Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ике вәхши кыйнап үтергән...

9 Май 2017 1441
           741684.jpg

2008 елның 13 июле. Казанның Чуйков урамы, 12а йортында урнашкан “Семерочка” кибете. Кичке унберенче ярты. Бу көнне кибеттә В.К.Габделхакова сату итә, ә каравылда Наил Хөснетдинов тора. Беренче карашка, бар да гадәттәгечә. Наил дә үзенең соңгы сәгатьләре якынлашуын сизмәгәндер. Нәкъ менә шушы хәерсез көндә ике вәхши аның үлемендә сәбәпче була: баш сөяге ярылган Наил җан бирә.

Наилнең җир куенында ятуына инде дистә елга якын гомер узган, әмма ата-ана йөрәге әле һаман моның белән килешә алмый өзгәләнә. Дөреслек эзли. Ул вәхшинең берсе юк инде, әллә каһәр суккан, әллә наркотиклар харап иткән. Заманында Эчке эшләр министрлыгы системасында эшләүче әлеге кешене наркотиклар кулланганы өчен эштән алганнар... Хәтерегездә булса, бу хәл заманында зур гына тавыш-гауга куптарган иде.

Күптән түгел “Зарлы телефон”га Наил Хөснетдиновның 86 яшьлек әтисе Хәлим абый Хөснетдинов шалтыратты: “48 яшьлек улымны ике исерек кыйнап үтерде, – дип башлады ул сүзен. – Тикшерү эше бик озак барды. Әмма улымның гомерен өзгән бәндәләрне төрмәгә утыртмадылар. Рухи зыян өчен берсенә – 158 мең, икенчесенә 20 мең сум акча түләтергә дигән карар чыгардылар. 158 мең түләргә тиеш дигәненең бер тиен биргәне юк, качып йөри. Хәзер инде яшәү урынын да бер җимерек йорт итеп күрсәтәләр. Шушы яшемә җитеп, дөреслек таба алганым юк...”

Язманы тулысы белән 11 майда чыгачак, "Акчарлак" газетасының 18нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