Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Идел Кыямов Япониядә модель булып эшләп кайткан

11 Февраль 2013 1306
"Манзара" тапшыруын алып баручы Илдар Кыямовның улы Идел ярты ел элек Япониянең башкаласы Токиода модель булып эшләп кайткан иде. Ул вакытта аңа 17 яшь кенә булса да, чит илгә чыгып китүдән куркып тормаган егет. Идел белән Казан театр училищесында очраштык. Әңгәмә барышында татар телен камил белүе, тәрбиялелеге, итагатьлелеге белән соклану хисләре уятты ул миндә.
– Идел, бер белмәгән илгә модель булып эшкә китүең ничегрәк килеп чыкты?

– 2010 елның көзендә мода белән шөгыльләнә, фотога төшә, портфолио туплый башладым. Шулай бервакыт “Fashion Bank” дигән сайтта фотосурәтләремне күреп, бер агент чит илдә модель булып эшләргә чакырып, миңа хат юллады.

– Әти-әниең каршы булмадымы?

– Билгеле, башта каршы килделәр. Соңыннан әти ул кеше белән скайп аша сөйләшеп, анда ничек эшләвем, кайда яшәвем турында бәйнә-бәйнә сорашып, канәгатьләнерлек җавап алгач, ризалаштылар.

– Япониядә ничек каршы алдылар?

– Каршы алып торучы булмады. Башта агент “сине каршы алып, кирәкле җирләрдә йөртәчәкләр” дигән иде. Иртәгә Токиога очасы дигән көнне төнлә генә агенттан хат килеп төште: “Сине каршы алучы булмый, менә сиңа план, шуның буенча эш итәрсең”, – дигән. Чит илдә үземнең генә булганым юк иде. Бераз куркытты. Төнлә белән картаны карап, өйрәнеп чыктым да, телефоныма күп итеп акча салып, икенче көнне Япониягә очтым. Аэропортта “контроль”ләрне узып, багажларымны алдым да, кая барырга белмичә, “Один дома” фильмындагы малай кебек басып торам. Шунда артымда гына бер рус һәм япон кызының сөйләшеп торуын ишеттем. Яннарына барып, автобуска билет алырга ярдәм итүләрен сорадым. Япон кызы ярдәм итте, мин аңа бик рәхмәтле! Шулай итеп, автобуска утырып кунакханәгә бардым, анда мине агентым каршы алды.

– Кайларда эшләдең?

– Эшли башлаганчы кастинг үтәргә кирәк иде. Мине беренче кастингта ук сайлап алдылар. Күбесенчә журналлар өчен төштем. Япония, Азия якларында тәне бик үк формалашып бетмәгән егет модельләрне яраталар икән. Ә Кытайда “итле” ир-атларга өстенлек бирәләр.

– Ике ай эчендә акча эшли алдыңмы?

– Ярыйсы гына эшләдем. Акчасыннан бигрәк, 17 яшемдә Япониягә барып, яңа кешеләр белән танышу зур рухи байлык бирде дип саныйм, шуның белән беррәттән, азмы-күпме тормыш тәҗрибәсе дә тупладым.

– Андагылар белән нинди телдә аралаштың?

– Агентым һәм күпчелек модельләр белән инглиз, ә инде Россиянең төрле шәһәрләреннән килгәннәре белән рус телендә сөйләштек. Япон халкына килгәндә, алар рус телен бик яхшы белми. Җир шарының икенче ягында ана телемдә сөйләшергә дә насыйп булды әле. Үз теләге белән татар телен өйрәнә башлаган Юто Хишияма исемле япон егете белән очраштык, шәһәр белән таныштырды. Үзе минем белән аралашып татар теленнән практикасын ныгытты. (Киләсе саннарның берсендә әлеге япон егете – Юто белән интервью тәкъдим итәрбез – Н.Х.)

– Алга таба модель эшчәнлеген дәвам итеп, тагын берәр чит илгә барып кайтырга уйлыйсыңмы?

– Әлбәттә. Тик кайсы илгә, кайчан барасымны әлегә әйтмим. Планнарың турында азрак сөйләгән саен, алар тизрәк тормышка аша.

– Идел, гаиләгез турында да сөйләшеп алыйк әле. Әти-әниең икесе дә журналистлар (әнисе – Мөршидә ханым “Интертат.ру” электрон газетасында эшли). Киләчәктә үзеңне кайсы өлкәдә күрәсең?

– Бәлки мин дә әти-әнием эзеннән китәрмен. Радио-телевидениедә эшләп карау теләге бар. Үземне офис кешесе итеп күрмим. Миңа кешеләр арасында булу, алар белән аралашу ошый. Ә мода эшчәнлегенә килгәндә, аңа зур өметләр багламыйм. Ул бизнеста бүген син бар, иртәгә юк.

Гаиләбезгә килгәндә, без бик кызык яшибез. Кичке аш вакытында гаиләнең һәрбер әгъзасы чәй табыны артына җыелып, көн вакыйгалары белән уртаклаша, фикер алышабыз. Тәрбия эшчәнлеге дә ниндидер бер позитив дулкында бара. Әтинең өстәлгә бармак сугып “болай эшләмә, тегеләй бул” дигәнен хәтерләмим. Миңа карата контроль артык көчле булмады. Чөнки әти белән әни минем кайда, кемнәр белән нишләп йөрүемне, начар компанияләргә иярмәвемне белеп торды. Хәзер дә шулай.

Аннан соң, бәләкәй вакыттан дәү әти белән дәү әни тәрбиясендә эш эшләп, аның тәмен белеп үскән егет мин. Тәрбия нәкъ тә менә хезмәт аша чагылырга тиеш дип саныйм. Әле дә авылга кайтып, сәнәк тотып, абзар, каралты-кура тирәләрендә кайнашырга яратам. Минем өчен иң яхшы ял – физик эш. Күп кенә егет-кызлар әти-әнисе булышуына таянып яши. Миңа да финанс яктан әти-әнием булышып тора, ләкин мин акчаны үзем эшләп табарга яратам. Хатын-кыз эшеннән дә куркып тормыйм. Кирәк икән, идәнен дә сөртеп алам, савыт-сабасын да юып куям, ашарга да пешерә беләм. Кыскасы, менә дигән әзер кияү инде мин (көлә).

– Казандагы тормышың ничек кайный?

– Һәр көннең тәмен белеп, файдалы итеп уздырырга тырышам. Вакытны әрәм итмәс өчен, иртә белән автобуста укырга барганда китап укыйм. Аннары нигәдер, театр училищесы янына килеп җитүгә, һәрвакыт кәефем күтәрелә. Укуларым беткәч, спортзалга ашыгам. Төнге клублар мине үзенә тартмый. Бу минем әтиемнән килә бугай. Аның да андый күңел ачу чараларына бик исе китми. Иң яхшы ял, әйткәнемчә, авылга кайтып, мунча кереп, саф һавада эшләп алу.

– Уңышка ирешү өчен яшьләргә нинди киңәш бирәсең?

– Иң мөһиме: ялкауланмаска, өйдә вакытларын бушка уздырып ятмасыннар, һәрвакыт хәрәкәттә булсыннар. Чит телләрне өйрәнсеннәр. Япониягә барганчы мин дә инглиз телен бик камил белми идем, хәзер шактый шомардым. Яшь вакытта ук үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карасыннар. Яшьлек – юләрлек булса да , акыл туплый тору да зыян итмәс.

Нәзилә ХУҖИНА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