Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Җиләк җыйдым, сөю җуйдым...

9 Январь 2019 1795
ХИКӘЯ
Гөлйөзем, йөзенә төшкән кояш нурыннан качып, юрган астына кереп киткән генә иде, тәрәзә пыяласына кемдер вак таш ыргытты. “Насыйр!” Кыз тиз генә юрганын читкә алып бәрде:

– Ничә тапкыр әйтергә була сиңа? Ник ыргытасың ул ташны? Тәрәзәне ватасың бит! Әти колагыңны бора, бел аны! – дип тәрәзәне ачты.

Бакча рәшәткәсенә таянып басып торган Насыйрны күрүгә, елмайды да:

– Үзең генә барырга курыккач, җиләк җыярга мине дә чакырасыңмыни? – дип үртәде.

– Барасың килмәсә, киттем алайса. Үзең кичә: “Мине калдырма, колагыңны борам дигәч кенә... Син бит колакны каты борасың.

Насыйр, “бик исем китте бармасаң” дигән кебек кыяфәт чыгарып, велосипедына атланды да китә башлады. Кызга шул җитә калды, ике минуттан атылып чыкты да, кулындагы кәрҗинен күкрәгенә кысып, арткы урынга кунаклады. “Бигрәк җиңел үзең, чыпчык авырлыгы да юк”, – дип көлде егет. “Үзеңне бел, саламторхан!” – дип чыркылдап көлде кыз.

Кояшлы матур иртәнең җылы нурлары гына түгел, бер-беренә булган сөю хисләре күңелләрен иркәли, матур хисләр тудыра, гел шаярасы-уйныйсы килеп тора аларның. Шуңа да бер-берсенең төртмәле сүзләренә дә үпкәләмиләр, аны матур сүз итеп кабул итәләр.

Җиләкле тау битендә кояш кыздыра башлаганчы җиләк җыйдылар. Онытылып, бер-берсенә артык якынайганнармы, кинәт чәчләре чәчкә кагылып киткәнгә икесе дә сискәнеп, читкә тартылдылар. Бит урталары кызарып чыккан кыз каш астыннан гына егеткә күз салды. Насыйр да аңа карап тора икән. Карашлары кисешүдән икесен дә ток суккандай булды. Бу – ике йөрәктә берьюлы сөю уты кабыну иде. Җиләк кайгысы бетте. Янган йөрәкне тынычландырырга теләпме, су буен яңгыратып, елгада коендылар. Төш вакыты җиткәч кенә кайтырга булдылар.

– Гөлйөзем, мин иртәгә абый белән эшкә чыгам. Укырга барганчы бераз акча эшләми булмас. Киемнәр аласы бар, тегесе-бусы дигәндәй... Син ни... башкалар белән җиләк җыеп йөрмә инде, яме, – диде Насыйр, тотлыга төшеп.

Алар инде капка төбенә кайтып җиткәннәр, йорт эченнән борчулы йөз белән Гөлйөземнең әнисе чыгып килә иде.

– Әйтми киткәнсең! – дип әрләсә дә, Насыйр белән бик матур гына сөйләште үзе.
Ул арада әтисе дә пәйда булды:

– Кияү килгәнмени? – дип үртәде ул һәм егетнең аркасыннан шап-шоп кагып куйды.

– Ну, әти! – Гөлйөзем җиләген алырга да онытып, йөгереп кереп китте.

– Әтисе, оялтма балаларны! – дип шелтәләде әниләре, үзе кызы артыннан ашыкты.
  
– Ярату оят эш түгел, шулай бит, ки... Насыйр! Кисәтеп куям, тәртипле булыгыз, юкса!.. Күрәсеңме моны?

Насыйр каш астыннан гына Дамир абыйсының йодрыгына күз салды. Ике метрлы кешенең йодрыгы да шактый күренә иде. “Бу башыңа төшсәме?” – дип егет тизрәк китү ягын карады.

Башкалар әйткәндә алай матур яңгырамаса да, Дамир абыйсы “кияү” дигәндә егетнең йөрәге “дерт” итеп куя, әллә ничек, рәхәт булып китә аңа. Тиз генә укып бетерәсе дә Гөлйөземгә өйләнәсе иде! Хыяллар, хыяллар...

Гөлйөзем дә шундыйрак хыяллар белән яши иде. “Югары белемне читтән торып та алырга була, икесе бергә укырлар, җиңелрәк тә булыр. “Өйләнәм, миңа кияүгә чык”, – дисә, каршы торып маташмам, риза диярмен”, – дип, күп кичләрне юрган астында план корды.

