер горурлык хисе белән карыйсың. “Прорыв” фильмыннан Илдус Габдрахмановны күпләр яратып калганын беләм. Ә “Гөлнәзек – диюләр җиңүчесе” мультфильмында аның тавышын барысы да таныды микән? Камал театры хореографы, хатыны Сәлимә Әминова белән икесен редакциябезгә кунакка чакырдык.
– Сез гел бергә: эш­тә дә, тормышта да. Туй­дырмыймы?

Илдус:

– Туйганда да түзәбез инде...

Сәлимә:

– Мин аннан башка ике көн дә тора алмыйм. Илдус Габдрахманов – минем гомерлек хобби ул.

– Ә сезнең хобби нинди, Илдус?

– Бию, балык тоту...

– Бию – хезмәтегез түгелмени?

– Мин – драма театры артисты. Биюем – хобби.

Сәлимә:

– Үзеңне илаһи затка тиңләп утырма, әйдә, дөресен сөйлә! Компьютерда утырганыңны, кәрт уйнарга яратканыңны да әйт.

Илдус:

– Кәрт яратам, ләкин “дураклы” уйнамыйм. Башны эшләтә торган “акыллы” уеннар гына. Компьютер дигәннән, безгә совет заманында эләкмәде бит андый нәрсә...

– Өйләнешүне ник озакка суздыгыз?

Илдус:

– Вакыт булмады. 1992 елда таныштык, җиде ел бер-бе­ре­безне өйрәнеп, сы­нап йөрдек. Мартта өйлә­нешергә тиеш идек, “Әл­­дермештән Әл­мән­­­дәр” спектакле бе­лән Төркия­гә киттек. Апрельдә гастроль­ләр Уфада булды. Юл уңаен­нан гына шун­да никах укытып кайттык. Әти урынына Мар­сель Сәлим­җанов белән Шамил Закиров фати­ха бирделәр, документка кул куйдылар. Икенче көнне Фәрит Бикчәнтәев килеп: “Булдымы, укыттыгызмы?.. Әйдәгез, Әлмәткә “Ак калфак”ны куярга киттек”, – диде.

Сәлимә:

– Туебыз июньдә булды. Аны оештыруда безне белгән бөтен кеше дә катнашты кебек, хәтердә шулай калган.

Илдус:

– Тулай торакка кәләшне алырга озын “Линкольн” белән килдем. Бөтенесе аһ итте. Ул заманның текә бизнесмены, депутат Шашурин үзенең машинасын биреп торган иде.

Сәлимә:

– Янәшәбездә һәрчак игелекле, олы йөрәкле кешеләр булуы белән бәхетле без. Вакыт узган саен никадәр зур шәхесләр белән эшләвеңә төшенәсең.

– Үзара нинди телдә аралашасыз?

Сәлимә:

– Төрлечә. Татарча да, русча да сөйләшәбез.

Илдус:

– Хәзер инглизчә аралашырга тырышабыз. Икенче елын укып йөрибез инде. Элегрәк башлыйсы булган икән.

– Сезнең буын белән Шәрәфиләр, Таҗетдиннар буынын чагыштырган тамашачы сөйләм телендәге аермага игътибар итә...

Илдус:

– Безнең спектакльләрдә тәрбия­ләнгән буын хәзерге яшьләрне тән­кыйтьли. Безне өлкәнрәкләр белән ча­гыштыралар инде. Әдәби телгә кил­гәндә, аны сакларга кирәк. Режиссерлар да сүгәләр ул яктан, шелтә күп ишетәбез. Сәхнә теле дәресләре бар. Ләкин мин яшь­ләрнең сөйләмен дөрес дияр идем, бигрәк тә авылдан килгәннәрнең. Үзем русча укыдым.

– Илдус, Мәскәүнең Щепкин исе­мендәге югары театр училищесында укыгансыз, ник анда калмадыгыз?

– Юллама буенча уку дигән әйбер бар иде элек. Без Камал театрыннан укырга махсус җи­бәрелгән татар төркеме идек. Казан безнең өчен түләде.

