Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гыйбадәт эчендәге гыйбадәт

9 Август 2019 378
Игътикаф кылу адәм баласын Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Бу гыйбадәт турында Рөстәм хәзрәт Зиннуров белән газетабызның архив саннарында басылган әңгәмәне тәкъдим итәбез, 25 июль 2013 ел, № 30
– Рөстәм хәзрәт, ни өчен игътикаф кылу олы гыйбадәт санала?

– Рамазан ае турында сөй­ләшкәндә аны дөньядан киселү яки әз генә булса да тормыш мәшәкатеннән туктап тору ае дигән идек. Ислам динендәге кешеләр шулай эшли дә, алар Рамазан аенда көндәлек эшләрдән читләшеп, Аллаһы Тәгаләгә якынаерга тырыша. Игътикаф – гыйбадәт эчендәге гыйбадәт ул, ягъни Рамазан аеның соңгы ун көнендә мәчеттән чыкмыйча яшәү дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең хәдисендә: “Кем дә кем Рамазан аеның соңгы ун көнендә игътикаф кыла, әйтерсең, ике хаҗ һәм гомрә савабына ирешер”, – дигән. Әйткәнемчә, Рамазан аенда адәм балалары дөнья мәшәкатьләреннән мөмкин кадәр читләшергә тиеш. Мәсәлән, телевизор карарга яратучы апалар бар. Ләкин ураза башлангач, алар бу эштән туктый, чөнки авыз ачкач, мәчеткә тәравих намазына йөриләр, шушы вакытларын Аллаһы Тәгаләгә тапшыралар, Аңа багышлыйлар. Телевизор карауга караганда тәравихка йөреп күбрәк ләззәт алалар. Бу дөрес тә. Ислам дине, ураза – хак әйберләр. Моны без үз күзебез белән күрә алдык. Әйтик, Рамазан ае алдыннан нинди эссе көннәр торды. Әмма уразаның беренче көненнән үк һава бераз сүрелде, күк йөзен болыт каплады, гүя алар мөселманнарны ышык­лап тора. Узган җәйләрдә дә кешеләр Рамазан аен куркып, уразаны ничек тотарбыз дип каршы алалар иде. Ул елларда да Аллаһы Тәгалә рәхмәтен, үз җаен бирде. Хәзер инде рус халкы арасында “если ураза, то будет прохладно” дигән сүз таралган. Бу – бер хикмәт.

– Игътикафның шартлары нинди?

– Игътикаф кылырга ният­ләгән кеше мәчеттән чыкмый, дөньяви эшләр белән шөгыльләнми, ягъни сату-алу алып бармый, эшлекле очрашуларга йөрми, өенә кайтып, гаиләсе янында торып килми. Ерак ара булмаса, мәчеттән чыгып, коенып килергә генә рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) игътикаф кылганда мәчеттә генә яшәгән. Гайшә анабыз килгәч, Расүлебез бусагадан башын чыгарып, Гайшә анабызга чәчен тараткан. Гаилә белән күрешергә ярый, әмма дөнья ләззәтләренә бирелү, якынлык кылу һ.б. игътикафны боза. Шуңа да әлеге гыйбадәткә кергәнче үк бөтен кирәкле эшләрне алдан төгәлләү, гаиләне кисәтеп кую зарур. Дөрес, игътикафның ун көн булуы шарт түгел. Пәйгамбәребез хәдисләрендә ун көн дип искә алынса да, кайберәүләрнең моңа мөмкинлеге юк. Шуңа да игътикаф ике, өч... көн була ала. Камил рәвеше, әлбәттә, ун көн. Аны Рамазан аеның соңгы ун көнендә кылу мөһим. Шушы вакыт эчендә кеше мәчеттә яши, ашый, йоклый...

