Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гомерне иминиятләштерергә ярыймы?

4 Март 2019 413
Бүгенге җәмгыятьтә иминият компанияләре белән эш итмәгән кешеләр юктыр, мөгаен. Аларның эшчәнлегеннән канәгать булучылар да, ризасызлык белдерүчеләр дә җитәрлек. Шунысы хак: күп очракта клиентлар иминият компанияләре түләгән сумма белән килешми, судлаша. Бездә иминият компанияләренең эшчәнлеге хәләлме? Ислам кануннары буенча иминиятләштерү нинди булырга тиеш? Болар турында сәхифәбезнең даими кунагы, “Казан нуры” имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров белән сөйләштек.
– Рөстәм хәзрәт, Ислам дине буенча иминиятләштерү коммерциягә нигезләнгән иминиятләштерүдән нинди шартлар белән аерыла?

– Иминиятләштерүне сәүдәнең бер төре дип әйтергә мөмкин, чөнки иминият компанияләре табыш алуны күздә тотып эшли. Ислам дине буенча бу кәсептә төп шарт – риба (процент) булмау. Ислам дөньясында иминиятләштерү шуңа карап төзелгән. Гәрчә кайберәүләр шәригать буенча андый нәрсә юк, бу бөтенләй тыелган гамәл, ди. Иминиятләштерү мөселман дәүләтләрендә киң кулланыла һәм ул коммерциягә корылган иминият оешмаларыннан аерыла. Без көндәлектә күреп ияләшкән компанияләрдә эш шулай оештырылган: кеше машина, күчемсез милек өчен фәлән кадәр акча түли. Берәр хәл булса, чыгымны каплау өчен аңа акчаның бер өлешен кайтаралар. Билгеле вакыт эчендә, гадәттә ул бер ел дәвамында, бернинди хәл килеп чыкмаса, компаниягә түләнелгән акча тулысынча шунда кала.

Шәригать кануннары буенча бу дөрес түгел. Чөнки компания хаксыз рәвештә үзенә мал җыя, бернинди көч куймыйча, башкалар хисабына табыш ала булып чыга.
Исламда иминиятләштерү системасы ничек төзелгән соң? Мәсәлән, берәү бер оешмага барып машинасын иминиятләштереп кайта. Моның өчен 10 мең сум түли. Иминият компаниясе хезмәткәрләре акчаны алганда, клиентына “без сәүдә белән шөгыльләнәбез, әйтик, кирпеч җитештерәбез һ.б. эшлибез”, дип берничә вариант тәкъдим итәләр һәм теге сумманы шуларның кайсына кертергә теләр идегез, дип сорыйлар. Клиентның акчасын ул сайлаган өлкәдә файдаланалар. Иминият компаниясе аны килешү нигезендә бер ел куллана. Шушы вакыт эчендә берәр хәл килеп чыкса, зыянга карап, акчаның бер өлешен түлиләр. Ел ахырында исә иминиятләштерү өчен түләнелгән акчаның калганын да кире кайтаралар.

– Кеше машинасын, йортын һ.б.ны иминиятләштергән, әмма бернинди хәвеф-хәтәр дә бул­маган икән, бу очракта иминият компаниясе нишли?

– Иминият компаниясе клиент­ның акчасын тулысынча кайтара. Шулай ук ул акчаны файдаланып алган табышның бер өлешен дә бирәләр. Клиент өчен нинди уңыш бит!

– Клиентка килгән зыянның суммасы түләнелгән акчадан артып китсә, иминият компаниясе бөтен очракта да моны үз өстенә аламы?

– Төрлечә булырга мөмкин. Әлбәттә, клиентның гаеп дәрәҗәсе дә искә алына.

– Ислам кануннарына туры китереп эшли торган иминият компанияләре бездә бармы?