– Ә бүген укырга кергән яшь актерларга Камал театры нинди дә булса ярдәм күрсәтәме?

Илдус:

– Әлбәттә. Массовкаларда төрле рольләр бирелә, спектакльдә катнашкан өчен стипендия түләүләр дә каралган.

Сәлимә:

– Хәзер барыбер авыррак инде яшьләргә. Күбесе түләп укый.

– Илдус, ошамаган роль­ләрне башкарырга туры киләме?

– Андый роль булды микән ул?!.. Менә, мисал өчен “Үлеп яратты” спектаклен әзерләгәндә миңа НКВД кешесен уйнарга бирделәр. Сценарийны укыгач, күңелгә ятмады бу, әмма тарихны өйрәнеп, эш барышында образны тудыра башлагач, начар кешене уйнауның, аның тискәре якларын тамашачыга күрсәтә алуымның рәхәтлегенә төшендем, тәмен таптым.

– Төп рольләрне дублер белән уйныйсызмы?

Илдус:

– Анысы рольнең үзен­чә­легеннән тора, ре­жиссер ничек хәл итә инде. Дуб­лерсыз эшлән­гән спектакльләр дә күп.

– Спектакль алдыннан авырып китсәгез?

Сәлимә:

– Нинди генә хәлдә булса да, актер сәхнәгә чыгарга тиеш. Кеше билет алып килгән, димәк, спектакльне куярга кирәк.

Илдус:

– Бервакыт “Биюче”не куяр алдыннан биектән сикереп, дөрес басмадым, аякка гипс салырга туры килде. Ул көнне спектакль булмады.

Сәлимә:

– “Ромео һәм Джульетта” премьерасы алдыннан да аягын авырттырган иде Илдус. Анда футболчыларныкы кебек өшетергә туры килде.

– Форманы ничек саклыйсыз, Илдус? Сыгылмалылык каян килә?

– Бала чактан ук, табигатьтән бирел­гән анысы. Әмма барыбер гел хәрәкәттә булырга, спорт белән шөгыльләнеп торырга кирәк. Бассейн бик файдалы.

– Теләге булган һәркем биергә өйрәнә аламы?

– Аюны да өйрәтеп була, тырышлык кирәк! “Бию пәрие”ндә күмәкләшеп “степ” биедек. Сәли­мәнең бер ягы бар: ул артистларның биюләрен профессиональ итеп күрсәтә белә, кимчелекләрен яшерә. Биюне куючы белән режиссердан күп нәрсә тора.

– “Бию пәрие” спектакле сезне кабат ачып, танытып җибәрде дияргә буламы?

– Режиссерларыбыз Марсель Сәлим­җанов, Фәрит Бикчәнтәев белән куелган спектакльләрнең һәркайсы – минем өчен бер үсеш этабы булды. “Бию пәрие” дә иҗат юлымдагы яңа баскыч төсле. 50 яшьлек юбилеем Илгиз Зәйниевка күп­тәнге идеясын тормышка ашырырга этәргеч бирде. Ул төрле чараларда куел­ган биюләрне бер спектакльгә туплап эш­ләү теләге турында гел әйтеп килә иде.

– Сезне ТНТда баручы “Реальные пацаны”дагы Эдикның әти-әнисе буларак та таныйлар...

– Әйе шул, кеше кино карый икән. Урамда күреп: “А где мама?” – дип сорыйлар. “Әнә, арттан килә”, – дим...

– Күңелегезгә кино якынракмы, театр­мы?

– Театр беренче урында, әлбәттә. Кинога төшү, мультфильм тавышландыру кебек кызыклы проектлар төп эшемә үрелеп бара.


Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 13 июнь 2019 № 23

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Ноябрь 2020 10:35 2101
3 Ноябрь 2020 13:21 1929
16 Ноябрь 2020 09:59 1535
19 Ноябрь 2020 10:02 1464
9 Ноябрь 2020 11:10 1357
ӨСКӘ