Кайберәүләр игътикаф кылырга дип килә дә, көн-төн мәчеттә йоклый. Моны гарәп илләрендә дә күргәнем бар. Бу дөрес түгел. Кеше игътикаф кылырга ниятләгән икән, ул мәчеттә тәсбих тарта, дога кыла, зикер әйтә, Коръән, намаз укырга, ягъни вакытын дини мәсьәләләр белән шөгыльләнеп уздырырга, гыйбадәттә булырга тиеш. Әлбәттә, билгеле сәгатьтә йокларга рөхсәт ителә, чөнки йокы адәм балаларына Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сыйфат. Бу урында бер кыйсса сөйләп китәргә телим. Пәйгамбәребез заманында өч сәхабә сөйләшә икән. Берсе: “Мин гомердә дә өйләнмәм, тормышымны гыйбадәткә багышлыйм”; икенчесе: “Мин гомердә дә йокламаячакмын, һәр төнне тәһәҗҗүд намазы укып торырмын”; өченчесе: “Мин гомердә дә ашамам, ураза тотачакмын”, – дигән. Боларның сөйләшкәне Расүлебезгә дә килеп ирешкән. Ул теге кешеләр янына барып: “Мин – сезнең арагызда иң тәкъвалысы. Ләкин мин өйләнәм дә, гыйбадәт тә кылам. Төннәрен тәһәҗҗүд намазына да торам, шул ук вакытта йоклыйм да. Уразасын да тотам, шулай ук авызын да ачам. Һәр әйбернең үз хакы бар һәм һәр әйбернең хакын үзенә кайтар”, – дигән. Мәсәлән, тәннең дә үз хакы бар, ягъни без аны чиста тотарга тиеш. Мөселманнар иң кимендә атнага бер тапкыр җомга көн алдыннан госел коена. Көненә иң азы биш мәртәбә тәһарәт ала. Икенче хак: тәннең сәламәтлеген саклау, зыянлы әйберләр кулланмау. Әйтик, мөселманнарга тәненә татуировка ясарга ярамый. Бу – дин буенча тыелган гамәл, хәтта кайбер риваятьләр буенча андый кешеләргә ләгънәт тә укыла. Ризык, дару, крем һ.б.ның зыянлысын кулланмау мөһим. Күңелнең хакы – хак сүз ишетү, гыйбадәт кылу, Коръән уку. Тән белән җанның кеше өстендә булган хакы – ураза тоту. Хатын-кыз – ирләрнең, ирләр – хатыннарның, балалар – әти-әниләрнең, әти-әниләр балаларның хакын үтәргә тиеш.

– Игътикафны нәрсә боза?

– Әйткәнебезчә, дөнья эшләре белән шөгыльләнү, мәчеттән чыгып китү, өйгә кайтып бер, ярты көн торып килү, ашап-эчеп утыру, якынлык кылу... Гомумән, ураза хәлендә килеш гайбәт сату, ялган сөйләү, сүгенү, начар уй-фикерләр белән мавыгып яшәү уразаны да, игътикафны да боза. Пәйгамбәребез Мәккә халкыннан киселеп, Нур тавына менеп утырган кебек, игътикаф кылган кеше ун көн буе дөнья мәшәкатьләреннән арынып, Аллаһы Тәгаләгә якынаеп яши. Мәхәлләдә игътикаф кылырга теләүчеләр бар икән, аларга шундый мөмкинчелек тудырырга кирәк. Әлбәттә, соңгы вакытта бу эш бик җаваплыга әйләнде. Шулай да дин кардәшләребез өчен шартлар булдырырга кирәк. Игътикаф кылучыларга мөмкинчелек тудырып, үзебез дә әҗер-савапка ирешәбез.

– Безнең җирлектә игътикаф кылучылар бармы?

– Бар. Андый кешеләр “Казан нуры” мәчетендә дә, башка Аллаһ йортларында да очрый. Безнең мәчеттә берничә бабай ничә ел рәттән игътикаф кыла. Алар янына кайчан гына керсәң тә, гыйбадәттә булалар: тәсбих тарталар, намаз яки Коръән укыйлар һ.б. эшлиләр.

– Ун көн буе кеше йокламыйча яши алмый. Әмма мәчеттә йокларга ярамый дип әйтүчеләр дә бар.