Соңгы кыңгырау, аттестат алу көне... Бераз өлкәнәергә, тормышка аек караш белән карарга мәҗбүр итә торган мизгелләр... Кияүгә чыгу планы да артка табарак күчкән кебек. Иптәш кызларының барысы да кайсы-кая барырга план корганда, нигә Гөлйөзем кияүгә чыгарга ашкына соң әле?! Насыйр белән яхшылап сөйләшергә кирәк бүген үк!

Егет кызның очкынланып сөй­л­әвен тыңлап торды да:

– Мин ничек китим, Гөлйөзем?! Үзең беләсең бит, йорттагы бөтен авырлык миндә. Әни булмагач, сеңелкәшләрне мин карамый кем карасын, – дип әйтеп куйды.
Кыз шундук күктән җиргә төште. Карале, бу хакта ничек онытып җибәрде әле ул? Моннан ике ел элек әниләре ындыр табагында ашлык астында калып үлгәч, Насыйр укуын ташларга булган иде. Аны укытучылар кайсы үгетләп, кайсы юмалап фикереннән кире кайтарды. Урта белемсез каласы иде егет. Инде югары белем алырга аны ничек өндисең ди? Шулай ук үзе генә китәрмени Гөлйөзем? Насыйрсыз нишләр инде ташкалада.

– Үзең генә китмә инде, Гөлйөзем! Әйдә, башта өйләнешик.

– Нәрсә?! Синең бит әле миңа “яратам” дип тә әйткәнең юк!

– Соң... Син аны болай да беләсең бит инде, Гөлйөзем!

– Юк, белмим!

– Ярар алайса. Мин ни... сине бик... нитәм. Әй! Туп-туры карап торма әле, Гөлйөзем, бөтен фикеремне чуалтасың... Ни... давай син миңа кияүгә чык та...

Гөлйөзем чыдый алмыйча, пырхылдап көлеп җибәрде. Кызның көлүеннән гарьләнгән егет артына да борылып карамыйча кайтты да китте. Үпкәләде... Карале, мондый гадәте дә бар икән Насыйрының, моңарчы сизми-белми иде Гөлйөзем.
Гөлйөземнең күңеле төште. Йоклый алмый төне буе борсаланып чыкты да иртүк торып Насыйр янына китте. Ул инде укырга керергә калага китәчәк, аңарчы егет белән аңлашырга тели иде. Насыйрны өйдә туры китерә алмады кыз. Күрше йортта гаиләсе белән яшәүче абыйсына кереп, кечкенә генә хат кисәге калдырды да кунакка кайткан туганнан туган апасына ияреп калага китте. Исәбе – бер уңайрак уку йортын карарга да, документларын тапшырып, имтиханнарга әзерләнергә, кире авылга китәргә иде. Апасы суларга да ирек бирмәде, “Кайтмыйсың булгач, кайтмыйсың”, – дип, Гөлйөземнең бөтен планнарын җимереп ташлады.

Апасы киңәше белән, кыз “перспективалы” уку йортына керде. Авылга кайта алмады, ул кайтам дигәндә генә йә апасы авырып китә, йә башка борчу чыга. Моңарчы ничек яшәгәндер апасы, бер минут та кыздан башка тора алмый. Әтисе ике арада йөреп тора, кайвакыт әнисе дә килеп китә. Насыйр турында сорыйсы килсә дә, әтисеннән кыенсына кыз. Ә беләсе килә: хәле ничек, кызны сагынамы икән? Гөлйөзем бик сагына Насыйрын! Кайта гына алмый. Әтисенә берничә тапкыр: “Мине авылга алып кайт әле”, – дип ялынып та карады. Башта риза була да, соңыннан: “Кеше бик күп, син сыймыйсың, минем белән кайтасы кешене калдыра алмыйм бит инде”, – дип, кызның күңелен төшерә. Авылдан киткәндә калдырган хатта: “Мин сине яратам!” – дип язасы калган. “Пока, саламторхан!” имеш.

Әллә юри кайтармыйлар инде авылга... Әллә? Насыйр башкага өйләнеп куйганмы? Юктыр... юктыр... Гөлйөземне ярата бит ул... Әллә бик нык үпкәләп... Юк ла, булмас, ярты ел эчендә... Ярты ел да көтмәскә! Насыйр армиягә китсә, Гөлйөзем аны биш ел да көтәргә риза!

