Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Иң күп сорау антипригар савыт-сабага”

6 Март 2019 960
Кукмара металл савыт-саба заво­дының даны еракларга таралган. Күптән түгел мин дә әлеге заводка сәяхәт кылдым. 24 ел буе аны җитәк­ләүче генераль директор Заһидуллин Азат Ясәви улы белән биредә җитеш­терелүче савыт-сабалар, алдагы көнгә планнар һ.б. турында сөйләштек. Тарих битләренә күз салсаң, “Кукмара металл савыт-саба заводы” ААҖ эшчәнлеге ерак 1743 елга барып тоташа. Элегрәк завод бакыр эретмәләре белән самавыр, поднос, кәстрүлләр җитештергән. Ә инде 1950 елда, яңа цех ачылгач, завод алюмин эретмәсеннән савыт-саба җитештерә башлый. Нәкъ шушы елда алюмин савыт-саба көнкүрештә киң кулланылыш таба. Бүген монда 900дән артык кеше эшли. Белгечләр көненә 8 сәгать, ә инде цех эшчеләре график буенча хезмәт куя.
– Азат Ясавиевич, биредә көненә ничә һәм нинди төр продукция җитештерелә? Ә елына?

– Заводта тәүлегенә 8420 данә, ә елына 3 миллионнан артык савыт-саба җитештерелә. Алар арасында антипригар каплаусыз (“литая”), антипригар һәм декоратив каплаулы, икмәк, печенье пешерү формалары, сәяхәт һәм ял итүчеләр өчен савыт-сабалар бар.

– Сез алдынгылар рәтендә. Ничек шундый баскычка менә алдыгыз?

– Монда эшчеләрнең һәм белгеч­ләрнең өлеше зур. Аларның тырышлыгы һәм тәҗрибәсе савыт-сабалар­ны һәрдаим яңартып, сыйфатын камил­ләштереп торырга мөмкинлек бирә.

– Күбрәк нинди продукциягә сорау зур?

– Иң күп сорау антипригар каплаулы савыт-сабага туры килә.

– Заводта барлыгы ничә төрле продукция җитештерелә һәм алар кайларга таратыла?

– Бүген 620 төр продукция җитеш­терелә һәм бу сан һаман арта бара. Җитештерелгән савыт-саба Россиянең 85 төбәгенә таратыла. Моннан тыш, 16 чит ил партнерлары белән дә хез­мәттәшлек итәбез. Алар арасында Казахстан, Үзбәкстан, Кытай, Америка һәм башка илләр бар.

Заводның 4 фирма кибете бар. Өчесе Казанда урнашкан: “Горки Парк” сәүдә үзәгендә, Павлюхин урамындагы 114 йортта һәм Мусин урамы, 23Б йортында. Дүртенчесе Кукмараның Ленин урамы, 42а йортында урнашкан. Шулай ук савыт-сабаларны өйдән чыкмыйча гына, market.kukmara.com интернет-кибетеннән дә алып була икән.

– Күпләп алучыларга ташламалар, илтеп бирү каралганмы?

– Әйе, товарны илтеп бирү хезмәте дә бар. Савыт-сабаларыбызны еш бүләк итү өчен дип алалар. Шул сәбәпле күп кенә бәйрәмнәргә һәр­даим акцияләр уздырабыз. Шулай ук безнең продукция төрле спорт һәм мәдәни чараларда җиңүчеләр өчен бүләк буларак та киң таралган.

– Халык бүген иң беренче нәрсәгә игътибар итә? Кәстрүлнең тышынамы, әллә эченәме?

– Кулланучыларны иң беренче чиратта савыт-сабаның тышкы кыяфәте җәлеп итә. Бу үзенә күрә бер сыйфат күрсәткече булып тора, чөнки әйбернең затлы кыяфәте сатып алучыда ышаныч тудыра. Тик шул ук вакытта кулланучы бәягә дә игътибар бирә: бәя үзен акларга тиеш. Шуңа без һәрвакыт кулай бәягә сыйфатлы продукция тәкъдим итәргә омтылабыз.

– Сезнең продукциянең өстен ягы? Башкалардан ничек аерыла?


* * *

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 9 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