– Белүемчә, әлегә юк. Ләкин бу эш белән шөгыльләнергә теләүчеләр дә, халык тарафыннан сорау да бар. Бөтен проблема кануннарга барып төртелә. Хөкүмәт җитәкчеләре Россиядә мө­селманнар күп яшәүне күздә тотып, банк, иминиятләштерү, бизнеска һ.б. тармакларга кагылышлы кануннарны шәригать таләпләренә яраклаштырсын иде. Бу уңайдан Британияне үрнәк итеп күрсәтәсем килә. Анда күп мәсьәләләрдә мөселманнарга мөмкинлекләр тудырыла. Ислам банкы эшли, хезмәт биржаларында мөселманнар өчен махсус индекс­лар билгеләнә һ.б. Мөселман булмаган башка илләр белән чагыштырганда, Британия икътисади мәсьәләләрдә мөселманнарның ихтыяҗын кайгырта. Дәүләттә теләк булса, бездә дә бу мәсьәләләрне чишеп була. Әйтик, безнең илдә Ислам банкы ачылмый, чөнки аның эшләү тәртибе Үзәк банк кагыйдәләренә туры килми, аңа аерым законнар кирәк. Барлык банклар процентка, ягъни рибага эшли. Ислам банкы моңа каршы. Алар сәүдә, лизинг һ.б. белән генә шөгыльләнә ала.

– Ислам буенча гомерне иминият­ләштерү дөресме?

– Әйткәнемчә, кайбер галимнәр Ислам буенча иминиятләштерү бөтенләй ярамый, ди, фәтвалар да бар. Алар иминиятләштерүне тәкъдиргә ышанмау, аңа каршы килү дип саныйлар. Ләкин икенче төркем галимнәр шәригать кануннарына туры китереп, иминиятләштерүне рөхсәт итә.

– Хәзер безнең йорт, автомобиль һ.б.ны коммерция компанияләрен­дә иминиятләштерүебез хәрәм гамәлме?

– Иминиятләштерү ике төрле бит. Аның берсе – ирекле, икенчесе – мәҗбүри. Икенче очракта кешенең сайлау мөмкинлеге юк. Граждан җаваплылыгы законы нигезендә машинаны иминият­ләштерәбез. Хөкүмәт куйган иминиятләштерүләргә каршы төшә алмыйбыз, канунга буйсынырга мәҗбүрбез. Галимнәр фикеренчә, ирекле иминиятләштерү диндә булмаган кануннарга туры килмәсә, иминияләштерергә ярамый. Һәркем үз ихтыярына карап хәл итә.

– Кайбер җырчылар тавышын да иминиятләштерә бит әле.

– Бу мәҗбүри түгел һәм бу очракта кеше аклана алмый.

– Бездәге иминият компаниялә­ренең эшчәнлеге дә дөрес булып чыкмый инде алайса?

– Яшерен-батырын түгел, көнбатыш илләрендә кулланыла торган системалар Ислам дине кануннарына туры килми. Моңа иминият компанияләре дә, банклар да һ.б.лар да керә. Искәртеп узганча, күбесенең эшчәнлеге риба белән эшләүгә корылган. 2008-09 елда җир шарында икътисади кризис булганда, Рим папасы: “Икътисади яктан авыр хәлдә калганда халык Ислам системасына әһәмият бирә башлый”, – дигән иде. Ягъни, католик чиркәүнең баш атакае да Ислам кануннарына нигезләнгән икътисад системасының иң мәрхәмәтле, кешеләргә карата йомшак, шәфкатьле икәнен раслады.

–­ Гадәттә төп өч әйбер: күчемсез милек, автомобиль һәм гомеребезне иминият­ләштерәбез. Болай эш­лә­мәсәк, хәвеф-хәтәрләрдән ничек сакланырга?

– Татар халкында: “Сакланганны Аллаһы Тәгалә саклар”, – диләр. Аллаһы Тәгалә адәм балаларына акылны юкка гына бирмәгән. Без уйлап, фикерләп йөрергә тиеш. Халыкта “Язмыштан узмыш юк”, дигән сүз дә бар. Кеше үләргә тиеш дигән хәлдә дә исән калучылар яки сау-сәламәт булып, бер сәбәпсез кешеләрнең кисәк бакыйлыкка күчү очракларын беләбез. Халыктагы сүзләр берсе дә юкка әйтелмәгән, алар күзәтүләргә, тәҗрибәгә нигезләнгән. Тәкъдир мәсьәләсенә килгәндә, иманлы кеше аңа риза булып, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт белдерергә бурычлы. Хәвеф-хәтәрләр вакытында, авырлыкларга юлыкканда, гаиләдә мөнәсәбәтләр бозылганда без шуны белергә тиеш: Аллаһы Тәгалә: “Белеп торыгыз, барысы да үз кулларыгыз белән табылган әйбер”, – ди. Ягъни адәм балалары үзләре чәчкән орлыкның уңышын үзләре җыя.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 922
ӨСКӘ