Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илүсә Фәләхова: “Эшемне ташлап, блогер булыр өчен авылга кайттым”

22 Июль 2020 814
Казандагы эшен ташлап, махсус авыл җиренә кайтып, инстаграмда блог алып бара башлаган бердәнбер татар блогеры ул – Илүсә Фәләхова. Бүген әти-әнисе янында, Мамадыш районы Олыяз авылында яшәп, гөрләтеп блогерлык эшен алып бара 25 яшьлек кыз. Көндәлек тормышларын ничек бар – шулай күрсәтә. Бөтен гаиләсен видеога төшерә.
– Илүсә, авылга кайтып, блогер булырга теләвеңне әйткәч, әти-әниеңнең фикере нинди булды?

– Блогер булып китүем – уеннан башланды минем. Ул вакытта рәсми эш урыным бар, бер ай эшләп, бер ай ял итә идем. Шулай чираттагы бер аемны эшләп, акча туплап кайттым. Инстаграмда блогерларны карыйм: кемдер “гив” уздыра, кемдер реклама ясый. Беткән баш беткән дип, мин дә әле берсеннән, әле икенчесеннән, өченчесеннән, акча түләп, реклама алдым. Язылучыларым арта торды, тормышым белән кызыксына башладылар. Кайнар табага май салган кебек булды бу миңа. Кызып киттем. Казанда яши идем. Авылга кайттым, авылны төшерә башладым. Эшкә китәргә вакыт җитә башлады.

***

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының иртәгә чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1686
3 Август 2020 10:18 1118
ӨСКӘ