Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илдар ӘХМӘТОВ: “Бүтән болай соранып йөрисе булма, диделәр...”

11 Февраль 2021 439
Илдар Əхмəтов үзен танылган җырчыга санамый, популярлыкка омтылмый. Гадилеге белəн горурлана.
– Илдар, əңгəмəлəр бирергə яратмавыңның сəбəбе нəрсəдə?

– Тыйнаклыктан килəдер дип уйлыйм. Бəлки җырчы буларак бу минем бик зур кимчелегемдер. Үзеңə пиар эшлəргə, күз алдында булырга кирəклеген дə аңлыйм.

– “Барс Медиа” белəн килешүең булмаса, бу сəерлегеңне җиңə алыр идеңме?

– Килешү булмаса, чыннан да концертлар оештырып, башкача эшлəргə туры килер иде бəлки. Лəкин мин айлар буе гастрольлəрдə йөрсəм, балаларны тəрбиялəү белəн кем шөгыльлəнə, кем гаилəне карый? Минем гел өйгə кайтасы килə.

– Ничə бала əле сезнең?

– Ике малай иде һəм менə хəзер бер кыз булды.

– Балаларның килəчəген бүгеннəн үк кайгырта башладыңмы? Тормыш авыр бит: югары белем, ипотекалар, башкасы...

– Бер яктан уйлыйсым да килми ул проблемаларны, шулай да баскычлап планлаштырабыз. Малайларга бигрəк тə ярдəм итеп җибəрергə кирəк. Өйлəнсəлəр дə, тормыш корып җибəрергə бер этəргечлəре булырга тиеш. Олы малай футбол ярата – спорт мəктəбенə бирдек. Килəчəктə Идел буе академиясенə кертергə ниятлибез үзен.

– Кечкенəсе?

– Анысы быел беренче класска гына бара əле, əзерлек дəреслəренə йөрибез. Тавышы əйбəт, сəнгатькə тартым, лəкин мин аның ул сəлəтен хобби итеп кенə калдырыр идем. Чөнки безнең илдə сəнгатьне санга суккан кеше юк.

– Шоу-бизнеста мөмкинлеклəр күп бит.

– Шоу-бизнес белəн сəнгать арасында аерма зур. Иҗатыңа ихтыяҗ, хөрмəт булуы мөһим. Консерватория бетергəн кеше акча эшлəү турында уйламый бит ул. Ничек чыгыш ясыйм икəн дип уйлый. Берəр кечкенə генə бүлмə кысаларында үзенең осталыгын, сəнгатен күрсəтсə, бəхеттəн башы күккə тия. Шоу-бизнес – башка.

– Сиңа əти-əнилəреңнəн ярдəм тидеме?

– Һаман да тия. 89 яшьлек Тəгъзимə əби дə кайгыртып тора əле безне.

– Тормышыңны түгəрəк дип əйтə аласың инде алайса?

– Аллага шөкер, муллыкта, барысы да бар. Фатирны сатып, йорт алдым. Ипотекага əле анысы да, түлибез акрынлап. Кисəк кенə зурдан кубып нидер эшли торган керемем юк. Шуңа нəфессез, иплəп яшим.

– Мин сине кызу кешедер дип уйлый идем. Карарларны тиз кабул итəсеңме?

– Гаделсезлеккə юлыксам, кызып китəм. Асылда озак уйлый торган кеше мин. Бу сыйфатым үземə дə ошамый. Тиз кирəк!

– Өстəмə акча эшлəү юлларын сынап карамадыңмы?

– Караштыргаладык. Лəкин төп һөнəрдəн – җырдан китеп булмый икəн.

– Шуңа карамастан күмəк концертларда гына катнашасың, үз концертларыңны булдырып акча эшлəмисең.

