Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илдар КЫЯМОВ: “Кеше алдына чыгып җырларга ояла идем”

30 Ноябрь 2020 612
Беренче карашка Илдар Кыямов бик җитди, үз-үзенә дә, башкаларга карата да бик таләпчән кешегә охшаган. Шул ук вакытта күңелгә ятышлы бер малайлык, шуклык та хас кебек үзенә. Кайберәүләр “миңа болай килешмәс, кеше ни дияр” дип куркып торган арада, Илдар абый иркен сулап, тормышны колачлап яши кебек.
– Илдар абый, сез бик матур җырлыйсыз, гастрольләрдә йөргән кеше. Ни өчен артист булып китмәдегез?

– Авырткан тема инде анысы. Журналистика факультетында укыганда, биш ел университеттагы татар халык хорына йөрдем мин. Атаклы хор дирижеры, педагог Ирнис абый Рәхимуллинда шөгыльләндем. Башта кеше алдына чыгып җырларга ояла идем. Ирнис абый репетициядән соң калдыра да, “мин тыңлыйм, син җырла”, ди. Шулай акрын гына җырлата-җырлата, ул минем комплексларны җиңде. Без, авыл баласы, бик кысылган бит. Үзеңнең белгән әйбереңне дә күрсәтә алмый торган гаҗәеп дәрәҗәдә ул кысылу. Кулыма журфак дипломын алгач та консерваториягә кердем. Мәктәпне дә исәпкә алсак, мин 21 ел укыган кеше. Ләкин җырлап китеп булмады. Гаилә бар, малай туды, ашарга кирәк, яшәргә кирәк. 1997 ел, акча эшләве бик читен иде, мине беркем дә белми, беркемгә дә кирәк булмаган яшь чак. Ә акча бит ул бүген, хәзер кирәк...

***

Әңгәмәне "Акчарлак" газетасының яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Альбина Гайнуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2631
21 Декабрь 2020 10:17 1939
ӨСКӘ