Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илдар ХӘЙРУЛЛИН: “Совет чорында артистлар гына түгел, бөтен дөньясы эчте”

29 Июнь 2020 920
Камал театры артисты Илдар Хәйруллинга 70 яшь тулуын белгәч, имәнеп киттем. Элегрәк бу яшьтәгеләрне чын әби-бабай итеп күз алдына китерә идем. Күпләр килешер, Илдар абыйга “бабай” дип әйтергә һич тел әйләнми. Гел яшьләр арасында кайнавы, замана белән бергә атлавы картаюдан саклый күрәсең үзен.
– Театр сәнгатендә чын дуслык дигән нәрсә бармы?

– Рус театрында бер мәзәк бар. Ике артист очраша. Берсе: “Давай с тобой дружить”, – ди. Икенчесе: “Давай, против кого?” – ди. Бер-берсеннән башка яши алмаган, “аерылгысыз” дусларны күрергә туры килде. Тик ул дуслык беренче мактаулы исем, фатир алуга кадәр генә барды.

–“Без яшь чакта максатларыбыз юк иде, кысаларда яшәдек” дип сөйлисез... 

– Әйе, совет чорында кысалар күп булды. Хәзер уйлыйм: нигә соң без яшь чакта эчә идек? Артистлар гына түгел, бөтен дөнья эчте бит. Җәмгыятебез эчте. Ә ни өчен эчә идек соң дим? Чөнки максатлар булмаган. “Менә сиңа 70 сум хезмәт хакы. Бер урында гына эшлә, читкә йөрмә... 5 елдан соң кешедән бушаган фатир бирербез. 10 елдан ике бүлмәлене алырсың. Аннан хезмәт хакыңны 100 сум итәрбез...” Менә шушы нәрсәләр кешеләрне калыпка кертә, куштанланырга, бер-береңне сатарга өйрәтә иде. Шушыны күргән, аңлаган кешеләрнең җаннары әрнеп, эчүгә сабыша иде. Ярый, Аллага шөкер, без ул нәрсәләрне уза, котыла алдык!

***
Әңгәмәне тулысынча газетабызның пәнҗешәмбе көнне чыгачак яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1666
3 Август 2020 10:18 1080
ӨСКӘ