Язмалар исемлегенә күчү
Газета битләрендә “Акчарлак”та гошер атнасы дигән акция игълан иткәннән соң, редакциябезгә гошер китерүчеләр булды. Дөрес, әлегә без мондый эшләрдән ераграк торабыз, шуңа күрә изге гамәлгә кушылучылар саны бармак белән генә санарлык булды. Хәләл көчләре белән үзләре үстергән яшелчәдән өлеш чыгарган өчен Казаннан Зөлфирә Абдуллина, Гөлшат Хәйруллина, Камилә Нәфыйкова, Гөлнара һәм Илфат Габдрахмановлар, Надия һәм Роберт Гариповлар гаиләләренә рәхмәтебез чиксез.
1 октябрь көнне җыелган уңышны һәм үзебезнең күчтәнәчләрне Пасечная урамында урнашкан “Гармония” картлар резиденциясенә, Әхмәтһади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәгенә, “Ярдәм” мәчетенә, Дәрвишләр бистәсендә урнашкан балалар йортына тапшырып кайттык.
Бүләкләргә картлар һәм балаларның ничек сөенүләрен сүз белән генә аңлатып та булмый. Әлеге күркәм чарада катнашкан һәр кешегә Аллаһының рәхмәте яусын!
Гошер атнасы тәмам!
8 Октябрь 2015 2005

Рубрика: БЕЗНЕҢ ЯҢАЛЫКЛАР
Автор: