Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Җиләк җыю тынычландырамы?

7 Июль 2020 452
Психолог Рамилә КАСЫЙМОВА белән мини-әңгәмә.

– Җиләк җыю кешене тынычландыра, диләр. Дөресме бу?

– Төрле темпераментлы кешеләр бар. Кемдер печән чабып, кер юып яки авыр физик хезмәт белән тынычлана. Бакча казып яки авыр әйберләр күтәреп тынычлык тапкан хатын-кызларны беләм. Шуңа күрә җиләк җыю бөтен кешене дә тынычландыра дип әйтеп булмый. Киресенчә, җиләк җыю һәм чүбен чистартуны вак эш дип караган кешеләр булырга мөмкин.

– Шулай да, җиләк җыюның уңай ягы бармы?

– Әлбәттә. Табигатькә чыгып, аның белән аралашу. Җиләк җыйганда син таби­га­ть­тән энергия аласың. Кайбер кеше кошлар сайравы, аккан су тавышлары тыңлап тынычлана. Бүлмәдә медитация бе­лән шөгыльләнеп утырганчы, җиләк җыярга бару күпкә яхшырак. Бигрәк тә шәһәр кешесе өчен. Шәһәр шау-шуы­на ияләнеп, анда яшәүче халык күп нәр­сәләргә игътибар итми башлый, ә таби­гатькә чыгу сизгерлекне арттыра.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннаныннан алынды, 18 июль 2019 № 28
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
20 Июль 2020 11:12 1686
3 Август 2020 10:18 1119
ӨСКӘ