Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Иң истәлекле Яңа ел...

3 Январь 2019 903
Һәркемнең дә иң истә калган, могҗизаларга бай Яңа ел бәйрәме буладыр ул. Еллар узса да, онытылмый торганы. Шул уңайдан иң истәлекле Яңа елларны барладык әле.
“Тимер юлда каршыладык” Вадим Захаров (җырчы):
– Студент елларында булды бу хәл. Яшьләр бе­лән бәйрәм каршыларга җыелдык шулай. Төнге 11 тулып 20 минутта бездән 10 чакрым ераклыктагы авылга ки­беткә киттек. Кызлар нәрсәнедер алырга оныт­кан. Сәгать уни­кенче яр­тыда кибет бик­ләнергә тиеш иде, әмма җитештек. Әйбер­ләрне алдык та кайтыр юлга чыктык. Шунда тимер юл аша чыгасы. Чыгарга өлгермәдек, шлагбаум төште. Поезд безнең каршыга килеп туктады, узып китә алмады. Әллә икенчесен уздырды шунда. Яңа елны машинада каршыларга туры килде. Без авылга кайтканда төнге беренче ярты иде. Бөтенесе шат кәеф белән Яңа елны каршылаган. Бездән башка... Быел яңа фатирлы булдык. Шуңа балалар белән бергә үзебезнең фатирда каршыларга уйлап торабыз.

“Чыршы астында мине бүләк көткән” Фәридә (Фәридә-Алсу дуэты):
– Һәр Яңа ел – минем өчен бер могҗиза. Ләкин 5 ел элек каршылаганы аеруча истә калды. Әлфия кызым белән авырлы идем. Балалар, ирем Марат җыендык та, Башкортстанга, әти-әни янына кайтырга булдык. Анда бәйрәм каршылау балачак хатирәләрен яңартты. Чыршы астында “Фәридә кызыбызга” дигән бүләк көтә иде мине. Үземне кечкенә Фәридә итеп хис иттем. Әле, җитмәсә, сәгать уникенче яртыда Кыш бабай белән Кар кызы килеп керде. Алар Казахстаннан бәйрәмгә көчкә кайтып өлгергән туганнарыбыз булып чыкты. Киемнәре, бүләкләр белән тулы капчык – җилкәләрендә. Шундый күңелле булды. Аннан гармуннар алып, Кыш бабайны култыклап, җырлап, көлешеп, Бакалы буйларын урап кайттык. Быел, гадәттәгечә, гаилә белән Казанда, фатирыбызда каршы алабыз. Чыршы бизәлгән, хатлар язылган...

“Төне буе тау шудым” Азат Зарипов (юмор остасы):
– 2007 елда 31 декабрьдә кичен әтием янына, авылга кайттым. Өстәл әзерләдем. Әтием мунча кереп чыкты да йокларга ятты. Мин берүзем телевизор каршында 12гә кадәр утырып, президент котлаганда әтиемне уяттым. Ул торып компот эчте дә яңадан ятып йоклады. Аннан мин урамга чана шуарга чыгып киттем, иртәнге 4кә ка­дәр рәхәтләнеп чана шудым. Тауда авылдашлар һәм кунак­лар күп иде. Ә быел кызым Азалина һәм улым Аяз белән бергә каршыларга җыенабыз.

“Яңа елны елап башладым” Ильмира Нәгыймова (җырчы):
– Һәр Яңа ел могҗиза кебек миңа. Иң истә калганы – ике тапкыр йоклап калуым. Мәктәптә укыган елларым. Башта бәйрәм каршыларга әзерләндем-әзерләндем дә, “бераз гына ятып алам” дип, йоклап калдым. Әни пешекче булгач, Яңа ел төнендә эштә булган. Уятучы булмаган инде мине. Уянгач ничек елаганымны белсәгез, үз-үземә ачулы идем. Шулай итеп, Яңа елны елап башладым. Ә хәзер инде җиденче ел рәттән Яңа елны йә дуслар, йә әти-әниләр белән уздырабыз.

Утсыз утырдык” Гүзәл Идрисова (җырчы):
– Гаилә корганчы Чаллы шәһәрендә бер ресторанда эшләдем. Җырчы булып. Яңа ел төннәрен күңелле итеп уздыра идек. Бер елны бик буранлы булды. Сәгать уникене сугуга ут сүнде. Пли­тәләр эшләми, залда ка­раңгы. Башта халыкның кәефе бераз төшкән иде, бер мәлне телефоннарын кабызып җырларга ук тотындылар. Яңа ел тагын да күңеллеләнеп китте. Утны иртәнге дүрткә кадәр бир­мәделәр. Халык үз кү­ңелен үзе күрде. Телефон музыкасына җырлап, уеннар уйнап бәйрәм иттеләр. Хәзер гаиләле булгач, бәйрәм төнендә эшләмибез, балалар белән утырабыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