– Команда җыеп карадым. Алар мине саттылар. Берсе билет акчасы белəн алдады. Икенчесе: “Илдар, синең белəн 1-2 меңгə йөри алмыйм, үпкəлəмə”, – дип китте. Бер-ике тапкыр шулай җыелышып, таралышып алгач, үзем генə дə йөреп карадым. Бер абзыйга шулай билетлар тотып кергəч: “Илдар, чəй эчəргə, сөйлəшеп утырырга кил, əмма болай соранып йөрисе булма бүтəн!” – диде. Гарьлəндем. Оештыру эшлəре белəн йөрү минем өчен түгеллеген аңладым.

– “Алтын барс” премиясе уннан артыкмы əле синдə?

– Төгəл ун булгач, “бүтəн катнашмыйм, җитəр” дип интервьюлар бирдем дə, башка алган юк əле.

– Яңа җырлар яздырасыңмы?

– Җырлар бар. Радиода да елга бишлəп яңа җыр əйлəнеп ала. Лəкин хəзерге вакытта бик ошаган җырлар аз. Авторлар күпчелек үз тирəсендəге кешелəр белəн генə хезмəттəшлек итə кебек тоела. Җыр ларын да шул кешелəрнең тавышын, манерасын күз алдында тотып, билгеле бер җырчыга туры китереп язалар төсле.

– Гомумəн, җыр алу кыйммəтме хəзер?

– “Шул тирəгə” керү-кермəвеңə бəйле: үз кеше булмасаң, бəясен кыйбат куялар!

– Кечкенə чактагы хыялларыңны искə алыйк əле.

– Бертуган абыйны да үпкəлəтерлек хыяллар булды. Янəсе, бик зур җырчы булам, коттедж салам, кара джип алам. Һəм атлар ярата идем мин. Үземнең ат абзары була, имеш, ə абый шул атларга печəн əзерли. Абыйның шуңа ачуы килгəн иде.

– Хыялың ничə процентка тормышка ашты?

– Күпмедер өлеше үтəлде: кызыл кирпечтəн йорт булды, кара “Рено Дастер” алдым. Атлар гына юк.

– Яшьрəк, кечкенəрəк чагыңда шук идеңме?

– Юк, мин бик тыныч, үпкəчел малай идем. Əрсезлеккə, кыюлыкка училищеда укыганда Əлмəт шəһəре өйрəтте мине. 90нчы еллар шаукымының койрыгы безгə дə элəкте бераз. Кыйналып туйгач, кабат үзем җавап кайтара башладым.

– Ир кеше матур булырга тиешме, Илдар?

– Ир кеше пөхтə, чəче таралган, күлмəге үтүклəнгəн булырга тиеш. Мəктəп директоры кебек!

– Маникюр ясаткан, каш йолкынган...

– Кит əле моннан... ир кеше буламыни ул?!

– Чын ир кеше нинди була соң?

– Андыйларны кызыл китапка кертерлек хəзер. Ир кеше корыч – берəү дə сындыра алмаслык булырга тиеш.

– Ə гаилə, йомшаклык, пар күгəрченнəрдəй гөрлəшеп яшəү?

– Менə шул аңлашып яшəргə, хатын белəн уртак тел табарга кирəк дип йомшап бетəбез инде.

– Син игътибарлы ирме?

– Бəйрəмнəрдə, сигезенче мартларда игътибарлы буласың инде. Мин авылчарак үзем, əтилəр, бабайлар кебек. Озатышып йөргəндə дə хатыныма əллə ни бүлəклəр алмадым. Ниндидер бəйрəмгə тапочки бүлəк иткəнем истə. Концертта тамашачы биргəн чəчəклəрне алып кайта идем.

– Ягымлы сүзлəр белəн дə иркəлəп дəшмисеңме?

– Юк. Кайбер кеше кебек телефонга да “матурым, җанашым” дип язмыйбыз, “Ландыш”, Илдар” бездə.

– Көнлəшəсеңме?

– Кайбер чакта булгалый. Хатынымның хатын-кызлар җыелышкан урынга йөрүен яратмыйм. Анда гайбəт, бер-берсен котырту бар кебек. Гаилəлəр белəн очрашып, бергə аралашырга кирəктер дип саныйм.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 20 февраль 2020 № 7

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1346
15 Февраль 2021 11:09 659
ӨСКӘ