Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Ил казнасы кечерәя бара"

30 Декабрь 2015 1609
Тарих фәннәре докторы Дамир ИСХАКОВ белән әңгәмә.
– Дамир әфәнде, “Дәүләт бюджетында пенсия түләргә дә акча булмаска мөмкин”, – дигән сүзләр йөри, 2016 ел авыр булачакмы?

– Пенсия түләүләр әле дәвам итәр, чөнки дәүләт казнасында аны түләрлек кенә акча бар. Әмма пенсияләрне түләү буенча инде проблемалар барлыкка килде. Алга таба ул тагын да артыр дип уйлыйм. Эшли торган пенсионерларга түләүне, кайбер ташламаларны киметергә уйлыйлар. Пенсионерларга акчаны арттырмау, пенсияләрне кыскарту мәсьәләсе килеп туачак. Бу яхшы әйберләр түгел, нормаль дәүләттә мондый хәлләр күзәтелми. Ләкин безнең илнең казнасы айдан-айга нечкәрә бару сәбәпле, 2016 елда халык инде моны үз кесәсендә татыячак. Киләсе елда пенсия түләүләр бетте дигән сүз түгел, түләнәчәк, әмма инфляция дәрәҗәсенә җиткермичә, барыбер пенсионерларның кесәсенә кереп, шуннан акча алып чыгачаклар.

– Моннан чыгу юлы бармы?

– Чыгу юлы бар, әмма икътисадны һәм сәясәтне үзгәртергә кирәк. Әмма бу килеш кенә барганда бернәрсә дә үз¬гәрә алмый. Сәясәт шул ук элеккеге сәя¬сәтчеләр кулында һәм алар үз пози¬цияләрен үзгәртмәячәк. Ягъни, демократия булмаячак. Демократия бул¬магач, икътисади мәсьәләләр дә кат¬лаулы булып калачак.

– Бер елны Украина, икенче елны Сирия, киләсе елга нинди сугыш чыгар икән?

– Әле Сириядән чыгасы бар. Татарлар әйтә бит, кергәнче чыгуыңны уйла дип. Без анда уйламыйча кердек. Аннан хәзер болай гына чыгып булмый. Әле киләсе елга да Сирия проблемасы калачак.

– Доллар күтәрелү, нефть бәясенең төшүе дәвам итәчәкме?

– Киләсе елның 1нче яртыеллыгында зур үзгәрешләр булмас дип уйлыйм. Ситуация шул килеш калыр һәм Россия өчен тискәре булыр.

– Авыл хуҗалыгы һәр елны “рекордлы уңыш җыйдык” дип лаф ора. Ә ипи бәясе арта. Ипи бәясен генә дә арттырмыйча кала алмыйбызмы?

– Юк, чөнки инфляция процессы бара бит. Инфляция зур булу сәбәпле, ипигә дә бәяләр арта.

– Казан Курчак театры янында Кыш бабай резиденциясе өчен күп миллион сум акча тотылачак. Кризис дип шапырынабыз, ә шундый, яңа елда гына кирәк булачак әйберләргә миллионнар тыгабыз.

– Бездә кирәкмәгән урынга акча тыгу күп инде ул. Россия байлары утрау сатып ала, 9 яшьлек балаларына 90 мең евро туздырып туган көн уздыралар. Бу яктан караганда, Татарстан хөкүмәте үз кесәсенә салмый, бәйрәмгә шартлар тудыра, монысы ярый дип уйлыйм. Әмма шулай да акчаны азрак чыгарырга да мөмкин булыр иде.

– 17 декабрьдә Путин журналистлар белән очрашты. Бу халыкка ни булса да бирәме?

– Мәгълүмат чарала¬рын карап чыктым, мактаучы журналистлар бик аз бит. Экспертлар әллә ни кызык булмады, ди¬ләр. Россиянең тышкы сәясәтен пропагандалау барды. Эчтәге мәсьәләләр турында зур сөйләшү булмады. Халык ул хәтле ахмак түгел бит, нәрсәнең нәрсә икәнен аңлый. Мондый юллар белән генә халыкны үзеңә җәлеп итеп булмый.

– Путин: “Татарстан президентын ничек атауны республика халкы үзе хәл итсен”, – диде.

– Алай дип әйтмәде шул, башкачарак әйтте: “Чечняда алып аттылар, безгә дә алып атарга кирәк”, – дигән мәгънәне белдерде ул чынлыкта.

– Яңалыкларда гел Украина, Сирия, Төркияне сүгәләр, ә ник Россиядәге хәлләрне күрсәтмиләр соң?

– Уңай, мактанырлык әйберләр юк, шуңа күрә күрсәтүнең мәгънәсе дә юк. Киресенчә, ул тискәре фикер тудыра. Тышкы эшләр белән шөгыльләнүен, Россиянең зур ролен күрсәтеп, үзләрен күпертергә маташалар.

– Төркия белән мөнәсәбәтләрнең начараюына ничек карыйсыз?

– Бик тискәре күренеш дип саныйм. Мәскәү нинди генә пропаганда алып барса да, фикеремне үзгәртмәячәкмен. Татар өчен, чынлыкта Россия өчен дә моның бернинди файдасы юк. Икътисади элемтәләр өзелә, мөнәсәбәтләр начарая. Беткә үч итеп тун яндыру белән бер. Үзем Эрдоганга бик тискәре карый идем, әмма төрек халкы белән властьта торучыларны бутарга ярамый. Шундый бутау китте, бу бик зур ялгышлык.

– “Фәннәрне татарча укытуны тыю” турында фәрман тормышка ашарга тора...

– Әгәр дә Мәскәү акылына килмичә шулай барса, чынлап та тормышка ашачак. Чөнки рус булмаган халыкларның бу басымга каршы торырга көчләре җитми. Татарның да көче юк. Монда бөтен ысулларны файдаланып көрәшергә кирәк, әмма авыр булачак.

– Мондый чорда Татарстанга, татарларга яшәп калыр өчен нишләргә кирәк дип саныйсыз?

– 1920 елларда бай нәселдән булган гаиләнең бөтен әти-бабаларын сөргенгә сөрәләр. Әбиләре исән калып кайткач, оныкларына: “Белем алырга тырышыгыз, сезнең белемегезне беркем дә ала алмас”, – дигән. Безгә дә менә шул турыда уйларга кирәк. Белем алыйк, шуннан соң киләчәгебез булыр.

ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Ноябрь 2020 10:35 2145
16 Ноябрь 2020 09:59 1547
19 Ноябрь 2020 10:02 1478
9 Ноябрь 2020 11:10 1363
ӨСКӘ