Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илдар Әхмәтов: “Интегеп салып ятмадым” (ВИДЕО)

28 Октябрь 2016 1974
Татар эстрадасының үзенчәлекле тавышлы җырчысы Илдар Әхмәтов белән җәһәт кенә интервью корып алдык. Гади кеше белән сөйләшүләре дә җиңел шул.
– Илдар, нихәл? Нинди яңалыкларың бар?

– Солянка концертларында йөрим.

– Нишләп сольный концертлар куймыйсың? Күренми башладың бит?

– Аның файдасы бар микән соң? Хәзер халык үзе дә буталып бетте бит инде. Кая йөрергә, кая йөрмәскә икәнне белми. Эстрада әзрәк иләк аркылы чыксын дип торам. Тормышлар бераз үзгәрмәс микән дип көтә идем. Үземне зур диңгез өстендәге калкавыч сыман хис итәм әле.

– Яңа клипларың да юк?

– Әле дә продюсерлык үзәге белән килешү нигезендә эшлим. Ул килешү бетмәде ич әле. Шуңа күрә “все вопросы к ним”. Артык чыгымнар чыгарасым килми.

– Казанга күченеп килүеңә күпме булды инде?

– 10 ел.

2.jpg

Хатыны Ландыш белән

– Гаиләң нихәлдә?

– Аллага шөкер, бар да әйбәт. Олы улым Ислам беренче сыйнфка укырга керде. Кече улым Айдарга 4 яшь тула. Хатыным Ландыш нәфис гимнастика мәктәбендә методист булып эшли.

– Кайда яшисез?

– Казан янындагы Большие Клыки бистәсендә. Үз йортыбыз белән. Эльза, “Большие Клыки”ны татарчага тәрҗемә итсәң, сиңа һәйкәл куяр идем! Шуның татарчасын белергә иде.

– Руслар күп анда дип беләм.

– Әйе, руслар күп яши. Кечкенә Клыкиенда да, Зур Клыкиенда да. Татарлар басып бетергән инде аны. Тарихи яктан караганда, монда электән үк кирпечтән өелгән чиркәүләр булган. Биредә җир кишәрлекләре алып, өй алдында мәчетләр төзүчеләр дә бар.

3.jpg

Уллары Ислам, Айдар белән

– Йорт салып кергәнеңә күпме?

– Ел ярым торабыз. Әзер йорт сатып алдым. Интегеп салып ятмадым. Акча бар бит. Акча бөтен нәрсәне хәл итә.

– Агачтанмы, кирпечтәнме?

– Кызыл кирпечтән.

– Ничә катлы?

– Ике.

– Өр яңа, кеше дә тормаган йортмы?

– Әйе, әйе.

– Серле бүлмәләрегез бармы? Раяз Фасыйхов беркемне дә кертми торган бүлмәм бар дигән иде. 

– Серле? Үзең яшь булып, хатының белән әйбәт торып, аның бөтен җирен дә серле итеп була.

– Быелгы җәйне ничек үткәрдең?

– Авылда булдым. Гадәттә, туган авылыма кайтып печән чабам. Абыйлар авылга кайткач: “Бигрәк зурлап чапкансың”, – диләр. Күп дип әйтүләре инде. Быел көз бик каты гөмбәгә йөрдем. Гөмбә белән чирләдем.

– Нинди гөмбәләр җыйдың?

– Җиңелрәк гөмбә җыясың инде. Каен гөмбәсе, ак гөмбә. Хәзер бетте инде алар.

– Каян барып җыйдың соң? Безгә дә урынын әйт әле?

– Менә әйтмим әле (көлә). Үземә җитәрлек бер урыным бар. Шунда барып җыябыз. Җыйган бар гөмбәне маринадладык диярлек. Хатынга банка капкачларын борып тордым...

– Әти-әниләрең исән-саумы? Кайтып йөрисезме?

– Кайтып йөрибез. Кайта алмасак, үзләре шунда ук килеп җитәләр.

– Усал әтиме син?

– Белмим дә инде. Болай усал түгел кебек.
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2760
ӨСКӘ