Менә тиздән Яңа ел җитә, кыз авылга кайтыр, күре­шерләр, аңлашырлар.
Әмма Яңа елга да, аннан соң да кайта алмады Гөлйөзем. Янды-көйде кыз, йөзләре саргайды, әмма аңа авылга кайтулар насыйп булмады. Апасы тәмам чиргә сабышты, әле су кирәк аңа, әле мендәрен кабартырга... Насыйр да хат язмый. Җәй җитсә, бер ел була бит инде киткәненә. Ничек сагынды ул сөйгәнен! Артыннан бер адым калмый тагылып йөргән Раифтан тәмам туйды инде. Апасы бертуктаусыз шуны мактый, “Профессор малае, акчалары күп”, имеш. Булмагае! Гөлйөзем Насыйрны ярата, кызга ул гына кирәк. Апасы әйтмешли, “ятим, хәерче” булса да, Насыйрны беркемгә алыштырмаячак. Гөлйөзем инде бөтенесен аңлады, аны авылга юри кайтармыйлар, бәлки Насыйрга “Гөлйөзем кияүгә чыкты” дип тә әйткәннәрдер. Юкка тырышалар, Насыйр аларга мәңге ышанмаячак. Менә җәй генә җитсен, очрашачак алар! Бергә-бергә җиләк җыярлар, су коенырлар. Бик аерырга тырышсалар, кияүгә чыгар да куяр Гөлйөзем! Үз хыялына үзе ышанып, кыз дәртләнебрәк йөри башлый, очына-очына имтиханнарга әзерләнә. Шулай вакытның узганы сизелми дә кала.

Ниһаять! Әтисе килде, Гөлйөзем авылга кайтып бара. Ничек сагынган кыз авылын! Күзе юлда булса да, күңеле белән авыл урамнарын айкый иде Гөлйөзем.
Алар кайтып җиткәндә караңгы төшкән, урамнарда тынлык, кеше заты күренми иде. Әни белән кызның кавышу шатлыгы өй эчен яңгыратты. Сөйләшеп сүзләре бетмәде, Насыйр турында сорарга теле кычытса да, Гөлйөзем батырчылык итмәде. Иртәгә очрашалар бит, “Оялмыйча әниеңнән егетең хакында сорау килешми” дип уйлады да, юрганын башыннан ук бөркәнеп, йокларга ятты. Ерак юл шактый арыткан, кыз шундук йоклап китте.

Әти-әни йортында йокы тәмле икәнлеген Гөлйөзем беренче тапкыр аңлады. Төш җиткәндә генә торып чыккан кызның яңа гына мичтән чыккан тәмле ризык исеннән башлары әйләнде. Өстәл өсте тулы булса да, тагын нидер пешереп маташкан әнисен йөгереп барып кочаклады да, тәлинкәдәге кетердәп пешкән бер коймакны алып, “хәзер кайтам” дип чыгып та китте. Әнисенең: “Кая чабасың?” – дигән сүзен бөтенләй ишетмәгәнгә сабышты. Кая булсын инде?! Насыйр янына... Тукта, килешеп бетәр микән? Ул шып туктап калды. Гөлйөзем беренче тапкыр үзенең Насыйр янына атлыгып торуыннан кыенсынып калды. Ни генә дисәң дә, бер ел вакыт узган. Насыйр ничек каршы ала бит әле? Балачак узган, моның белән килешми булмый. Авылга кайткач кына Гөлйөзем үзенең җитдиләнеп, бераз “акылга утырып” кайтуын тойды. Кеше ни дияр? Килешерме? Мондый уйлар моңарчы башына да кереп чыкмый иде бит.

Гөлйөзем Насыйр белән бергә җиләк җыйган болынга юнәлде. Әле җиләкләр өлгермәгән, яфраклары гына “кайттыңмы?” дигән кебек кызның балтырларын иркәләп алдылар. Гөлйөзем сискәнеп китте, үзен кемдер карап тора дип уйламаган иде ул.

– Шәһәр кызы кайткан икән! Сәлам дә бирми кешеләр, зурайганнар.

– Насыйр!

Гөлйөзем егет янына йөгереп бармакчы булды, әмма аяклары баскан җирдән кузгалмады. Кызның каршында җилдән каралган йөзле, арыган-алҗыган кыяфәтле Насыйр басып тора иде. Тавышы калынайган... Нигәдер бу егет ят иде кызга. Шулай да, Гөлйөзем үзен мәҗбүр итеп булса да, егет янына килеп кулын сузды.

