Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Илһам Шакиров: “Мин бит әле яшәп бетермәгән” (ФОТОРЕПОРТАЖ)

15 Февраль 2017 1422
Бүген татарның мәшһүр җырчысы Илһам ага Шакировның туган көне. Чын күңелдән аны әлеге бәйрәме белән котлыйбыз! Шул уңайдан, Илһам абый белән әңгәмәдән өзек тәкъдим итәбез. Аның әйткән һәр сүзе тирән мәгънәгә ия. Үзе бер фәлсәфә, үзе бер дөнья!
– Илһам абый, кайсы чорыгызны сагынасыз?
– Беләсеңме, һәр чор үзенчә кадерле. Монысы яхшы, монысы яман иде, дип утырасы юк.

– Тормыш юлыгызда начар кешеләр очрадымы?
– Андыйларны оныта белү мөһим. Гел ызгышып-талашып йөрсәң, үзеңә начарлык эшлисең. Сабыр итәргә кирәк.

– Иң якын дустыгыз бармы?
– Алар миндә байтак булды. Яхшы кешеләргә рәхмәт укыйсың, яманнарына дәшмисең генә. Начар кешегә орынсаң, үзең генә пычранасың. Игътибар итмә син аларга. Шул игътибар итмәү – алар өчен үзе җәза.

– Матур яшәдем дип уйлыйсызмы?
– Матур яшәдем дип, мин бит әле яшәп бетермәгән (көлеп)! Гел матур гына дип тә әйтеп бетереп булмый. Ул һәркемдә дә шулай, үскәнем.


FullSizeRender-11.jpg

– Бүгенге эстрададагы җырчыларны кабул итә аласызмы?
– Кайберсен кабул итәсең, кайберсен читкә бәрәсең инде аларның...

– Өйдәдә җырлыйсызмы?
– Өйдә гел җырлап йөрсәң, юләр буласың бит ул (көлеп).

– Сәламәтлегегез ничек?
– Төрле вакыт була.


2015 ел, сентябрь.


FullSizeRender-5.jpg


FullSizeRender-6.jpg


FullSizeRender-7.jpg


FullSizeRender-8.jpg


FullSizeRender-9.jpg

Илһам Шакиров - Эзләдем бәгърем сине
00:00 / 00:00
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