Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

ГМО аркасында койрык үсәчәк яки коңгыз ашамый торган бәрәңге утыртабызмы?

7 Февраль 2014 1174
Дмитрий Медведев Россиядә ГМОны игәргә рөхсәт бирүче карарны имзалады. Бер төркем белгечләр аның бу адымын акылсызлык дип атый. Инициатив төркем Россия югары судына мөрәҗәгать итеп, 839нчы карарны юкка чыгаруны сорый.
Нәрсә ул ГМО?

Ул – нәсел коды үзгәртелгән, геннары модификацияләнгән организмнар, трансгеннар. 1988 елда АКШтагы “Монсанто” фирмасы колорадо коңгызы ашамый торган бәрәңге сортын китереп чыгара. Моның өчен галимнәр гап-гади бәрәңгегә чит организм бактериясен кушалар. Соңрак корылыкка бирешми торган бодай (чаян гены кушылган), салкынга чыдамлы помидорлар (камбала һәм медуза геннары белән), соя (саранча генлы) һәм башка төр үзгәртелгән яңа үсемлек культуралары барлыкка килә. ГМОлы үсемлекләр 90нчы еллар башында фәндә революция ясый. Һәм бик тиз популярлаша. Яңа үзлекләргә ия (корылыкка, салкынга чыдам, авыруларга бирешми торган) продуктларның нигезенә шунда ук алар киләчәктә кешелекне ачлыктан коткарачак дигән ялган теория салына. Ләкин беренче ГМО культура булдырылганнан соң инде 30 ел вакыт узып киткән. Ә ачлык проблемасы Африка һәм Азия илләрендә һаман да хәл ителми.

Россия 90нчы еллардан бирле чит илләрдә җитештерелгән ГМО продуктларны кулланучыларның берсе.

“Роспотребнадзор” мәгълүмат­ларына караганда, Россиягә бүген 14 төрле трансген үсемлек культурасын кертергә рөхсәт ителгән. Алар арасында геннары үзгәртелгән кукуруз, бәрәңге, дөге, шикәр чөгендере бар.

Кешеләрдә койрык һәм тояклар үсә башламасмы?

ГМОның зыяны хакында галимнәр бу көнгә кадәр бәхәсләшә. Бер төркем белгечләр трансгеннар кешедә койрык, тояк үсү кебек мутацияләр, онкология, аллергия кебек чирләр китереп чыгарырга мөмкин ди. Икенче як ГМО продуктларның кешегә зыяны булмавын исбатларга тырыша.

1998 елда Англия галиме Арпад Пуштаи телевидение аша үзе ясаган тәҗрибәнең нәтиҗәләре турында сөйли. Галим күселәргә озак вакыт геннары үзгәртелгән бәрәңге ашата. Күселәрнең үрчү сәләте күзгә күренеп югала һәм алар берничә буыннан юкка чыга. Моннан чыгып, Пуштаи ГМО продуктлар кеше сәламәтлегенә зыянлы дигән нәтиҗә ясый. Әмма бу чыгыштан соң галим эшеннән алына, ә аның төркеме таркатыла.

2005тә шундыйрак тәҗрибәне Россия­дә Ирина Ермакова кабатлый. Күсе­ләргә ГМОлы соя продуктлары ашаткач, яңа туган күселәрнең 60%ы – үле, калганнары нәсел калдырырга сәләтсез булып чыга.

“Күселәрнең өч буыны белән тәҗрибәне Мәскәүдәге туклану институты галимнәре дә уздырды. Аларга шулай ук ГМОлы продуктлар ашатыла. Нәтиҗәдә күселәр исән, аларның үрчү сәләте дә кимеми, сәламәтлекләре дә яхшы”, – ди Казан медицина университеты профессоры Эльмира Минһаҗева.

“Англиядә уздырылган күселәр тәҗри­бәсе ул әле ГМОның зыяны турында сөй­ләми. Аны мәгълүмат чаралары артык күпертә. Гомумән, бүген күп кенә тикше­ренүләр грант нигезендә, акча түләп уздырыла. Аларны үз файдаларына эре компанияләр ясаттыра”, – ди Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институты галиме Мира Пономарева да.

ГМО Татарстанда үсәчәкме?

Д.Медведев имзалаган 839нчы карар ГМО культураларны хәзер читтән кертү белән бергә үзебездә үстерергә дә рөхсәт итә. Татарстандагы хуҗалыклар, фермерлар трансгеннарны үз кырларына якын җибәрерме? Катлаулы сорау. Ләкин табыш дигәндә нигә әле үстермәскә ди? Колорадо коңгызы ашамый торган бәрәңге һәм чаян гены кушылган бодай берничә елдан бәлки безнең кырларда шаулап утырыр. Бу елның июнь аеннан ГМО культуралар белән шөгыльләнергә теләгән хуҗалыклардан орлык материалына гаризалар кабул ителәчәк. Фаразларга караганда, 2016-17 елларда Россиядә трансгеннардан беренче уңыш җыеп алыныр дип көтелә.

“Әмма ГМОлы һәм ГМОсыз ике кыр янәшә икән, алар арасында “буферный зона” булырга тиеш, – ди “Россельхознадзор”ның Татарстан буенча идарәсе дәүләт инспекторы Миләүшә Кадыйрова. – Ул юк икән, серкә алмашып нормаль орлыклар да трансгенга әйләнәчәк”.

Марсель ӘСКӘРОВ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