– Исәнме, Насыйр!

Егет баскан урыныннан кузгалмады, кызга кул бирмәде.

– Исән булмасам, монда басып тормас идем инде.

Сүзләре ялганмады. Әллә егетнең кирле-мырлы торуы, әллә башка нәрсә сәбәп булды, кыз үзен уңайсыз тойды. Кая китте чаялыгы? Нигә шатланмады ул егетне күреп? Насыйр да артык сөенгән кебек күренми... Нәрсә булды аларга? Нәрсә дә булса әйтергә кирәктер бит инде? Гөлйөзем егеткә якынрак килеп басты.
Шулчак акрын гына җил исеп куйды. Кызның борынына әллә ниткән ачы тир һәм тирес исе килеп керде. Ирексездән йөзен чытып, башын читкә борганын тоймый да калды Гөлйөзем. Насыйр кызның йөзен күрде, барысын да аңлады, бер сүз дә дәшми генә борылды да китеп барды. Гөлйөзем аннан җирәнә! Нинди хурлык! Башка бервакытта да кыз белән очрашмаячак ул.

Кыз Насыйр күренми башлаганчы урыныннан кузгала алмады. Нәрсә булды инде бу? Бер ел буе өзелеп көткән очрашу шушылай булыр дип кем уйлаган? Кая аның ашкынып авылга кайткандагы хисләре? Бер ел эчендә бер генә көнгә дә истән чыкмаган Насыйрдан читләшүен ничек аңларга? Сынатты Гөлйөзем, биш ел көтәргә дә әзер дип йөри иде үзен. Менә ничек килеп чыкты. Биш минут эчендә балачак дустыннан, беренче мәхәббәтеннән ваз кичте.

Күңелсез кыяфәттә кайтып кергән кызын күреп, әнисе борчылып куйды:

– Ни булды, кызым? Кыяфәтең калмаган.

Әнисенең йомшак сүзеннән кызның тулган күңеле тәмам ташыды. Ул:

– Әни!.. Әни, мин инде Насыйрны яратмыйм икән. Ул әллә нинди хәзер, үзгәргән, тупас сөйләшә, үзеннән әллә нинди авыр ис килә. Нишлим инде хәзер? – дип әнисенең куенына сыенды.

Әнисе елмаеп кызын күкрәгенә кысты.

– Яратмау – дошман күрү дигән сүз түгел, дуслар булып калыгыз. Балачак дуслыгы гомерлек ул, кызым. Иң яхшы дус – балачак дусты. Калганнары гомер юлында кирәк булган өчен генә танышу, дуслашу. Син безгә үпкәләмә инде, кызым. Әтиең “сыналсыннар әле” дип сине авылга кайтармаска булган иде, сынаттыгыз бит. Бәлки шулай килеп чыгуы яхшы да булгандыр. Озаграк булган саен ярасы да тирәнрәк булыр иде. Сез бит бер-берегезгә “Яратам” дип әйткән, вәгъдәләр бирешкән кешеләр түгел. Дуслыкны ярату дип уйлап, яратуның ни икәнен дә белми калырга мөмкин кеше. Ярату ул бөтенләй икенче төрле. Яраткан кешеңнең бер гаебе, кимчелеге күзгә күренми. Ярар, кайгырма, дуслашырсыз әле. Әйдә, кызым, чәйләп алыйк, аннан соң тагын серләшербез...

Гөлйөзем җәй буе авылда торса да, Насыйр белән кабат очраша алмады...

...Август ахырында кыз яңадан шәһәргә китеп барачак. Апасы киңәше белән институтны ташлап, Раифка кияүгә чыгачак. Алда аны бай, рәхәт тормыш көтеп торачак. Барысы да җитеш тормышта яшәгән кыз юк-юкта Насыйрны искә төшерәчәк. Һәм: “Ярый әле авылда калмаганмын, фермада резин итек киеп, сыер савар идем. Бу тормыш төшемә генә керер иде”, – дип уйлап куячак. Гомере буе бай тормышына канәгать булып яшәячәк. Әмма Гөлйөзем башка беркайчан да Насыйр белән бергә җиләк җыйгандагы рәхәтлекне тоймас... Чәчләре чәчкә кагылып киткәндәге татлы хисне кичермәс... Май баскан йөрәк беркайчан да сөю теләп типмәс.

Рубрика: ПРОЗА Автор: Мөнирә Сафина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