Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гомере буе сөйде берәүне...

3 Сентябрь 2020 2341
Май бәйрәмнәрендә, елдагыча, авылга кайтып төштек. Туган авыл үзе, аның кешеләре – гомерең буе җанга якын була бит ул. Биредә әти-әниләребез җирләнгән. Шуңа күрә туры зиратка кайтып, әти-әни рухына догалар укып, каберләрен чистартып, чәчәкләр утыртабыз. Аннан соң инде бөтен зиратны йөреп, башка әрвахларның да хәлләрен белеп чыгабыз.

Ел да яңа каберләр өстәлә тора. Кемнең кем икәнен барлап, мәрхүмнәр хакындагы хатирәләрне яңартабыз, яхшы якларын искә алып сөйләшәбез. Узган ел гына гармунчы Рашатны Казаннан алып кайтып җирләгәннәр иде. Өч яшеннән гармун шыгырдата башлаганга, гармунчы сүзе аның исеме белән гел янәшә йөрде. Алтмыш икедә генә булган икән... Бигрәк яшьләй киткән диештек.

Рашат миннән өч ел алдарак укыды. Кечкенәдән мәҗлестән мәҗлесләргә генә йөрттеләр үзен. Килешле генә итеп башын селкеп, дәртле такмаклар сиптергәндә бар кешене авызына каратыр иде. Үз дәрәҗәсен үзе белеп, текә генә йөри, кешеләр белән өстән карабрак сөйләшергә гадәтләнеп китте. Кызу холыклы, диләр иде үзен. Әмма тиз кабына, тиз сүрелә, диләр иде. Берәр нәрсәгә ачуы чыгып тузына башласа, гармунын гына исенә төшерергә кирәк икән. “Тукта әле, Рашат, мин сине фәлән җиргә, фәлән вакытка гармунда уйнарга килә алмассыңмы дип чакырмакчы идем”, – дисәң, дөрләп янган утка су сипкән шикелле була, ачуы мизгел эчендә басыла, дип сөйләшәләр иде. Шулай авылда күз өстендәге каш булып буй җиткерде Рашат. Мондый егетләр турында “авылның беренче егете” дип сөйләшәләр. Мәктәптә яхшы укучылардан булмады, шуңа да ахры, мәктәптән соң институтлар дип баш ватмады, армиядән кайткач Казанга китеп эшкә урнашты...
Быел чардуган эчендә гармунчы Рашат ялгыз түгел, янына хатыны Сания дә җирләнгән иде. Сания дә безнең авылныкы, парторг Хәйдәр абый кызы. Иреннән калгач унбер ай гына яшәгән икән. Рашат каты авырып киткән дип ишеткән идек, Саниясе бик карый, тәрбияли үзен, дигәннәр иде. Аның да шулай тиз үлеп китүе бик сәер тоелды.

Аларның мәхәббәт тарихы турында аерым сөйләп үтәргә кирәктер. Мин белә башлаганнан бирле аерылмас пар иде алар. Тәпи киткән чагыннан Сания гел Рашатка ияреп йөри торган булган. Икесе дә бер урамныкылар иде, ике-өч йорт аша гына тордылар. Мәктәптә бер парта артында утырып укыдылар. Рашат – гади терлекче малае, Сания – парторг кызы. Әмма тормышта Рашат бик хәрәкәтчән, тере, елгыр булса, Сания киресенчә, басынкы, аз сүзле, акрынрак кыймылдаучы, төскә-биткә чибәр генә кыз иде. Сагышлы, моңлы җырларны үзенең бәрхеттәй йомшак тавышы белән бик матур итеп җырлый иде ул. Башта сәхнәгә гармунын күтәреп, җил-җил атлап Рашаты чыгып басар, аннары тыйнак кына атлап Саниясе күренер иде. Аларның чыгышы һәрвакыт көчле алкышларга күмелде. Минем хәтеремдә нәкъ менә шулай, сәхнәдә парлап – берсе уйнап, икенчесе җырлап торган рәвешләре белән сак­лана алар. Үзе дә гармунына кушылып дәртле такмаклар сиптерергә яратса да, Рашатның никтер Сания белән дуэт җырлаганын хәтерләмим. Бәлки темпераментлары туры килмәгәнгәдер... Алар бик яшьли, мәктәпне тәмамлагач та диярлек өйләнештеләр. Сания педагогия институтына укырга кергән генә иде. Шул көзне үк Рашатын армиягә озатты. Ике елдан аны кечкенә кызы Гөлия белән бергәләп каршы алдылар. Алда әйтеп үткәнемчә, Рашат армиядән кайту белән Казанга китеп эшкә урнашты, Сания бала белән авылда яшәп торды.

