Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илдар ХӘЙРУЛЛИН: “ХАЛЫККА ОШЫЙМ ДИП КҮЛГӘ ДӘ СИКЕРӘЛӘР, ӨСТӘЛ АСТЫНА ДА КЕРЕП ҖЫРЛЫЙЛАР...”

19 Август 2020 636
Камал театры артисты Илдар абый Хәйруллин белән җәй башында очрашкач, шактый озак сөйләшеп утырдык. Әңгәмә озын булды, шуңа күрә аны берничә кисәккә бүлеп тәкъдим итәм. Беренче өлеше июль аенда басылган иде.
– Яшьләрдән кемнәргә сокланасыз?

– Элвин Грейга. Яңа сүз әйтте, яңа форма, яңа рух кертте. Гадәттә безнең татар яңалыкка каршы чыгып: “Татарда андый әйбер юк, безгә ят нәрсә”, – дия башлый инде... Беренче тапкыр сәхнәдәге чыгышын карап торам. Тавышы да юк. Чыкты, җырлый. Минем тәнем кызыша башлады. Биисем килә. Беренче тапкыр татар җырында өлкән абый-апаларның торып басып, бии башлавын күрдем. Эстрада “Галиябану” белән “Җидегән чишмә” генә түгел ул. Эстрада – башка әйбер. Яшьләргә башка нәрсә кирәк. Аларның сикерәселәре килә. Грейда шушы әйбер бар.
Тагын бер мисал. “Татар җыры”на Тямайны чакырдылар. Мин анда режиссер идем. Чыкты. “Сандугач”ны җырлый башлады. Репетиция вакытында чыгышын күргәч, эчем катып көлдем. Әлбәттә, сәхнәдә үзеңне алай тотарга ярамый. Бу сәхнә законнарына каршы килә. Ләкин Фирдүснең шул минусы плюска эшләде. Үзенең йөзе, алымы килеп чыкты. Башта бик ошады ул миңа. Аннары “Гомер уза” дигән җыры килеп чыкты. Лепс белән чагыштыра башладылар үзен. “Вәт, молоде-ец”, – дим. Эстрадага яңа тормыш, яңа сулыш өрде дип уйладым. Ләкин шул ике җыр булды да, шуның белән бетте... Җырчыны банкетлар бетерә. Халыкка яраклашам дип күлгә дә кереп җырлыйлар, өстәл астына да...

***
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының иртәгә чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 2740
24 Август 2020 11:32 2504
3 Сентябрь 2020 10:07 1828
14 Сентябрь 2020 10:17 957
ӨСКӘ