– Мәчетне йокы урыны итү, әлбәттә, тыелган. Кеше намаз укырга мәчеткә килеп, аны йокы баса икән, ятып алырга мөмкин. Андый хәлләр Пәйгамбәребез заманында да булган. Ә инде мәчеттә йоклауны гадәткә кертергә ярамый. Игътикаф хак мәсьәлә һәм андый вакытта мәчеттә йоклау дөрес. Мәдинәдә Пәйгамбәребез мәчетендә күп кеше игътикаф кыла, алар анда йоклый, үзләре белән мендәр, юрган алып киләләр. Гомумән, бик күркәм манзараны күзәтергә мөмкин. Әйтик, анда балалар әтиләренә ашарга китерә. Олыраклары ризык тутырылган кәрзин, кечерәкләре термос белән чәй тоткан була. Күңелне шатландыра торган күренеш бу. Яки берәр әби бабаена ашарга китерә. Бабасы мәчет бусагасыннан чыгып, азык-төлек салынган кәрзинне ала да, кире кереп китә. Шунда гаилә нинди булырга тиеш икәнен күрәсең, аңлыйсың.

– Иң зур игътикаф Мәдинәдәге Пәйгамб­ә­ребез яки Иерусалимдагы Әл-Әкъса мәчетендә кылынган гыйбадәт, диләр. Андагы игътикаф нәрсәсе белән аерыла?

– Анда рухи халәт, ягъни атмосфера, күңел хәле генә аерылып тора. Чөнки Пәйгамбәребезнең кабере янәшәдә һәм кешеләр аны үзләре янында итеп сизгән кебек була.

– Игътикафның төрләре бармы?

– Рамазан аеннан тыш та, мәчеткә кереп, ният кылып, бер сәгать игътикаф кылып чыгарга да була. Бу күренеш бездә еш таралмаса да, диндә очрый. Бүген без Рамазан аеның соңгы ун көнендә кылына торган игътикаф турында сөйләшәбез. Аның үзенчәлеге шунда: бу көннәрдә Кадер кичәсе дә була. Игътикафтагы кеше аучы кебек шушы ун көннәрдә аны көтә, әҗер-савабын алып калырга тырыша.

– Хатын-кызлар игътикаф кыла аламы?

– Мәккә, Мәдинәдә игътикаф кылучы хатыннар бар. Бу гамәл бездә дә мөмкин. Тик гүзәл зат өчен әлеге мәсьәлә шуның белән катлаулы: аның баласы, ире бар. Игътикаф кылу өчен иренең рөхсәте кирәк. Бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) янына бер хатын-кыз килеп: “Йа Расүлебез, ирләргә шул кадәр әҗер-савап вәгъдә ителгән, мөмкинчелекләр бирелгән. Без – хатын-кызлар болардан мәхрүм калганбыз”, – дигәч, Расүлебез: “Хатын-кызның иң зур җиһаты – өендә”, – дигән. Хатын-кыз булу җиңел түгел. Әйтик, ир кеше бер яки ике көн ял итә. Хатын-кызлар атнага җиде көн эшли: иртән торып ашарга пешерә, кер юа, идәнне сөртә... Хатын-кыз булу – зур хезмәт. Шуңа да Пәйгамбәребез: “Хатын-кыз ир кешенең ризалыгын алса, җәннәткә теләгән ишегеннән керер”, – дигән.

– Рөстәм хәзрәт, Рамазан аеның соңгы ун көнендә игътикаф кылудан тыш та гыйбадәтләр, эшләнергә тиешле гамәлләр бар. Әйтик, мөселман кешеләре фитыр сәдакасы бирергә тиеш.

– Кайберәүләр: “Муллалар фитыр сәдакасының күләмен билгели башлаган”, – дип канәгатьсезлек белдерә. Аның суммасы бодайның бәясеннән чыгып исәпләнә. Әйтик, берәүләрнең хөрмә җимеше алып бирерлек хәле бар, икенчеләрнең акчасы бодай алырга гына җитә. Шуңа да кеше фитыр сәдакасын үзенең мөмкинлегенә карап, күбрәк бирергә тырышырга тиеш.

Фитыр сәдакасы бирү четерекле мәсьәлә. Кайчак кешеләр: “Фитыр сәдакасын мәчетнең газы, уты өчен түләргә ярыймы?” – дип сорый. Зәкят акчасына мәчетнең чыгымнарын кап­ларга була, фитыр сәдакасын исә аның өчен тотарга рөхсәт ителми. Фитыр сәдакасын бер үк мәчетнең чыгымнарын каплыйбыз дип җыймагыз. Аллаһы Тәгалә аны фәкыйрьләр, ятимнәр, тол кешеләр, авырулар һ.б.ларны сөендерү өчен яраткан.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
26 Июль 2019 16:42 974
ӨСКӘ