Ул вакытта кеше арасында сүзләр күп йөрде. Имештер, мут Рашат Казанда да тик кенә ятмый, гармунчы буларак тегендә-монда гел чакырып торалар, хатын-кызлардан да игътибар зур, имеш. Бу сүзләрнең күпмесе дөреслеккә туры килгәндер, белмим. Әмма Сания иренә бер сүз тидертмичә, аны гел яхшы яктан, мактап кына сөйләште. Сүз йөртүчеләргә аптыраулы, рәнҗүле карашын төби иде дә: “Минем Рашатым андый түгел ул, юкны сөйләмәгез”, – дип кенә куяр иде. Гөлиясе артыннан бер-бер артлы ике малай табып, ирен куандырды. Әмма аерым килеш, җиде-сигез ел яшәгәннән соң гына гаиләсен үз янына алдырды Рашат. Анда да, Саниянең әтисе парторг Хәйдәр абыйның йогынтысы һәм ярдәме белән генә Казанда фатир ала алдылар шикелле.

...Саниянең үлеме мине бигрәк тә тетрәндерде. Ничек шулай килеп чыкканын авылдашлардан, туганнардан сораштырдым. Рашатының үлемен күтәрә алмады, үлеп яратты бит ул аны, диделәр. Рашат ни кыланса да кичергән, иренең күзенә генә карап торган икән. “Кашык тотып ашауларына кадәр, кашын җыерып ачулануларына кадәр яратам”, – дип әйтә торган иде, диделәр. Рашат Казанда, Сания балалары белән авылда яшәп яткан елларда Хәйдәр абыйлар кызларына аерылышырга да киңәш биреп караган булганнар, Сания ишетергә дә теләмәгән. Казанда яшәгән елларында авылга кунакка кайткач, халык соравы буенча сәхнәгә менеп, берсе уйнап, берсе җырлап төшә торганнар иде. Шунда сәхнәдә торганда да, Саниянең Рашатына наз тулы күзләре белән сөеп караулары әле дә күз алдымда тора кебек. Рашатның кызу холкын, коры характерын белгән кешеләр: “Абау, Сания апа, ничекләр түзеп яшисең син моңа?!” – дип сорагач, тегесе: “Дөньяда Рашат абыегыздан да әйбәт кеше юк! Аның начар вакыты бер дә булмады”,– дип җаваплый торган булган. Соңгы өч елында урын өстендә яткан ирен кулларына гына күтәреп йөрткән, йөрәген дә ярып бирердәй булган ул. Ләкин Рашаты терелә алмаган. Ире үлгән көнне Сания дә яртылаш үлгән кебек булган. Калган унбер аен ул тирән күңел төшенкелегендә яшәгән. Балалары да, оныклары да аңа яшәү ямен, тормыш куанычын кабат кайтара алмаганнар. Гомере буе берәүне генә сөеп, шул берәүдән калгач үзе дә яшәү ямен югалткан Сания, елы тулганчы ук ире янына ашыккан. Урыннары оҗмахта булсын да, теге дөньяларда бергә булсыннар иде инде...

***
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 
15 сентябрь 2016 № 37
Рубрика: ПРОЗА Автор: Зөлфия Мансур

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2488
3 Ноябрь 2020 13:21 1818
29 Октябрь 2020 14:38 1425
ӨСКӘ